поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
01.09.2018 Матбугат

Милли басмаларны саклап калып булырмы? Форумнан соң туган уйлар

Миңа ике елга бер Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче шушы форумның дүртесендә дә катнашырга насыйп булды. Беренчеләре мәһабәт теплоходларда уздырылып, соңгы икесендә журналистларны Казанның иң мәртәбәле кунакханәләренең берсендә - “Корстон”да кабул иттеләр.

Шушы үткән сигез елга әйләнеп карыйм да бу форумнарның безнең милли басмаларыбызны саклап калуда, үстерүдә ниндидер файдасы булдымы икән, дип уйлап та куйгалыйм. Булгандыр, мөгаен. Югыйсә, Татарстанда гына түгел, кайсыбер Россия төбәкләрендә дә, кыен кризис елларына карамастан, татар телендә газета-журналларыбыз ябыйлмыйча, дөнья күреп торырлар идеме икән? Әнә быелгы форумда мөхтәрәм кунакларның берсе - Татарстанның беренче президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе, Россия герое Минтимер Шәймиевның әйтүенчә, Республикада бүген меңгә якын массакүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән 560 матбугат басмалары эшли. Шулар арасында байтак кына татарча газета-журналлар да, башка милләтләр - чуваш, удмурт телләрендә нәшер ителүчеләре дә бар. Ә Россия тө-бәкләрендә - Ульян, Самара, Төмән, Киров өлкәләрендә, Удмуртия, Мордовия, Чувашия Республикаларында татар телле басмаларның кайберләре хәзер инде үзләренең утыз еллык юбилейларын үткәрергә хәзерләнәләр.
 
Татарстандагы мәгълүмат кыры, вәзгыять, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеге күп тө-бәкләрдә яшәүче һәм эшләүче каләмдәшләребез өчен бер тәҗрибә кырына әйләнде. Өченче форумда Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә җирле татар басмаларына кушымта буларак “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан “Без - бергә” дип аталган айлык басма нәшер итү турында карар кабул ителеп, аның менә инде күп еллар тормышка ашырылып килүен дә билгеләп үтәргә кирәктер, дип уйлыйм.
 
Форумның шулай ук мөхтәрәм кунаклары милләт эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов һәм Россия журналистлары берлеге рәисе Владимир Соловьев та бер юкка гына Татарстанны милли матбугатны үстерү буенча даими эш алып барулары өчен мактамаганнардыр. Михаил Ипатов Федераль агентлыкның һәрвакыт милли медиапроектларга ярдәм итәргә әзер булуы турында да әйтте.
 
Ә менә Татарстан журналистлары берлеге җитәкчесе, Республиканың Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың чыгышында милли журналистиканың язмышы турында борчулы фикерләр дә яңгырады. Ул бигрәк тә соңгы елларда мәктәпләрдә милли телләр тиешле дәрәҗәдә укытылмавын билгеләп үтте. “Әгәр милли телләр 9нчы сыйныфка кадәр генә укытылса, алга таба югары уку йортларында бу юнәлештә белемнәрен дәвам итәргә теләүчеләр табылырмы? Бу очракта бездә милли телләрдә язучылар, журналистлар булырмы икән?” - диде ул.
 
Римма ханым шулай ук татар һәм башка милли телләрне укытуга тукталып, бу әллә кайдан гына килеп чыккан проблеманы тикшерү кайбер дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларында һәм бигрәк тә социаль челтәрләрдә төрле милләт кешеләренең бер-берсен гаепләүләргә кадәр җиткерүе турында да әйтеп узды.
 
Ул Владимир Путинның күптән түгел Төньяк Кавказда “Машук” белем бирү форумында ясаган белдерүендә һәр елны Россиядә күп милли телләрнең юкка чыгуына борчылуын искә алып узды. “Владимир Владимирович СССРда телләрне саклап калу программасы булуы турында әйтеп, аларны яңадан торгызу кирәклегенә басым ясады. Ә бу безнең өчен мөһим һәм күптән көтелгән сүзләр”, - диде Римма Ратникова.
 
Үзенең төп чыгышында милли телләрне укыту проблемаларын читләтеп узган Минтимер Шәймиев та бу сөйләшүгә кушылмыйча булдыра алмады. Ул моннан бер ел элек Йошкар-Олада Владимир Путин тарафыннан әйтелгән сүзләрнең кайбер журналистлар һәм сәясәтчеләрнең бозып, күпертеп аңлатуларын белдерде. Югыйсә, Россия президенты буларак, аның төп телне укытырга кайгырту күрсәткәне турында теләсә кайсы ил башлыгы шулай эшләр иде диде. Дәүләт киңәшчесе туган телләр белән бәйле хәлләрнең бик нечкә материал булуына, аңа сак кагылырга кирәклегенә дә басым ясады. “Хәзер төпле карар кабул ителгәч, хафалану бетеп, кешеләр тынычланырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.
 
