• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 01 Апрель Көлкебик Шаянов
  • 01 Апрель Равил Кәримов
  • 01 Апрель Мөнир Мазунов (1918-1987)
  • 01 Апрель Роберт Әхмәтҗанов (1935-2008)
  • 02 Апрель Ренат Акчурин
  • 02 Апрель Эльвира Хамматова
  • 02 Апрель Наил Фәйзетдинов
  • 02 Апрель Ләис Зөлкарнәй
  • 03 Апрель Фидарис Мортазин
  • 03 Апрель Рүзәл Әхмәдиев
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар
  • Актаныш.тонировка бронь авто.89375814252
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150

 

 
Архив
 

               

27.03.2010 «65»

ДӘҮ ӘБИЕМ ҖИНАНИЯ

Сугыш чоры балалар... Безгә тарих битләре язмалалары һәм китап битләренә төшерелгән рәсемнәр аша гына таныш моңсу йөзләр, сагышлы карашлар, бер телем ипигә тилмерәп сузылган нәни хәлсез куллар, сәләмә киемле сабыйлар карашы. Күз алдына китерүе дә авыр, юк, бу булган хәл түгелдер дип уйлый 21 нче гасыр баласы. Тик чынбарлыкка йөз белән карасаң... Мин үземнең язмамда шул чор баласы әбиемнең әнисе Җинания әби турында язасым килә. Җинания әби Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туып үсә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа тугыз яшь тә тулмаган була. Әтисе, Хәниф бабай, сугыш башлану белән илдәге башка ирләр кебек яу кырына китә.

Хәниф бабайны нишләптер күперләр төзү өчен агач кисәргә урманга җибәрәләр. Бу төркемнең җитәкчесе татарларны күралмаучы яһүд милләте кешесе була. Ике сүзнең берендә татарларны яманлап, аларны түбәнсетергә генә тырыша. Кимсетүгә тешен кыса-кыса ярсып эшли һәм кинәт, ниндидер көч белән балтасы кулыннан төшеп китеп аягын кисә. Ә яһүдкә шул гына кирәк тә, бабай штрафбатальонга күчерелә һәм бер хәбәр дә шуннан соң килми.

 

 Тыл балаларына нинди йөк төшкәнен сөйләп аңлатуы да бик авыр, бигрәк тә әтисезләргә. Әтисезләр рәтенә минем Җинания әбием дә өстәлә. Аның белән беррәттән калган бертуган : өч яшьлек Мәрих абый, әнисенең карынында туасы Бари абый.

 

 И, андагы бер телем ипигә тилмерүләр, туңып өшүләр.... Ашарга, ягарга утын юк. Кыенлыктан, авырлыктан чыгу юлларын хатын –кызлар белән беррәттән бала-чагалар да эзли..... Көзен, сугылмыйча калган иген басуларыннан, халыкка, кар астыннан башак һәм көлтәләрне җыеп, сугып, чи икмәкләрне киптерергә бирәләр. Әбием Фәйрүзә әби белән берәттән шушы эшкә дә алына. Чи башакларны салам, йомычка,чыбык-чабык ягып мич башларында, идәннәргә җәеп киптереп хөкүмәткә бөртеген дә югалтмыйча тапшыралар. Шушы чи икмәктән бер генә уч он ясап тарттырасы иде дә, шуннан куе итеп туйганчы умач пешереп ашыйсы иде дә, юк шул, бөртеге дә исәптә! Бары шушы бөртеккә карап, авызга килгән төкерекне генә йотып карап утыра әбием. Аның белән беррәттән өч яшьлек Мәрих, яңа туган Бари. “Мәктәпкә беренче сентябрьдә барып билгеләнә идем дә кар төшкәнче башак җыюда була идем. Ул башакларны алып кайтып уам, җилгәрәм дә ашарга бөртек була иде. Я ярма ясыйсың, ипилек ясау кая инде ул! Күп итеп рәхәтләнеп җыяр идең дә, кырдан да куалар, я җыеп кайтып юлга якынайтып куйган шушы башакларны сугыш кырларыннан яраланып кайтып герой булып йөрүче агайлар тартып ала иде. Мин һәрвакыт “ Аллаһы әхәт, Рәсүлебез Мөхәммәт, Хобби хуҗа истиганәт яумәнәт” дип укып йөри идем. Фәрештәләр канат җәйгәндер, ил-көн каршында әтиемнең гөнаһсызлыгын эшкәрткәндер, Аллаһы тәгалә; иптәшләрдән төеннәрен тартып алсалар да минеке үземдә кала иде,”- ди дәү әбием ходайга рәхмәт укып елап. “Ашарга запас әзерләү белән беррәттән, мичкә ягарлык утын да әзерлисе кирәк бит әле. Кая ул урманга барып агач кисү! Бер чыбык та алырга ярамый иде ул елларда. Шуңа күрә төнлә, балалар йоклагач, әни белән чыбык-чабык урларга бара идек. Күрмәсеннәр, тотмасыннар дип юлны урап, качып әйләнгәләп кайта идек. Без кайтканчы яңа туган сабый Бари белән Мәрих уянып ярсып елап үксеп беткән була иде” - дип тирән көрсенеп искә ала әбием.

