|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2018 Криминал
Казанда бер автомобильдә чама белән 120 кг наркотик тапканнар (ФОТО)Казанда Аракчино янында бер автомобильдә чама белән 120 кг наркотик тапканнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Агентлык чыганагы сүзләре буенча, тыелган матдәләр тутырылган машинаны Иске Аракчино авылы янындагы паром янында тапканнар.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, алынган наркотикларның бәясе чама белән бер миллион сумнан артык булуы ихтимал. Урында хокук саклау органы хезмәткәрләре эшли.
--- |
Иң күп укылган
|