поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.10.2018 Язмыш

Кызымның күз яше безгә өмет өстәде

Питрәчтә яшәүче 31 яшьлек Рамилә Галиуллина өч елдан артык урын өстендә ята. Ике югары белеме булган, бер айдан кияүгә чыгарга җыенган кыз баланың бар хыяллары чәлпәрәмә килә. Аны машина бәрдереп китә. Рульдә исә 21 яшьлек студент кыз була.

– Ул вакытларны әле дә оныта алмыйм. Хәтта уйласам да, йөрә­гемә авыр, – дип сүзен башлады Рамиләнең әнисе Фирдәвес ханым. – 2015 елның 24 июне иде ул. Кызым җәяүле кичүеннән чыкканда, аны машина бәрдерә дә  башы белән сөйрәп алып бара. Ике тапкыр судта булдым. Гаделсезлеккә йөрәгем әрни. Машина йөртүче туташ кызым­ның юл аша тиешсез урында чыкканын тәкрарлый. Бер тапкыр да, хәле ничек, дип сораучы булмады. Соңыннан фаҗига вакыты төшерелгән видеоязма табылды. Кызым дөрес урыннан чыга, әм­ма нишләмәк кирәк? Бәр­дергән кызны ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр, ай саен акча түләп бара. Әмма аның белән ерак китеп булмый шул.
Рамилә фаҗигагә эләккәч, нинди генә табибларга күренми. Берничә катлаулы операция дә кичерә. Хәле яхшырып киткәндәй дә була аның. Әмма бер тапкыр өянәге кузгалып, ул сөйләшүдән дә, кешеләрне танудан да туктый.
 
“Бик тырыш бала иде. Музыка мәктәбенә йөрде. Фортепианода уйный иде. Инглиз телен бик әйбәт белде. Машина бәргәннән соң бик озак аңсыз ятты. Ә аннары әкренләп аңына килде. Барысын да аңлый иде. Хәтта теле дә кабат ачылгандай булды. Кайчак язып аңлаша идек. Тик менә баш миенә зыян килү үзенекен итте, хәзер күзгә генә карап ята”, – ди әнисе. Берничә көн элек видеога төшергәндә, кызның күзлә­рен­нән яшь атылып чыккан. Бу вакыйганы туганнары яхшыга юрый, кызларының тереләсенә бик ышана.
 
– Кызымның йөргән егете әле дә ташламый. Хәлебезне белешеп тора. Башкага өйлән, дип тә карадык. Тик ул безнең кебек могҗизага ышана. Аны күргәч, кызыбызның үзгәргәнен сизәбез. Димәк, ул аңлый, тоя, ишетә, сизеп тора. Шуңа да тизрәк дәва­лыйсыбыз килә, – дип өметләнә Фирдәвес ханым. – Сезнең газетадан, Испаниягә барып, дәва­ланып кайткан Илнар Хәлиуллин турында да укыдык. Куллары хәрәкәтләнә башлаган, дип яздыгыз бит. Бу да безгә өмет өстәде. Рамиләнеке кебек авыруы булган тагын бер кеше белән таныштык. Ул бер клиникада дәва­лан­ган,  хәзер тормышын яңадан башларга тырыша. Рами­лә­нең хәлен аңлатып, без дә ике кли­никага язып җибәргән идек. Берсеннән җавап килде. Алар кызыбызны терелтә­чәк­ләренә ышандыралар.
 
Рамиләне сабый бала карагандай тәрбиялиләр. Ашату трубка аша гына. Юындыру өчен дә күп көч таләп ителә. Рамиләне күтәреп йөртергә кирәк. Фир­дә­вес апаның үзенә дә операция ясаганнар. Күтәрергә ярамаса да, өйдә  кеше юкта кызын үзе карый.
 
“Иркәләнеп утырып булмый. Баламның күземә карап ятуыннан да авыр нәрсә юк. Әмма ул бирешми. Көчле характерлы иде ул. Бер эшкә тотынса, җиренә җиткермичә туктамый иде. Хәзер дә көчле булырга тырыша. Без бары тик яхшыга гына өмет­лә­нәбез, – ди әнисе. – Апасы да, эне­се дә Рамиләнең савыгуын көтә. Бар да әйбәт булачак. Хә­лебезне белүчеләр күп. Инде, Аллага тапшырып, чит илгә барыр өчен акча җыя башладык. Тик кирәкле сумма бик зур – 4 миллион 800 мең сум. Без бу акчаны бер­ничек тә үзебез таба алмыйбыз. Шуңа да халыкка мөрәҗәгать итәбез. Зинһар, булышыгыз! Кы­зымның яшь гомерен саклап калыйк, аны бәхетле итик!”

Рамилә Галиуллинага яр­дәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Фирдәвес Галиуллина исе­мендәге Ак Барс банкы картасы: 
5209 3512 2564 8224;
Саклык банкы картасы: 
5336 6900 6391 7886.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.10.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»