поиск новостей
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Февраль
  • Эльвира Хәйруллина - җырчы
  • Рәфыйк Шәрәфиев - журналист
  • Вафирә Гыйззәтуллина (1946-2001) - җырчы
  • Фәрит Ибраһимов (1893-1943) - шагыйрь
  • Федор Шаляпин (1873-1938) - җырчы
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
02.04.2010 Авыл

“ИСЕМСЕЗ” АВЫЛ

Без, Югары Ослан районы Яңа Болгар авылы халкы, зур үтенеч белән сезгә хат язарга уйладык. Безнең авылда клубның исеме бар, әмма ачылганы юк, бушка акча алып яталар. Кочегар да, җыештыручы да эшли. Бу хәлне авыл советы рәисе яхшы белә, әмма бернинди чара күргәннәре юк. Клуб директоры булып исәпләнүче эштән китеп, үзе урынына Казанда эшләүче сеңлесен калдырды. Бу эшләрне аларның әниләре Гөлзәмия Миңнуллина башкара. Җирле үзидарәнең үзендә дә тәртип юк. Бу хакта район җитәкчеләре дә яхшы белә. Әлеге тәртипсезлекне бетерергә сез берәр чара күрә алмассызмы? Безнең үтенечне акларсыз дип ышанып калабыз.

Нишләдең син, авыл?

 

Кулымда карта булмаса, Яңа Болгар авылын эзли-эзли шактый чиләнер идем әле. Олы юлда берничә тапкыр туктап сорап та карадык, ләкин әлеге авылны белүчеләр табылмады. Яңа Болгарга, шул тирәдә булырга тиештер, дип кенә фаразлап кердек. Авылның исеме язылган бернинди күрсәткеч тә юк. Аны берничә ел элек үк бер исерек машина белән бәреп киткән дә шуннан бирле авыл “исемсез” яши бирә. Ә җирле халыкка: “Үзебез белгәч, җиткән инде. Без кемгә хаҗәт?” – дип яшәргә генә кала.

 

Яңа Болгар зур түгел. Утызга якын хуҗалык бар, барлыгы җитмеш биш кеше яши. Авыл җирлеге ун чакрым ераклыкта урнашкан. Халык эшсезлектән кайсы кай якка таралып беткән, калган яшьләр шәһәргә барып эшли. Кайчандыр фермасы булган авылның бүген хәле әллә ни мактанырлык түгел. “Кызыл Шәрык” килгәннән бирле малларны да алып киткәннәр, җир эшкәртү, иген үстерү белән дә мантый алмыйлар икән. Авыл урамында машинабыз батып калгач, ишегалдында тракторы торган Шамилгә мөрәҗәгать иткән идем. “Тракторны теләсә нәрсәгә кабызмыйм, җәй көне генә эшләп алам”, – диде. “Ә сез хәзер кайда эшлисез?” – дип кызыксынам. “Монда берәү дә эшләми”, – диде ул гадәти хәл кебек. “Ә ничек яшисез?”

 

Шамил әти-әнисенең пенсия акчасына көн күрә икән. Хәер, Яңа Болгарның яшәешен башкача күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Авылда төпләнеп эшләүче бер кибетче Рәйсә Мингалиева гына булып чыкты. Кибет дисәң, хәтерең калыр, ягылмаган зур бинаның эченә күз салуга ук (биредә кайчандыр китапханә дә, клуб та булган) 90 нчы еллардагы талон заманнары искә төшеп китте. Тоз, чәй, сохари...

 

– Япкан идек, авылга кибет кирәк, дип яңадан ачтырдылар, – ди Рәйсә ханым. – Тоз булса да сатарга инде. Әгәр кибет тә ябылса, халык нишләргә, кая барырга тиеш?

 

Халыкның тагын бер авырткан җире бар. Яңаболгарлылар сусызлыктан интегә. Эчәр суыңны кышын карда бата-чума, ә көзен тездән пычракта авылдан шактый читтә урнашкан чишмәдән алып кайт әле син?! Әнә 58 яшьлек Халидә Хәлимдарова, су булмау сәбәпле, мал асраудан да баш тарткан хәтта. “Әле көч-куәтем бар иде үзе, су булмау харап итте”, – ди ул, уфтанып. Дөрес, күрше-күләннең кайберләре скважина казытып, сулы булган икән. Ә Халидә апаның кесәсе саерак шул. Утыз меңлек скважина казыту өчен 3700 сум пенсияңне ашамый-эчмичә бер елга якын җыярга кирәк. “Сулы күршеләрең яшәсен инде, юллар өзелгәч, чишмә юлын таптап булмый лабаса”, – ди Халидә апа. 80 яшьлек Фирәүзә Кор­бангалиеваның скважинасы булмаса да, сусыз торганы юк. Районда яшәүче улы белән килене атна саен суга тиендереп китә. “Болай чиләнгәнче, дүрт балагызның берсенә китеп торсагыз, әйбәтрәк булмасмы икән?” – дим аңарга. – “Аллам сакласын, нигезне ташлап чыгаммы соң, без китә башласак, авыл бөтенләй бетәчәк бит”, – ди Фирәүзә апа.

 

Бер урамлы гына авылда шактый гына йортлар санарга туры килсә дә, аларның күбесендә кеше тормый, диделәр. Кыш җиткәч, ата-баба нигезенә кызлары, оныклары зур йозак элеп китә дә, кошлар туган ягына кайткан кебек, яз көне авылны ишәйтә башлыйлар. “Күңелле булып китә”, – диләр авыл кешеләре.

 

Әйе, Яңа Болгарда шул җәйләрен кеше ишәйгәнгә шатланып яшәсәләр генә инде. Югыйсә, күңел ачарлык урынның нәрсә икәнен күптән онытканнар алар. Авылны бер кат әйләнеп чыкканнан соң хатта язылган клубка юл тоттык.

 

Мәдәният йорты директоры Айгөл Нуриева, чыннан да, Казанда булып чыкты. Әнисе Гөлзәмия Миңнуллина кызының ял көне дип акланырга кереште (эш сәгате хакында бернинди документ та юк). Аның белән бергә клубны карап чыгарга уйладык. “Әллә клубыгызга кыш буе якмадыгызмы, монда биш минут та утырып булмый лабаса”, – дим Гөлзәмия ханымга. – “Хәзер бит акчаны янга калдырырга кушалар”, – диде ул әллә ни исе китмичә генә.

 

Әлеге бинада бер клуб кына булып чыкмады, медпункт та биредә урнашкан икән. Әмма кемгәдер медицина ярдәме күрсәтүләре генә шикләндерә. Гөлзәмия ханым, шәфкать туташы тугызга килеп җитәргә тиеш инде ул, китеп баргандыр, дип акланырга тырышты, әлбәттә. “Тугызда инде мин авылда идем, берәүнең дә килгәне-киткәне күренмәде”, – дигәч, шалтыратып шәфкать туташы Светаны эзләргә кереште. Сүз сөрешеннән үз авылында медицина ярдәме күрсәткәнгә охшап тора, ә калганын, кем әйтмешли, шайтан белсен.

 

Мәдәният йорты һәм медпунктны үз эченә алган бу бина моннан ике ел элек кенә мәктәп вазыйфасын башкарган. Авылда балалар аз булу сәбәпле, белем йортын япканнар. Яңа Болгарның берәм-сәрәм укучылары авылдан биш чакрым ераклыкта урнашкан Матюшинога барып укый. Ә мәдәният йортындагы язучылар хакындагы стендлар, такталар, парталар барысы да мәктәп рухын искә төшереп тора. “Соңгы тапкыр нинди кичә оештырганыгызны хәтерлисезме соң?” – дип сорыйм Гөлзәмия ханымнан. 8 Мартны бәйрәм иткәннәр, олыларны чакырып, чәй эчү мәҗлесен уздырганнар. Тик никтер өлкән буын гына клуб ишегенең кайсы якка ачылганын белми. Әллә чакырып та ишетмәгәннәр, әллә инде сәбәпләре башка.

 

Кечкенә авыллар клубны бик кирәксенми ләбаса, башка вакытларда да һәрвакыт ачылып тормагандыр инде ул, дип кылларын чиртәм авыл халкының. Моннан берничә ел элек Гөлнур ханым районнан тиклем килеп эшләп йөргән. “Ул бит һәр көн ача иде, ә ачык ишеккә керүчеләр табыла аңа”, – ди авыл халкы.

