поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.09.2018 Җәмгыять

“Ул ләгънәтне башкача өемә керт­мим”

Ул көнне иртәдән бирле башы чатнап авыртты Фәтхинең. Чөнки бик каты махмыр иде. Махмырның нәрсә икәнен үзе махмырлаганнар гына белә. Бер-ике стопканы (сүзе дә нинди бит, “стоп”, ягъни, тукта! туктал! дигәнне аңлата) капламыйча котылырмын димә ул явыздан.

Өйдә спиртлы эчемлекләр сакламый аның Сәйдәсе, шуңа Фәтхи, вакыт әрәм итеп, эзләнеп маташмады. Элегрәк запассыз тормыйлар иде. Тик кер юу машинасындагы керләр арасына яшерелгәне дә, тирес астына күмелгәне дә, хәтта мич юллыгына менеп кунаклаганы да эзсез югала башлагач, Сәйдә ирен “иснәнеп йөрисең” дип, сүкте-сүкте дә, “ул ләгънәтне башкача өемә керт­мим” дип, ант итте һәм шушы көнгәчә антына тугры калды. Иснәнми Фәтхи! Этмени ул иснәнеп йөрергә. Бары тик эчке сиземләвенә таянып эш итә. Тик ул, нишләптер, эчемлек эзләгәндә генә бар куәтенә эшли. Моның нигә алай икәнен ир үзе дә аңлата алмый. Әйтәләр бит, кеше организмында әллә күпме өйрәнелмәгән, ачылмаган серләр ята, дип.
 
   Фәтхи шешенгән йөзен кепка күләгәсе белән каплабрак, урамга чыкты. Тирә-юньдә үле тынлык. Авыл бушап калган. Бөтен халык печәндә шул. Нишләп Фәтхи печәндә түгел, дип сорарсыз. Әнә шул печән аркасында авырып ята бит инде ул. Кичә үзләренә тигән өлешне чаптырган иде. Тракторчыны сыйлый торгач үзе дә ару булган, ничек кайтып ятканын да хәтерләми.
 
   Фәтхи, карана-карана, урам буйлап атлады. Неужели, беркем дә өйдә юк? Аларга өч йорт аша гына яшәүче Баһавилар турыннан үткәндә, күзенә ал яулыклы хатын-кыз башы чалынып калды. Ихатага якынрак килде. Баһавиның бичәсе Мәймүнә базда үреп яткан бәрәңгеләрне арчып, таска тутырып булаша иде. Ир капканы сак кына ачып, Мәймүнәгә якынлашты.
 
   – Сәлам бирдек! – Тавышы ярыйсы көр чыкты. Фәтхинең керүен сизмәгән хатын дертләп китте, борылып, сораулы карашын аңа төбәде. Фәтхи алан-йолан карангалап, җилкәсен кашыды, аннары:
 
   – Ни бит әле...э-э-э, – дип сузды.
 
   Мәймүнә түзмәде, аны бүлдереп:
 
   – Баһави җибәрдеме? – дип сорады.
 
   – Эһе-эһе... – Эшнең кая таба тәгәрәгәнен чамалаган Фәтхинең куанычы эченә сыймый иде.
 
   Мәймүнә пычрак кулларын кое янында торган сулы чиләккә тыгып, юып алды һәм алъяпкычына сөртә-сөртә, өенә атлады. Авызы ерылган Фәтхи дә аңа иярде. Өйгә кергәч хатын газ плитәсе артыннан, көмештәй якты сәмәй белән мөлдерәмә тулы өч литрлы банка тартып чыгарды. Бүлеп салырга уйлап, күзләре белән савыт эзли башлады. Моны күреп, Фәтхи җәһәт кенә:
 
   – Чиреге бе­лән кушты, – дип әйтеп куйды...
 
   Кичен Баһавилар йортында давыл купты. Хатынын “тавык баш”, “аңгыра сарык” дип, эт итеп сүкте Баһави. Алай да кул күтәрергә җөрьәт итмәде, чөнки ап-айнык иде. “Чүпрәк баш, ай чүпрәк баш!” Кызган ир ишекле-түрле йөренде. Бераздан чыдамады, шәп-шәп атлап, Фәтхиләргә таба китте. 
 
   Бу вакытта тәмам бәлҗерәгән Фәтхи, алгы яктагы диванда ниндидер җырның көен исенә төшерә алмый, авыз эченнән генә мөңгерәп ята иде. Баһави ишекне бар көченә тибеп ачып, эчкә узды. Алагаем олы гәүдәле авылдашының ачудан акайган күзләрен күрүгә секунд эчендә айныды Фәтхи.
 
   – Уб-ю-ю-ю! – Теш арасыннан сузылып чыккан бу дәшһәтле сүз Фәтхигә электр тогы суккандай тәэсир итте. Баһавиның уртача кәбестә зурлыгындагы йодрыгы күтәрелергә өлгермәде, Фәтхи яткан җиреннән сикереп торып, ачык тәрәзә аша тышка ыргылды. Тегесе аның үкчәсе яргаланып беткән утыз сигезенче размерлы аяк табанын гына күреп калды. Титаклый-титаклый, бәрәңге бакчасының аргы башына ук җитеп баручы Фәтхине куып йөрүнең мәгънәсез эш икәненә төшенгән Баһави, кул селтәп, кайтыр якка борылды. Ачуы басылган иде инде аның.
 
   Ә Фәтхигә килгәндә, сул аягындагы баш бармагының буыны чыккан, бераздан ул сәнәк сабы юанлыгы булып шешенеп китте. Машина яллап, күчтәнәчләрен кыстырып, күрше авылдагы буын утыртучыга барып килде. Сәмәй хакын Сәйдә Мәймүнәгә акчалата түләде. Печән эшен шәһәрдәге уллары кайткач тәмамлап куйдылар.
 
Күп тә үтми, Фәтхи эчүен бөтен­ләйгә ташлады. Авылдаш­ларының:
 
    “Ничек болай ансат кына ташлый алдың?” – дип төпченүенә каршы, елмаеп кына куя иде. Хатыннар эчкән ирләрен битәрләгәндә, еш кына Фәтхине искә төшерәләр, сәрхушләренә аны үрнәк итеп куя башладылар. 
 
   ...Күп еллар узгач кына Фәтхи миңа үзенең күпләрне кызыксындырган серен чиште. Баксаң, рюмкага үрелүгә үк теге чыккан бармагы үтереп сызлый башлый икән. Шулай итеп, икенең берен сайларга туры килгән Фәтхигә. 
 
   Кем белә, кеше организмында әлегәчә өйрәнелмәгән, чишелмәгән әллә күпме серләр ятадыр әле.
 
Гөлфизә Кәлимуллина
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»