|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2018 Җәмгыять
Декрет ялына киткәч, ничек акча эшләргә булаАлсу Хәйруллина тумышы белән Биектаудан. Ул балачактан ук иҗат белән мавыга. Кияүгә чыгып, декрет ялына киткәч, ничек акча эшләргә була икән, дип уйлана башлый. Аннары ниятләп, кечкенә балаларга әйберләр ясарга керешә. Бу кәсепкә җаны-тәне белән кереп китә. “Бизәнү әйберләренең барысына да күңел җылымны салам, яраткан эшем белән шөгыльләнгәндә ял итәм”, — ди оста. Алсу төрле җеп, сәйләннәрдән беләзек, исемле булавка, дисбеләр ясый. “Төп максатым мөмкин кадәр күбрәк акча эшләргә тырышу түгел. Моны зур кызыксыну, мавыгу буларак кабул итәм, — ди әңгәмәдәшем. — Башлыча пластик сәйләннәр кулланам, ташлар да тезәм, бөтенесе дә клиентның теләгеннән тора. Эшләнмәнең төсен, материалын да алар сайлый. Кайберәүләр исә минем карамакка тапшыра.
Гадәттә, заказны ике көндә өлгертәм. Кичен, төнлә гаиләм йоклаганда ясыйм. Нинди материал куллануга карап, эшләнмәләрнең бәяләре 50 дән 500 сумга кадәр йөри. Төрле район-шәһәрләрдән заказ бирәләр, ерак булганнарга почта аша җибәрәм”...
Җепкә сәйләннәрне тезгәндә, җаныма рәхәтлек алам. Заказлар күбрәк булган саен, тагын да канатланыбрак эшлим. Ясаган беләзек, исемле булавка, дисбеләрем — бик яхшы бүләк. Кул эшләнмәләре һәрчак бәяләнә!
.
Фәйрүзә ФӘРХУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|