|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2010 «65»
ӨЕБЕЗНЕҢ НУРЫ УЛ
Тәмле ашлар пешерә, Матур гөлләр үстерә. Өебезнең нуры ул. Барыбыздан олы ул.
Әлеге шигырь юллары, әйтерсең минем бердәнбер әбиемә багышланган.
Әбием Фәрдәнә – әниемнең әнисе. (Ә әтиемнең әнисе без туганчы ук, гүр иясе булган.) Чыннан да, өебезнең нуры ул. Ул нур аның пешергән тәмле ашларыннан, үстергән гөлләреннән сибелә. Ул нур аның көмештәй ак чәчләреннән, ягымлы елмаюыннан бөркелә. Ул нур аның укыган догаларыннан, безгә теләгән изге теләкләреннән килә.
Минем әбием 1925нче елның 10 нчы октябренда Кукмара районының Нормабаш авылында дөньяга килә. Ачлы-туклы үткәргән бала чагына, ятимлек тә килеп өстәлә. Әниле килеш ятимлек?.. Әбиемнең әнисе Гайшә белән аерылышкан карт бабам Абдулла ике кызын (әбием белән сеңелесе Рәйсәне) әниләренә бирмичә, үзе белән калдыра һәм яңадан беренче хатыны Шәрифәгә өйләнә. Үзе дә абый-җиңгә кулында калган карт әбием бик теләгән очракта да кызларын үз янына алдыра алмаган. Берсендә Олыяздан (карт әбием шул авылдан була) кунакка килгән җиреннән, сагынуына чыдый алмыйча, әбиемне урлап китә. Әмма мәңгелек үкенечкә... Әбием мич алдында уйнап утырганда, күзенә чыра төртелеп, гомерлеккә бер күзсез кала. Соңрак карт әбием аннан гафу үтенгән. “Минем аркада шулай калдың, рәнҗемә инде, кызым”, – дигән. Үзе дә ике бала үстергән әнием аңа бервакытта да үпкәләми, чөнки ул баланың ана өчен бәгыреннән өзелеп төшкән иң кадерле җимеш икәнен аңлый. Ә карт бабам аны барыбер әнисе белән калдырмый, кире Нормабашка алып кайта. Үсә төшкәч, әбием бер-бер артлы дөньяга килгән эне-сеңелләрен караша. Ганзәфир, Минислам абыйларны, Сәкинә апаны.
Әбиемнең яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Әтисе сугышка китә. Шул китүдән, кире әйләнеп кайту аңа насыйп булмый. Гомумән, аларның гаиләсеннән беркемгә дә исән-сау кайтырга язмаган була. Карт бабамның энеләре Шәйхәттар абый белән Сәйфаттал абый да чит җир туфрагында ятып калалар. Таза-сау ирләр сугышка китеп беткәч, бөтен авырлык авылда калган карт-коры, хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшкән. Язын, җәен, көзен колхозда көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр. Кышын урман кисеп, утын әзерләгәннәр. Иштуган станциясенә вагон килгәч, аны төягәннәр. Аякларында чабата-оек, өсләрендә иске-москы кием булган. Сугыш чоры балалары кичергән авырлыкны әбиемә дә күрергә туры килә. Ил белән килгән афәт өстенә, аерым бәла-казалар да сагалап торган аларны. Берсендә кырда кар тотар өчен куела торган читән өеме ишелеп төшеп, әбиемнең аягы сына. Өч ай Кукмара больницасында ята. Башта аягын кисәбез дигән булалар, әмма карт әбием Шәрифә (үги әнисе) рөхсәт бирми. Авылга кайтып марлялар алып килә. Кызы терелсен өчен тырыша. Әбием аларның берсен дә онытмый, догасыннан калдырмый.
Сугыш вакытларын искә алып сөйләргә яратмый ул. Әмма шул авыр елларда да сыер асрауларын яхшы хәтерли. Май сатып, Янил базарыннан он, бәрәңге ала идек дип искә төшерә. Батырлык, түземлек, тугрылык нәтиҗәсендә, дошман җиңелә. Сугыш бетү хәбәрен авылга, Байлангарга төшкән җиреннән карт әбием алып кайта. Бу көнне әбиемнәр яшелчә утыртыр өчен җир әзерләүдә эшләгән булалар. Кем сөенеченнән, кем кайгысыннан елады 9май иртәсендә, дип искә ала әбием. Әбиләр үзләре икенчеләр рәтендә була. Чөнки алар гаиләсенә бер ир-ат та кайтмый.
Тормыш дәвам итә. Сугыштан соңгы авыр елларда шул чор кешеләре җилкәсенә төшкән эшләрнең барысында да катнашкан минем әбием. Ул – хезмәт һәм тыл ветераны. Гомере буе колхозның барлык тармагында да эшләгән кеше.
Әбием бик кешелекле, кече күңелле, эшчән булган. Әгәр шулай булмаса, әниләре үлеп ятим калган өч малайны үз канаты астына алырга ризалык биргән булыр идеме икән?!
Хәзерге вакытта ул безнең белән яши. Минем әнием – аның кече кызы. Без аны бик яратабыз. Ул – безнең горурлыгыбыз. Димәк, кеше кичергән авырлыклар гына, аның күңеленең нурын алмый икән. Киресенчә, ул нур арта гына бара. Рәхмәт сиңа, әбием, шундый булганың өчен!
Лаеш районы, Татар Янтыгы.
Насыйров МАРСЕЛЬ |
Иң күп укылган
|