|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2018 Экология
Әбиләр чуагы кире кайтачакмы?Узган ялларда һава торышы җәй көнендәге кебек җылы, хәтта эссе булгач, әбиләр чуагы башланды дип шатланышкан гына идек, көннәр тагын бозылып китте. Әбиләр чуагы кыска булды, дип хафаланырга кирәкми. Октябрь башында Татарстанга әбиләр чуагы янә әйләнеп кайтырга мөмкин. Республика антициклон йогынтысында калса, һава температурасы күтәрелү көтелә.
Казанда 9 градус җылылык күзәтелә. Алмашынучан болытлы һава, вакытлыча яңгыр булуы ихтимал. Россия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә көндез термометр баганасы 10 градустан да югары күтәрелмәячәк. Ял көннәрендә ул 10-13 градус тирәсендә тирбәләчәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә температура – 5-6 градус. Ә менә 1 октябрьгә төнлә температура 1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Гомумән алганда, Татарстанда быелның сентябре гадәттәгедән 3-4 градуска җылы булган.
--- |
Иң күп укылган
|