поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
02.04.2010 Җәмгыять

“БУ КОТЫЛГЫСЫЗ ХӘЛ...”

Очраклы рәвештә бер вакыйганың шаһиты булдым. Бүгенге заман өчен артык ис китәрлек хәл дә түгел инде анысы. Мәскәүдәге фаҗигагә бәйле рәвештә түрәләр чыгышын тыңлагач, бу хакта язасы иттем.

Кабинетлар министрлыгы янында танышымны көтеп торам. (Аның дөресе Министрлар Кабинеты бугай, ләкин кабинетлар министрлыгы дию дөресрәк, минемчә). Бина читенә “Машиналарга туктап тору тыела” билгесе чәпәлгән. Нәкъ шул билге астында елкылдап торган бер машина хуҗасын көтеп йокымсырап утыра. Mercedes Gelandewagen. Теләсә нинди юлсыз җирләрдән дә үзенә юл тапканы өчен череп баеган илләрнең хәрбиләре яратып куллана торган машина. Бәясе кимендә 6 миллион сум. Бу автомобиль тиешсез җирдә туктагач, башка машиналар борылып-сарылып моны әйләнеп уза. Иске генә “иномарка”дагы бер абзый габаритларын дөрес чамалап бетермәде, ахры, бамперы белән дөберт мерседесны! Дөрес, каты бәрелмәде, мерседесның юл ягына таба борып куелган тәгәрмәчен генә бәрдерде.

 

 Шунда, шунда, мал-лай, мин сиңа әйтим!!! Кабинетлар министрлыгы ишеге төбенә язгы кояшта оеп торган милиционерлар йөгерешеп килеп тә җиттеләр. Бик кадерле әйберләрен җуйган кебек, һай-һай киләләр, бичара машинаның тәгәрмәченә башларын куеп еламыйлар гына инде. Бу кайсының машинасы икән дигән сорау бимазалый башлаган гына иде, бер милиционер мерседес хуҗасына шалтыратырга тотынды: “Монда машинаңның тәгәрмәчен бәрдерделәр, юк, берни булмады, бераз ышкылган гына”... Бәрдергән машина хуҗасы, олы яшьләрдәге абзый да курыккан, каушаган. Алай да, “берни булмады” дип үзен юата. Мәйтәм, чакырыгыз юл хәрәкәте инспекторларын. Юк, берни булмады бит, ди бу. Менә хәзер хуҗасы гына килсен дә, берни булмаганын күргәч, китеп барам... Юк, чакырырга кирәк, дим. Чакырмады. Бичара абзый түрәләрне дә үзе кебекләр дип белә иде әле.

 

Ул арада машина хуҗасы пәйда булды. Яшь кенә бер абзый. Хөкүмәт бинасында йөргәләгән кеше булсам да, кем икәнен әйтә алмыйм. Күзгә-башка ташланган кеше түгел, уртакул бер түрә. Галәмәт зур хәсрәт кичергән кебек машинасының тәгәрмәчен карагач, мерседес эшкә яраксыз хәлгә килгән дигән нәтиҗәгә килде, ахры. Башта теге абзыйга тәгәрмәчне юарга куштылар. Тегесе чүпрәк белән тәгәрмәчне сөртеп куйды. Ай-һай килгән башка халыкка ияреп, мин дә карадым. Юк инде, берни булмаган, пластмасса бампер бәрелгәнгә карап тәгәрмәчкә ни булсын? Аннан соң түрә абзый барча халык алдында абзыйдан акча кыса башлады. Читенсенми-нитми, тәгәрмәчнең ышкылып матурлыгы югалу сәбәпле, тәгәрмәчне алыштырырга кирәклеген, бу ремонтның үзенә 5 мең долларга төшәчәген белдерде.

 

Милиционерлар шушы тамашаны карап тора. Шунда берсе белән сөйләшеп киттем. Мәйтәм, бу нормаль күренешме? “Үзләре килешерләр әле”. Юк, мин әйтәм, күз алдыгызда акча кысалар, нормаль күренешме? Берәр нормаль илдә булса, юл хәрәкәте инспекторларын чакырып, иң башта “Туктап тору тыела” билгесе астында торган автомобильне эвакуатор алып китеп, хуҗасына шәп кенә штраф та чәпәрләр иде. Авария булганны да көтеп тормаслар иде, машинаңны тиешсез урынга куйдыңмы – штраф!!! Әле бамперы ышкылган өчен мерседес хуҗасының үзенә абзыйга компенсация дә түләргә туры килер иде, авария аның гаебе белән булды бит... Абзыйдан акча кыса башлагач, ул милиционерлар түрәнең кулына богау салып, ябып куярга тиеш иде... Нормаль илдә бу күренеш күп сораулар тудырыр иде – хөкүмәттәге уртакул түрәгә ни өчен хәрби мерседес сатып алынган? Аның ком-далалар, урман юллары буенча чабып йөрисе бармы? Әллә бу түрә үзен дошман илендәге юлбасар итеп хис итәме, шуңа сатып алганмы хәрбиләр автомобилен? Гражданнардан, шул исәптән бу абзыйдан җыелган салым исәбенә яшәве җитмәгән, бандит кебек акча кысуын ничек аңларга?

 

Милиционерга бу ошамады, билгеле. Шундук кем икәнне сораша башлады. Журналист булуымны әйткәч, йөгереп түрә янына барды, әңгәмәләрен автомобильгә утырып дәвам иттеләр. Кызганыч, әлбәттә, абзый тавыш чыгаруны кирәк тапмады, акча түләсәң, тизрәк котылырмын дип уйлагандыр...

 

Мәскәүдәге террор актыннан соң бер тәртип саклаучы түрәдән интервью алалар.

 

– Бу террор актын булдырмый калып була идеме, тәртип саклаучыларның ялгышымы бу?

 

– Бу котылгысыз хәл, – ди түрә.

 

Аннары сөйләп китте, китте... Грузиясе дә калмады, НАТОсы да, исламчылар да, Кавказ да... Бар да гаепле, алар гына гаепле түгел икән.

 

 Безнең илдә, ачуым килмәгәе, ике кешенең берсе хәрби структураларда эшли. Яңадан-яңа оешмалар барлыкка килеп тора. МВД, ФСБ, Наркоконтроль, ФСО, Прокуратура, Тикшерү комитеты... Ул террорчылар бу шартлатуларны иртән уйлап, кичен эшләмәгән. Моны кемдер оештыра, шартлаткыч табалар, аның ничек эшләвен сыныйлар, террор уздыру урынын өйрәнәләр, террорчыларны әзерлиләр, Мәскәүгә алып киләләр. Әгәр бездә тәртип саклау органнары нормаль эшләсә, шушы әзерлек чорында ук бу террорчыларны тотып алырга тиеш иде.

 

Ә чынлыкта нәрсә? Безнең тәртип саклаучылар ни белән шөгыльләнә? Һәр террор актыннан соң диярлек зур ачыш ясыйлар – террорчыларны эләктереп алу бер дә авыр булмаган икән! Теге террорчы да, монысы да әзерлек стадиясе вакытында тәртип сакчыларын сатып алган. Шушы намуссыз милиционер сатылмаган булса, дистәләгән кеше исән калыр иде дип сүгәләр дә... киләсе юлы шул ук кабатлана.

 

Берәр зуррак түрә урамга чыкса, аны сакчылары саклый. Сакчыларны милиция саклый. Түрә халыктан шулкадәр читтә, аны дөрестән дә яулап алынган илдәге оккупант итеп хис итәсең. Хәер, кая ул зур түрәләр! Милиционерларның төп эше хәтта исеме халыкка димим, журналистларга да билгеле түгел уртакул бер түрәнең мерседесын күз карасы кебек саклау булганда, метродагыларны кем сакласын? Түрәләр өчен аерым, халык өчен аерым милиция оештырыргадыр, бәлки?


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 13 | 02.04.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»