поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
20.09.2018 Җәмгыять

Тән авыруына җан авыруы кушылса...

Шушы көннәрдә Казанда “Гомумтабиблык эшчәнлегендә психика үзгәрү чире” дигән рес­публика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Бу очракта психика үзгәрү дигәндә, акылдан язу, үз-үзеңне белештермәс дәрәҗәгә җитеп, юләрләнү турында сүз бармый.

Психикасы бозылган ке­шеләрнең 62 проценты га­дәти тормыш алып бара, ди белгечләр: алар укый, эшли, машина йөртә... Шул ук вакытта депрессия, шомлану, баш миенә зыян килү аркасында килеп чыккан психик чирләр чолганышында яши­ләр. Кешенең психикасы бозылганмы икәнен кем әйтә ала? Әлбәттә, психиатр­лар, психотерапевтлар, нев­ро­логлар... Тик моны аларга гына кайтарып калдыру дө­рес булмас. Чөнки ул хас­талар әлеге бел­гечләрдән бигрәк, поликлиника терапевтларына күб­рәк йөри. Шуңа күрә тера­певт­ларга, гомумпрактика табибларына да психика бе­лән бәйле чирләрне алданрак ачыклау бурычы куела.
 
Россия психиатрлар җәм­гыяте президенты, профессор Николай Незнанов чыгышында шундый статистика китерде: “Бездә исәптә торучы психик тайпылышлы сыр­хауларның 89 проценты – беренче, икенче группа инвалид, өченче группадагылар 11 процент кына тәшкил итә, чир соң табыла. Аларның 55 проценты – хезмәткә яраклы яшьтәгеләр”. Белгеч фике­рен­­чә, авырулар арта, ә аларны дәвалаучы психиатрлар са­ны кими, шулай ук ятак урыннары да кыскара. Бу тар­макта да соңгы елларда дистанцион хезмәт күрсәтүгә керешкәннәр, ягъни кон­суль­тацияләр, дәвалау чит­тән торып башкарыла. Николай Незнанов әйтүенчә, болай эшләү дәүләт бюджет оешмасы өчен бик кулай, ни өчен дигәндә, чыгымнар азрак була. Ә авыру кеше мән­фәгате буенча фикер йөрт­кәндә, әллә ни сөенерлек тү­гел. “Дарулар, технологияләр булу әйбәт, тик күзгә-күз карап сөйләшеп утырган, янында торып, авыруның хәлен сорашкан һәм шуннан чыгып киңәш биргән белгеч дәва­сын бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый”, – ди баш психиатр.
 
Тикшеренүләр күрсәт­кән­чә, табиб янына нинди дә булса тән авыруыннан зарланып килгән хасталарның якынча 20дән алып 40 про­центының бер үк вакытта психикага бәйле чире дә бар һәм, иң беренче итеп, шуннан котылырга кирәк. Ә бездә киресенчә килеп чыга, дарулар белән кешенең тән авыруын дәвалыйлар, ләкин шуңа карамастан, ул үзен терелгән кебек хис итми һәм бер белгечтән икен­чесенә йөри. Алдан ук тиешле белгечкә эләгеп, дәвалау чарасы күрелсә, андый хәл килеп чыкмас иде. Чит ил­ләрдә яшәүче матди яктан тәэмин ителгән кеше­ләрнең шәхси психиатры бар, дип сөйлиләр. Бездә исә бу – гайре табигый хәл.
 
Ә проблема бар бит, аннан ничек чыгарга, чирне ни­­чек алданрак ачыкларга? Татарстан Сәламәтлек сак­лау ми­нистрлыгының штат­тан тыш белгеч-пси­хиатры Та­тья­на Гурьянова әйтүен­чә, Дәүләт Думасы, Иҗти­ма­гый палата вәкил­ләре белән дә әлеге социаль чаралар турында сөйләшүләр алып барыла. Киләчәктә психик тайпылышлы чирләрне ачык­лау өчен поликлиникаларда үт­кә­релүче диспансе­ри­за­ция­гә өстәмә тикшере­нү­ләр кер­тергә мөмкиннәр икән. Татарстанда алты районда психиатр юк, андагы халыкка баш­ка районнардан килеп хезмәт күрсәтә­ләр. Хәзер пси­хологлар хез­мәте киң тарала башлады. Психологларны интернет аша табу да авыр түгел. Татьяна Гурьянова фикеренчә, ул белгеч­ләр­нең дә һәркай­сына ышанып бетәргә ярамый. Психикасында үзгә­реш­­ләр булганнарга медицина психологлары гына тиешле психологик ярдәм күр­сәтә ала. Ә дәвалау белән пси­­хи­атр­лар һәм психотерапевтлар гына шөгыль­лә­нә. Казанда психологик яр­дәм күр­сәтүче “Ышаныч” телефоны эшли. Белгечләр республи­ка халкына тәүлек дәвамында бушлай хезмәт күрсәтә. Үзәккә (843)279-55-80 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
 
Николай Незнанов та­биб­ларны кешенең депрессия халәтендә булу-бул­мавына да игътибар юнәл­тергә чакыра. Аның фике­рен­чә, хәзер бик күпләр кү­ңел тынычсызлыгына, кәеф төшүгә ияләнеп китте: шулай булырга тиеш дип кабул итәләр. Депрессия – физик яктан да, аң-фикерләү ягыннан да көчсезләндерә, активлыкны киметә, игътибарсызлыкны, үз-үзеңә һәм тирә-юньгә битарафлыкны арттыра. Озакка сузылган хроник стресс, депрессия йөрәк-кан тамырлары системасы, яман шеш, ашка­заны-эчәклек тракты чир­лә­­ренә китереп җитке­рер­гә мөмкин. Ә шул ук чир­ләр аркасында яңа­дан психика бозыла. Әйтик, ярты сә­гать элек кенә дөнья­ны яулардай булып йөргән, машинасы, йорты, малы, эшен­дә дә­рәҗәсе булган кеше ин­фаркт кичергән ди. Ул – хастаханә коридорында ята, берьялгызы, гомер буе җый­ган дан-дәрәҗәсе дә, мөл­кә­те дә юк. Үзе белән бары тик чире һәм хас­та­ханә “каталкасы”... Профессор Ана­то­лий Смулевич шушы очракны сөйләгәндә тәннәр че­мер­дәп китте. Аның фи­ке­ренчә, бер чир икен­че­се­нә юл ача. “Онкология, йө­рәк-кан тамырлары чирлә­рен­нән тыш, герпес, псориаз ише дерматология авырулары да кешене депрессия ха­ләтенә ки­терә ала икән. Барысы да бер-бер­сенә бәй­ләнгән, соң­гы чиккә җит­кер­мәскә иде”, – диде А. Смулевич.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.09.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»