 

Биредәге халыкның сүз сөрешен аңларга була, әлбәттә. Башкалар эшсезлектән интеккән бер мәлдә кемнеңдер кыл да кыймылдатмыйча хезмәт хакы алуына ачулары килә аларның. Айгөл Нуриеваның 5 меңнән артык айлык хезмәт хакын кемнәрдер шәһәргә тиклем йөреп эшләп ала лабаса.

 

Кеше хәлен кеше белми...

 

Яңа Болгар, Матюшино, Ключище кебек кечкенә салаларның үзәге Октябрьский авылында булып чыкты. Хатта әйтелгәнчә, биредә авыл советы рәисләрен алыштырып кына торалар икән. Авыл халкы хәтта аларның исемнәрен дә юньле-башлы хәтерләп бетерми. Шамил Азизов та җитәкчелек эшенә октябрь аеннан гына керешкән. Авылның сусызлыктан интеккәнен болайрак аңлатты ул:

 

– Фермада маллар булганда Яңа Болгар авылында су булган. Ул вакытта скважинаны “Кызыл Шәрык” үз канаты астына алган иде. Хәзер инде малларны алып киткәч, аның берәүгә дә кирәге калмады. Су скважинасын яңадан торгызу җиңел түгел, аңа кимендә 100 мең сум тирәсе акча кирәк. Ә дәүләт тарафыннан андый чыгымнар каралмаган. Кирәкле акчаны фәкать авыл халкының үзеннән генә җыярга мөмкин. Ә яңаболгарлылар моңа әзер түгел әле.

 

“Бу авылга клуб та кирәк түгелдер, бәлки. Һәр нәрсәгә битараф булган халыкка мәдәният учагы нигә инде?” – дим аңарга. “Клубның эшләвен телиләр шул. Аларның яшәеше ул. Айгөлне дә, Казаннан авылга кайтам, дигәч алган идек”, – ди җитәкче.

 

Дөрес, дүрт авылның бер хуҗасына барысын да күз уңында тотарга кыендыр, бәлки. Әмма мәдәният йорты мөдиренең шәһәр белән авыл арасында буталып йөргәнен белмәве нигәдер ышандырып бетерми. Ә район мәдәният бүлеге хуҗасының җавабы тагын да сәеррәк. “Элеккеге клуб мөдире еш авыргач, без аны алыштырырга булдык. Безгә бит авылдан, мәдәният йорты директоры эшләми, дигән шикаять килгәне булмады”, – ди Илнур Сөнгатуллин.

 

Хәзер безнең җитәкчелек ниндидер шикаять булгач кына тикшерү эше алып барырга тиешме икәнни? Безнең татар тыйнак халык лабаса ул, артык тузынырга яратмый. Шеше тишелсә генә кычкырып куярга мөмкин.

 

– Авыл клубының элеккеге җитәкчесеннән үзем дә канәгать түгел идем, – ди социаль- мәдәният мәсьәләләре буенча җаваплы район башлыгы урын­басары Вилен Касыймов. – Яңа мөдирне сынау вакыты белән генә эшкә алдык. Берәү дә эшләмичә генә акча алып ятарга тиеш түгел. Яңа Болгарның күршесендә генә Яңа Юл, Вахитов авыллары бар. Анда нинди генә концертлар, кичәләр үтми. Әгәр кеше үз эшен тиешенчә башкара алмый икән, аның урын биләп торуыннан мәгънә юк.

 

Район җитәкчелеге кечкенә авылларда клубны бетерү ягында да түгел ансы. Күрше-тирә авыллар белән берләштерүгә дә аяк терәп каршы алар. Чынлыкта исә кайбер авылларның ташландык утрау кебек берәүгә дә кирәк булмавы гына аяныч. Әгәр салалардагы мәктәпләрне, клубларны бетерсәк, авылларның зурракларына да “ясин” чыгасы гына кала. Танылган язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең кинәт кенә бер фикере искә төште.“Күңел ачу урыннары юк, шуңа ташлыйлар авылны!” – дип әдип моннан егерме еллар элек үк пошаманга төшкән булса, шул чирек гасыр аралыгында берни дә үзгәртә алмый азапланабыз, бер урында таптанабыз дигән нәтиҗәгә киләсең. Начаррак якка авышкан булмасак әле.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 59 | 01.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы