|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2018 Криминал
Татарстанда кеше үтерү факты буенча 16 яшьлек егетне тоткарлаганнарЧаллыда яшүсмерләр белән низагтан соң, 49 яшьлек ир-атның үлеме турындагы җинаять эше буенча 16 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. 17 июльдә Татар-информ Автошәһәрнең 32нче комплексында шунда яшәүче ир-атның балалар мәйданчыгында көнбагыш ашап утыручы яшүсмерләргә кисәтү ясавы, яшьләрнең моңа ачулары кубуы һәм сугышулары турында хәбәр итте. Урынга килгән табиблар коткарып кала алмаган, ир-ат үлгән.
“Суд-медицина экспертизасы күрсәтүенчә, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән. Аның муен өлешендә сынган җәрәхәт урыны сугудан булуы ихтимал. Сугу белән үлем арасында турыдан-туры бәйләнеш ачыкланмаган. Экспертиза үлгән кеше канында алкоголь булуын күрсәткән”, - дип әйткән Шакиров.
16 яшьлек егет әлегә 48 сәгатькә тоткарлаган, гаепләү аңа белдерелмәгән. Якын арада аңа чикләү чарасы каралачак.
--- |
Иң күп укылган
|