|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2018 Шоу-бизнес
ИлСаф өйләнгән! (ФОТО)Татарстанның халык артисты ИлСаф (Илсур Сафин) Инстаграмында шушы фотосюрпризны урнаштырды. Җырчы 15 ел никахлашып торган хатыны белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Бер сүз белән әйткәндә: ИлСаф бүген өйләнгән! "Зиләмә сабырлыгы, улларыбыз өчен рәхмәт! Исәнлек-саулыкта, бәхет-шатлык белән балаларыбызны тигезлектә үстерергә язсын" дип яза ул фото астында. ИлСаф белән Зилә ханымның уллары Җәмилгә – 11, Аязга – 3 яшь. Өлкәне спортны үз итә, йөзү белән шөгыльләнә. Кечкенәсе – балалар бакчасына йөри икән. Беренче хатыныннан булган кызы Энҗе хәзер үзе әни: ИлСафның кечкенә оныгы Сәфинә бар.
--- |
Иң күп укылган
|