Үткән еллардагы форумнардан үзгә буларак, бу юлы урыннардан чыгыш ясаучылар аз булды. Чиләбе өлкәсе хөкүмәтенең мәгълүмат җитәкчесе Наталья Сорока өлкәдә, рус телле басмалардан тыш, “Хәзинә” исемле газетаның татарлар, ә “Уралым” басмасының башкортлар өчен нәшер ителүен белдерде. Аларның икесе дә ун меңнән артык тираж белән халыкка бушлай таратыла. Бөтен чыгымнарны да үз өсләренә җирле эшкуарлар алган. Аның әйтүенчә, тик бу газеталарны укучы никтер өенә яздырып алырга теләми. Бу бушлай килгән әйбернең кадере булмавын аңлата торгандыр.
 
Ә менә Грозныйдагы “Столица плюс” шәһәр басмасының баш мөхәррире Иса Закриев милли телләргә хөкүмәт ярдәме булмаса, алга таба алар “кухня” теле дәрәҗәсенә төшәчәк, дип белдерде.
 
Мин дә бу милли басмаларга кагылышлы проблеманы күптән түгел Самарада Россия журналистлары берлеге тарафыннан үткәрелгән “Инфорум” фестивалендә күтәреп чыккан идем. Тик анда моңа игътибар итүче генә күренмәде.
 
Соңгы вакытларда башка регионнарда да шундый “Инфорум” фестивальләре уздырылып килә. Бурятиядә булып үткән соңгы медиафорумда “Северная Осетия” газетасының баш редакторы Алан Касаев илебездә тиз рәвештә “Этник массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм күрсәтү турында закон” кабул итәргә кирәклеген әйтте. Башка очракта иң якын көннәрдә күпчелек милли басмалар чыгудан тукталачак, дип белдерде ул. Биредә эшләүчеләрнең яше инде 60тан узып киткән. Ә хезмәтнең четрекле, хезмәт хакының түбән булуы сәбәпле яшьләр милли басмаларга эшкә килергә теләмиләр. Ә Алан Касаевның фикеренчә, бер генә милли басма да үзен үзе тәэмин итә алмаячак. Бик тә урынлы, бик тә дөрес әйтелгән сүзләр бу. Тик аларны өстәге түрәләрдән кем дә булса ишетергә, аңларга теләр микән? Әнә Казанга быелгы форумга килгән күптәнге танышларым - Ульян, Төмән, Сарански өлкәләрендә нәшер ителүче татар басмаларының мөхәррирләре Исхак Хәлимов, Алсу Сәгыйтова, Камил Тангалычев әлегә җирле хакимиятләрнең даими ярдәмен тоеп, артык зур проблемаларсыз яшәп яталар бит. Нигә аларның бай тәҗрибәсен бөтен Россия күләмендә кулланмаска, моңа кем гаепле? Арадашчы булып зур абруйлы Татарстан хөкүмәте чыга алмас идемени?
 
Шуңа өмет итеп, хыялланып, форум утырышы тәмамлангач, мин мөхтәрәм җитәкчебез Минтимер ага Шәймиевка мөрәҗәгать итәргә булдым: “Бердәмлек”нең дөнья күргәненә быел 29нчы ел китте инде, миңа тиздән 75 яшь тула. Ә алыштырырга яшьләр килми, чөнки хезмәт хакыбыз түбән. Өйләренә яздырып алучы укучыларыбыз булса да, эшләргә журналистларыбыз булмагач, “Бердәмлек” ябылмасмы, ә мин аның беренче һәм соңгы мөхәррире булмаммы?”
 
Минтимер ага мине елмаеп тыңлады да: “75 яшь - әле картлык түгел, әнә миңа хәзер 83 инде, ә мин һаман эшлим, син дә эшлә әле”, - дип әйтеп куйды.
 
Рәхмәт инде, шулай дәртләндереп җибәргәне өчен. Димәк, Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык сорап, аяктан егылганчы эшләргә кирәк булачак. Ә шулай да түрәләрдән рәхимлек, ярдәм көтеп (бәлки, сайланачак яңа губернаторыбыз булышмасмы әле), “Бердәмлег”ебезне саклап калырбыз, дип ышанасы килә. Менә шундый борчулы, каршылыклы уй-фикерләр тудырды Казанда үткәрелгән бу соңгы форум.
 
 
 
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, 
“Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 01.09.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы