|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2018 Җәмгыять
Айваз Садыровның Инстаграмда татар теле бетүенә йөрәге әрни"Татар радиосы" баш мөхәррире Айваз Садыров Аяз Гыйләҗевнең улы - Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗевнең чыгышын тыңлаганнан соң, инстаграмда бик үзенчәлекле пост урнаштырган. Ул интернет һәм социаль челтәрләдә татар теленең хаталы куллануына сыкранып болай дип яза (үзгәртми бирәбез): ""Хәзерге көндә, 80нче еллар белән чагыштырганда, наданнар күп" - диде ул (Искәндәр Гыйләҗев - ред). Килешмичә булмый шикелле. Бүген кеше көзгесе - социаль челтәрләр, бигрәк тә, instagram. Өлешчә, кайбер очракта тулысынча, аның фикер сөрешен, белем дәрәҗәсен постлар, алар астындагы язмалар сурәтли. Камил, грамматик, лексик хаталарсыз язучылар сирәк хәл бит, чыннан да. Хәзер интернетны олы буын вәкилләре актив яулап килә. Инстаграмны өйрәнделәр, дөрес язарга юк, ахры. Алар татарча язганда күп хаталар җибәрүне күзәтәм. Еш очрак - "Ә" урынына "Е" хәрефе куллану. (сөйлЕшЕм, егетлЕр) Яхшы, татарча клаватура юк дияр идек телефоннарда, транскрипциягә таянып, "Э" куйсалар була бит. Ярый, алар мәктәпне күптән тәмамлаган, онытыладыр күп әйбер, ә кичә генә мәктәп тәмамлаган яшьләр кайчан онытырга өлгергән грамматиканы!? Күпчелегенең язмаларын кызармыйча карау мөмкин эш түгел. Аеруча яшь кызларның хаталы язуы ачуны чыгара. Тагын бер инстакатлам - сәнгать, эстрада әһелләре, артистлар. Халык өчен үрнәк булырга тиеш кешеләр арасында да камил сүзләр, җөмләләр язучылар аз бит.
Тыныш билгеләре, да-дә кушымчаларының хаталы кулланылышы турында әйтеп тә торасы юк. Кая карама - хата!
Әйе, үзем дә гөнаһ шомлыгына каршы, ычкындырам хаталар. Игътибарсызлык та китә. Тик мин постны куяр алдыннан ныклап тикшерергә тырышам язмаларны.
P.S. Язылучылар саны 3000нән арткан аккаунтларны ММЧга тиңләү турында сүз йөри. Хаталы интернет нормага әйләнгәнне, хаталар белән тулган ММЧ нормаль күренешкә әйләнер микәнни?..
P.P.S. Чи татарларның, татарның күренекле вәкилләре русча гына язуы аерым тема..."
--- |
Иң күп укылган
|