поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.10.2018 Әдәбият

Якташлары Данил Салиховны юбилее белән котлады

– Горурланам! Актаныш бүген үзенә күпме талантларны җыйды. Татар әдәбиятенең һәм шигъриятенең иң якты йолдызлары белән актанышлылар, укытучылар, балаларга аралашу мөмкинлеге татар дөньясына яңа талантлар тууга этәргеч бирә. Бүген киңкырлы шәхес, якташыбыз – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның олуг юбилее – 60 яше.

Иҗат бәйрәмен ул туган якта билгеләп үтә, рәхмәт Сезгә туган якка, якташларга булган хөрмәтегез өчен. Актаныш – татарларны берләштереп яшәтүдә үрнәк күрсәтүче бердәнбер төбәк. Әлеге иҗат бәйрәме дә тарихи, тәрбияви очрашу. Татар язучыларын берләштереп иҗат эшчәнлеге алып баручы, берлек белән җитәкчелек итүче, үзе дә татар драматургиясен әйдәп баручы, әсәрләре татар театры сәхнәләрендә куелучы олпат шәхеснең иҗатташ дуслары – якташларыбыз – тарихи романнар остасы Вахит Имамов, татар поэзиясен әйдәүче Мөхәммәт Мирза, Актанышны данлаучы шәхесләребез – Марат Әмирханов, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Әлфия Ситдикова, туган якта яшәп иҗат итүче талантлы шәхесләребез, бүген сезнең үрнәктә Актанышта егет-кызларыбыз иҗатка тартыла, беренче адымнарын ясый.
 
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та Актанышның татар районы буларак милли рухта балаларны тәрбияләүче җирлек икәнлегенә ышаныч белдереп, республикада бердәнбер татар гимназиясен Актанышта ачырга хәер-фатихасын биргән, актанышлыларга ышанычын белдергән иде.
 
Татарларны берләштереп яшәтүче Актаныш төбәгенең тарихи бурычы бар – ул татар әдәбиятына, мәдәниятенә, сәнгатенә лаеклы алмаш үстерүдә җаваплылык, уңдырышлы җирлек булдыру, этәргеч бирү. Татарның мәшһүр шәхесе Данил Салихов җитәкчелегендә Язучылар берлегендә бүген 337 язучы иҗат итә. Һәркайсының үз фикере, татар дөньясында үз сүзе, үз исеме бар. Матур итеп эшлисез, иҗат итәсез, үткән юлыгыз матур, фикерләрегез төпле, үз кыйблагыз анык. Актаныш Сезнең белән горурлана, аралашып яшик, яшь талантларны үз үрнәгебездә бергәләп үстерик, – дип, 7 октябрь көнне Район мәдәният сараенда олуг шәхесебез Данил Салиховны район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов 60 яшьлек юбилее белән котлады, тирән эчтәлекле иҗат кичәсен каләм әһелләре, актанышлылар, укытучылар, укучылар белән бергәләп тамаша кылды.  Актанышка кунакка кайтучы язучы-шагыйрьләребезгәүзенең теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде. Кәләмдәшләре Данил Салиховны юбилее белән тәбрикләр өчен бу көнне Актанышка Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Рифә Рахман, Халисә Мөдәррисова, Рәдиф Сәгъди, Факил Сафин да кайткан иде.
 
Татарларны берләштереп яшәтүче мәдәни мәркәз буларак, актанышлылар олуг чараларга әзерләнә. Аның беренчесе – 2019 елда 17 районны берләштерүче Ык буе Сабантуе, икенчесе – 2020 елда Бөтенрәсәй сабантуен үткәрергә әзерләнү. Һәркем өчен олы җаваплылык булучы әлеге тарихи мөһим вакыйгаларга әзерлек эшләрендә Энгель Нәвап улы актанышлыларны да, язучыларны да бергәләп эшләргә һәм иҗат итәргә чакырды.
 
Иҗат кичәсе барышында Данил Салихов татарларны берләштереп, иҗатка рухландырып торуы өчен район башлыгы Энгель Фәттаховка, актанышлыларга, иҗатташ дусларына, гаиләсенә, туганнарына рәхмәтен белдерде.
 
Актанышның һәр талантлы шәхесенә иҗади үсеше өчен мөмкинлекләр тудырып, ярдәмләшеп яши Энгель Нәвап улы. Һәрвакыт терәк һәм таяныч булуы өчен аңа бүген бәйрәмгә кайтучы һәр якташыбыз аерым рәхмәт әйтте. Чөнки якташларыбызның иҗат кичәләрен туган якларында үткәрүләре өчен район башлыгы Энгель Фәттахов һәрвакыт матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп яши. Данил Салиховның иҗат кичәсенә дә ул тормыш иптәше Сәрия ханым белән парлап килгән иде, гаиләләре исеменнән дә юбилярга ихлас котлауларын ирештерделәр алар.
 
Шул ук көнне көндез  күренекле драматургны авылдашлары – районның «Киров исемендәге совхоз» бистәсе халкы данлаган иде. Авыл сәхнә осталары әзерләгән кичәдә юбилярны туганнары, сыйныфташлары, дуслары тәбрикләде.
 
Актаныш районының рәсми сайтыннан

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»