поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.09.2018 Ана теле

Ана теле: Бүгенге сөйләмебез ни хәлдә? Аны кайгыртабызмы?

Аралашу максатында сөйләм оештыру хәстәрен күрүчеләргә ярдәм йөзеннән биреп барыла торган бу язмаларыбызны әзерләгәндә, аны, көтеп алыпмы, әллә очраклы гына туры килепме, укырга алынучылар белән турыдан-туры яки фаразый аралашу – табигый хәлдер. Һәр төр сөйләмнең төп мотивларыннан сөйләм иясе һәм сөйләм адресаты булуы – мәҗбүри бит.

Ә язмаларыбызны без сөйләмнең бер төре, жанры дип саныйбыз. Димәк ки, әңгәмәдәшчеләребезнең фикеренә игътибарлы булу табигый изхтыяҗдыр. Укучыларыбызның, ягъни бу очракта  интернетчыларның авторга мөрәҗәгать итеп, фикер белдерүләре яисә  интернетка чыкмасалар, болай күрешепме, телефоннан шылтыратыпмы, фикерләрен белдереп, хәтта  бәхәскә керүләре шуңа дәлилдер. Моңарчыгы язмаларда укучы-авторларыбыз кузгаткан җитди генә темаларга кагылгалаган идек инде. Әйдә, ике тарафка да кирәкле, файдалы булганга, шушы хакта янә бер гәпләшеп алыйк.
   
Язманың жанры турында  сүз чыккач, искә төште: күптән түгел Зәмия дигән интернетчыбыз аңа карата “Студентларга лекция”, дигән иде. Уңай фикерме бу, әллә тискәреме, кызганыч ки,  ачык түгел;  Ә миңа моңа ачыклык кертү бик мөһим – интернетчыбыз “лекция” дип теләсә кайсы белем чыганагына, сабакка тискәре фикердә калып, белемгә омтылышын суыту куркынычы бар. Һәрхәлдә бу очракта аңарга мондый хәвеф янамыйдыр дип ышаныйк – ул “лекция”гә уңай фикердәдер.  һәрхәлдә бу эшне кырык ел башкарган укытучы буларак үз тәҗрибәмдә беләм: студентларга лекцияне әзерләү дә , аларга җиткерү дә кирәкле, уңай гамәл. Шактый катлаулы булса да. Әйе, бу язмаларның адресатлары арасында мин студентларны да күздә тотам. Ә бүтәннәр белем эстәр өчен бу формат үзләренә туры килми дип саный икән, һич үпкә юк; сөйләмне камилләштерү, телне өйрәнү максатында төрле адресатны күздә  тотып оештырылган дәрес, тапшырулар интернетта да аз түгел.
   
Гомумән дә, сөйләмеңне камилләштерү максатында белем алу һәркемнең үз сәләтеннән, үз кызыксынуыннан, тынгысызлыгыннан, үз  тырышлыгыннан тора.  Шушы арада гына Татарстан китап нәшриятенең күренекле мөхәррирләреннән берсе, үзе дә әдәбият белгече-галимә ханым шылтырата: сүз доллар белән рубль мөнәсәбәте темасына барганда алмаштырумы, әллә алыштырумы? дип сорый.
   
Сүзлекләрдән карадыгызмы? дип кенә котылып буласы иде дә, сорауның чыннан да урынлы икәнен, дөрес җавап бирер өчен җитдиерәк уйлану  кирәк икәнен аңлап, җавап тотарга  булдым. Моның өчен тел фәненнән шактый белем, сөйләмият өлкәсеннән тормыш тәҗрибәсе  кирәк иде. Төшендерү менә мондыерак юнәлештә барды
   
Бер караганда алмаштыру белән алыштыру  мәгънәдәш берәмлекләр, ягьни  абсолют синоним кебек – мәгънә ике әйбернең бер-берсенә мөнәсәбәттә урынын үзгәртү турында бара. Ханым сораган очракта кайсын әйтсәң дә тупас хата булмас кебек. Тик бүтән мисаллар белән чагыштырып карасаң, барыбер ниндидер нечкә генә аермалар да бар сыман. Төрле очракта аерманың аңлашу кыенлыгы китереп чыгаруы ихтимал бит. Димәк ки, шул  мәгънә төсмерен һәр конкрет очракта тәгаен төшенеп бетерү сорала.
   
Төпченү өчен тел фәненең иң гади кагыйдәләреннән хәбәрдәр булуың кирәк. Бу очракта сүзнең семантикасын ачыкларга аның грамматик төзелешен дә яхшы белү зарур. Мәгънә төгәллеген ачыклау өчен тамырны кушымчадан аерып карау кирәк. Алмаш белән алышның асыл мәгънәсен төрле мисалларда чагыштырып, аңлап бетерәбез. Икесендә дә исем функциясе дә (“Укытучы: без үзебезгә алмаш әзерлибез”; “Сабан туенда көрәшчеләр каты алышка чыкты”), фигыль функциясе дә (“Бала табу йортында ике ана балаларын алмашканнар”;  “Бу юлы бәйгедә дүрт команда алышкан”) бар. Нәтиҗә: бу тамырларның семантикасы үзгә, алар абсолют синоним түгел.
   
Бу тамырларның мөстәкыйльлегенә дәлилләрдән янә аларның мөстәкыйль мәгънәле парлы сүз ясауларында да күренә: алмаш-тилмәш, алыш-биреш.
   
