поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.09.2018 Дин

Исламда трансплантация рөхсәт ителәме?

Исламда кеше әгъзаларын күчереп утыртырга рөхсәт ителә. Әмма әлеге гамәл шәригать кануннары буенча башкарылырга тиеш. Мәсәлән, органын бирергә теләгән кеше акылында булырга, бу адымга үз теләге белән барырга һәм сәламәтлегенә зыян китермәскә тиеш.

Трансплантациянең тагын нинди кагыйдәләре бар? Алар турында Рөстәм хәзрәт Зиннуров сөйли.   

   – Рөстәм хәзрәт, Ислам динендә трансплантация кайсы очракларда рөхсәт ителә?
 
   – Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсендә: “Әгәр бер кеше белә торып икенче берәүне үтерсә, бөтен кешелек дөньясын харап иткән кебек була. Ә инде кеше икенче бер бәндәне дәваласа, аның гомерен саклап калса, бөтен адәм балаларын терелткән кебек була”, – ди. Исламда табиблык – югары дәрәҗәдә тора, ул мактауга лаеклы хезмәт. Бер галим: “Дөньяда ике белем һәрвакыт хөрмәткә лаек булыр. Аллаһы Тәгаләне таныттырган дин белеме һәм табибчылык”, – дигән. Әлеге һөнәр ияләренең берсе адәм балаларының күңелен, икенчеләре тәнен дәвалый. Әмма 21нче гасырда яшәсәк тә, мөселманнар арасында табибларга ышанырга ярамый дигән фикер ишетергә туры килә. Бу белем кабул ителми, диючеләр дә бар. 
 
   Мондый сүзләр – ялгышлык. Аллаһы Тәгалә кешегә тәнне, гәүдәне, сәламәтлекне әманәт итеп биргән икән, аны сакларга кирәк. Хәрәм ризык ашамау, хәрәм эчемлекләр кулланмау, хәрәмнән файдаланмау зарур. Сәламәтлекне саклау өчен медицинага да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чөнки ул белемне дә Аллаһы Тәгалә биргән. Әйтик, кайбер кешенең тәһарәте тиз бозыла. Бәвелне тота алмау кебек тайпылышлар дәвалана. Мондый очракта мөселман кешесе өчен дәвала­ну – фарыз, тиешле гамәл. Чөнки андый хәлдә кешенең тәһарәте, тәһарәте белән бергә гыйбадәте камил­леккә ирешә алмый. Дәваланмый торган авыру икән, ул чагында – икенче мәсьәлә. Дәваланып булса, адәм баласы, беренче чиратта, сәламәтлек сорап Аллаһы Тәгаләгә ялварырга һәм медицина чараларыннан файдаланырга тиеш.
 
   Ислам буенча органнарны күчереп утырту рөхсәт ителә. Ләкин галимнәр бер шарт куйган: органнарны күчереп утыру акча эшләү максатына кайтып калмаска тиеш. Трансплантация бизнеска әйләнсә, ул бик зур җинаятьләргә китерәчәк.
 
   – Трансплантация мәсьәләсендә кеше­нең дине мөһимме?
 
   – Галимнәр органнарны күчереп утыртканда кешенең нинди диннән, милләттән булуына басым ясамый. Органны алган кешедән рөхсәт соралырга тиеш. Кан биргәндә дә донорның милләте, дине әһәмияткә ия түгел.

   – Әйтик, берәү үлде, аның туган-тумачасы, якыны юк икән, органнарын файдаланырга мөмкинме?
 
   – Бу очракта без сайлау алдында торабыз: мәеткә кагылмыйбыз икән, авыру кеше үлеп китәчәк. Яки аның гомерен сак­лап калу өчен мәрхүмнең органын алабыз. Соңгы вариантны сайласак, авыру бәндә дә исән кала, үлгән кеше дә савап ала. Дин ягыннан кешенең исән калуы хәерле.

   – Күчереп утыртырга тыелган органнар бармы?
 
   – Гомумән, бер шарт бар: органын биргән кешенең сәламәтлегенә зыян килмәсен. Берәүне савыктырам дип икенче кешене кайгыга салу, авыр хәлгә кую тыела. Гәрчә, ул моңа үзе риза булса да.

   – Соңгы елларда җенесләрен алыштырган кешеләр турында еш ишетергә туры килә. Мөселман кешесе дә җенесен үзгәртә аламы?
 
   – Моның сәбәбе – динсезлек, азгынлык. Җенес алыштыру йөз-кыяфәтне үзгәртү кебек, Ислам буенча катгый рәвештә тыелган. Дөрес, кайбер кеше кимчелек белән туа. Андый очракта җитешсезлекне төзәтергә мөмкин. Ә инде йөзне үзгәртү, күкрәк зурайту – гөнаһ. Дөньяви күзлектән караганда да бу гамәлләр хупланмый. Йөз, күкрәкне үзгәртәбез дип кешеләр әллә нинди операцияләр ясата, ә ахырдан яман шештән үлеп китәләр. Әлеге бәхетсезлек Аллаһы Тәгалә биргән халәткә риза булмаудан килә. Җенес мәсьәләсендә дә шулай: Аллаһы Тәгалә кешене хатын-кыз яки ир-ат итеп яраткан икән, ул шул халәттә яшәргә тиеш.

   – Кеше организмындагы тукыма, күзә­нәкләрне медицина, косметология һ.б. тармакларда чимал итеп куллану зыянлы түгелме?
 
   – Кешенең рөхсәте, ризалыгы булса, бу шулай ук тыелмый. Шәригатьтә төп максат – кешенең гомерен, тормышын нинди генә булса да юл белән саклап калу. Әлбәттә, хәрәм юллар турында сүз бармый.

   – Кемдер авыр хәлдә калган, әйтик, берәр якын кешесенә операция ясау өчен аңа зур суммада акча кирәк, ди. Андый очракта ул үзенең органын сатып җибәрә аламы?
 
   – Акча өчен органны сату – гөнаһ. Трансплантация мәсьәләсендә бик сак булырга кирәк. Гөнаһны кешедән яшереп була. Аны мәет тә сизмәскә, аның туганнары да белеп бетермәскә мөмкин. Ләкин берәү дә Аллаһы Тәгаләдән качып котыла алмый. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»