Шул ук вакытта агглютинатив телләрдә тамырга морфема  (мәгънә төсмере белдерүгә сәләтле иҗек, кушымча) өстәлеп, сүзнең семантикасы үзгәрү очраклары кануни күренеш санала. Ягъни “–тыру” морфемасы өстәлгәннән соң, бу ике тамырдан ясалган сүзләр абсолют синонимга әверелү ихтималы бар. Тик, инде әйткәнебезчә, алыштыру вә алмаштыру бу канунга буйсынып бетмәгән, алар абсолют синонимга әверелмәгән. Шуңа күрә алар татар телендә мөстәкыйль сүз булып яшәп ята, бер мәгънәле ике сүзне яшәтеп, татар андый исрафлыкка юл куймас иде. Ә без менә аларның аерма нечкәлекләрен тоемлап бетермибез, вакыт-вакыт мәгънә төгәлсезлегенә юл куябыз. Бу аерманы аңлатып бирергә тиешле, фәнни нигездә төзелгән сүзлекләрдә бу берәмлекләр синоним дип танылган, күрәсең, алыштыру сүзе бөтенләй теркәлмәгән, аның мәгънә төсмерләре алмаштыруда гына күрсәтелгән. Ярый әле менә андый тайпылыш белән килешмәгә “үҗәт” мөхәррирләребез бар. Рәхмәт аларга!
   
Ә бит андый сораулар көн дә килеп чыгып тора. Менә шәхсән үзем шушы арада төртелгән “түмгәк”ләрнең кайберләре генә. – “Соңладым” сүзен яздым да тукталып калдым, келт кенә Нияз Акмалның “соңардым”ы искә төште. Шагыйрьнекендә нечкә бер хиссилек төсмере бар шикелле, минем текстка шул кирәк тә. Ә нәрсә бирә сүзгә андый төсмерне? Мөгаен, морфемадыр. -Лау белән -арның андый сәләте бармы?Ачыклыйсы иде – Гыйбадулла  Алпаров, Вәли Хангилдин, Фуат Ганиев хезмәтләрендә  булмый калмас.
   
Янә бер “түмгәк” ул – мәгънәдә китеклек-кимлек һәм киресе “мөгез”-артыклык. Татар мәгънә артыклыгына юл куймый, ул аның табыйгый сыйфаты. Шушы арада Тәртип ФМ радиосы авторларының берсе Айрат Хәтмулла Бөек Ватан сугышында катнашучылар дип күнегелгән сүзне катнашчылар диде. Сәеррәк тоелса да күңелгә ятыш бит, табигатебезгә туры килә. Шагыйрьләрнең ни күнегелгән тәрәзәне тәрәз диюенә аптырамыйбыз лабаса.
   
Нигә соң алайса кирәксез артыклыкка юл куела? Күрә торып. Аваз (реклама, газета), иҗек (аралык, каникуллар, мәгълүматлар, явым-төшемнәр) кенәме, хәтта бөтен бер сүз, тезмә, гыйбарәләр шеш булып  бүлтәеп тора. Бүгенге көн, быелгы ел, хәзерге вакыт, башын аска (түбән) иде, тагын бер тапкыр кабатлыйм – атлаган саен бит, иң дәрәҗәле радиоларыбыз, хәтта тел белгечләре сөйләмендә гадәти күренеш. Моны ничек аңлатырга? Килешегез, күңелгә ятыш арттырулар да “туып” тора икән. Менә Салават бер җырында  “чәчәкләрнең көләч йөзләрендә ычык тамчылары  кипкәндә...” диде. Безнең авыл апайлары да шулай сөйләшә кебек тоелды, рәхәт булып китте. Атаклы җырчыбызның “торган вәгадәсендә” дип әдәби норманы “бозып” җырлавы да күңелгә хуш килә бит, җырны халыкчан, аһәңле итә. Уйлый калсаң, авазмы (фонемамы), иҗекме (морфемамы) өстәп мәгънә яисә хис төсмерен төгәл итү татар теленең асыл үзенчәлекләреннән бит. Аеруча урыс алынмаларында янәшә тартык авазларны (протеза) сузык белән башлау (өстәл, эскәмия, эшләпә, ыстанса, ыштан һ.б.) сөйләмне көйле, аһәңле итү өчен уңай чара буларак сыналган. 
   
Тик, ни әйтсәң дә, ризасызлык тудыра торган артыклыклар күбрәк шул. Болгар радиосының һава торышын тыңлаганда аптырауның чигенә чыгасың – җәй уртасында бирелә торган хәбәрдә фәлән градус дигәндә  нәрсә истә тотылганын мәнди анасы да белә, ә радио җылы ди, җылылык ди, эссе, кызу, бөркү ди. тагын әлләнәрсәләр ди; мондый рәсми хәбәрдә күзәтелә, күрсәтә, фаразлый берәмлекләре дә әйтелергә тиеш түгел. Барысы да кирәксез, артык. Вакытны кая куярга белмәгәннәр генә шулай кылана аладыр. Әнә Татарстан радиосының мондый хәбәрендә кирәкмәс бер сүз юк. Чөнки вакытлары бик чикләнгән.
   
Күренә ки, сөйләм барышында килеп чыга торган сораулар байтак икән, аларга җавап табу алым-чыганаклары да төрледән-төрле; фәнгә таянырга, эзләнергә, тырышырга кирәк икән. Сөйләмегезне камилләштерү максатында эзләнүләрдә сез нинди сорауларга юлыктыгыз, аларны ничек хәл иттегез,  уртаклашыгыз әле, сабак булырдайларына төп “лекция”ләребез арасында оештырылачак менә шушындый гәпләшүләребездә аларга да урын бирербез.
                                   Илдар Низамов,
                          филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 13.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»