 

 Балаларының тормышы авырайгач, бабалары кайдандыр бозау сатып алып кайтып бирә. Энеләрен тәрбияләү, карау өстенә шушы кечкенә генә бозауга кышлык азык әзерләү дә өстәлә әбием өстенә. Кул белән чуп утап, шуны капчыкка тияп кечкенә җилкәдә күтәреп кайту ифрат та авыр була соң! Куллар үлән, камыш белән киселеп, ярылып бетә, шуңа күрә дәү әбием печән чабарга өйрәнергә дип үз-үзенә максат куя. Һәм ул максатына ирешә дә: унбер яшендә әби чалгы белән печән чабарга өйрәнә, бозауга елга буйларыннан, әрәмәлектән печән ташып кыш чыгарлык ук булмаса да печән әзерли ул. Зиһанша исемле бабайга печән чабарга өйрәткәне өчен хәзер дә рәхмәт укый Җинания әби. Кечкенә бозауны сыер ясап тормыш йөген әнисе һәм энеләре белән бергәләп тарталар.

 

 Әниләре көн-төн эштә, өйдәге барлык эш шушы кыз бала кулында була. Өйдәге иң зур җиһаз – стенадагы Ленин, Сталин һәм Ворошилов рәсемнәре, такта сәке, нәни энесе өчен яслә-карават һәм кулдан сугып эшләнгән палас. Стенадагы шул өч кеше рәсеме җиңүгә әйдәүче көч кебек була ул чор балаларына.

 

Мич буенда яслә-карават. Анда тәпигә басыр-басмас энесе Бари абый ачка тилмереп елый. Күз яшьләренә буылып апа кеше кызганса да ярдәм итә алмый: ипи кисәге төшкә генә керә. Әмма ул җаен таба: койма буеннан кычыткан, алабута җыеп аны чәйни һәм марля кисәгенә төреп имезлек ясап каптыра. Энесе шуны суыра-суыра бераз тынычланып йокыга тала. Ул йоклаган арада чишмәгә суга төшә, алабутадан аш пешерергә дә өлгерә әбием.

 

 Кайбер көннәрдә мәктәптән кайтканда әтисенең әтисе-бабаларына хәл белергә керә бала. Анда да ятимнәр, шулай да бабай ипиле була: оныкка ипи телемен зуур итеп бер телем кисеп оныгын сыйлый. “ И-ииии андагы шатлык!!! Ашаган мәлне, бер ай ашамасаң да чыдап булырлык көч була сыман. Тик бер телем ипи парысы сабый карынында тиз эшкәртелә шул”. Әмма ачлыктан шул чор балаларын балтырган, кычыткан йолып калган да!

 

 Балтырган дигәннәре дә ел буе үсми бит әле: апрель азагыннан май аенда гына. Ярый инде кычыткан җәй буе үсә, аннан алабута. Әйе, әйе, ул чор кешеләрен үлемнән алып калучы төп ризыклар шул була да инде безнең якларда: балтырган, кычыткан, алабута.

 

 Бабасы биргән бозау сыер булып өлгергәч, әбиемнәрнең хәлләре бераз җиңеләя. “Сыерыбыз бик акыллы иде, хәттә очраган кешегә дә юл биреп сабыр холкы белән безне ашатты, яшәтте: сөтен дә бирде, утын да ташыды, печәнгә дә йөреде. Ул безнең коткаручыбыз, тормыш таянычыбыз иде” – ди дәү әбием ул чорны искә алып.

 

 Укуы бик яхшы булса да тормыш йөген тартучы олы балага җиде сыйныфтан соң белем алу тәтеми, күз яше белән елап, әнисе аны укытудан баш тарта.

 

 Сугыш тәмам. Җиңү белән тәмам. Инде тыныч көннәр, тыныч төннәр өмет итеп яшәү башлана. Ә сугыш җимерекләре тылда да ай-һай сиздерә. Унөч-ундүрт яшьлек кыз балалар инде ныклап тормыш тартучы, чын колхозчы булып эшлиләр. Тик нишләптер хезмәт кенәгәләрендә генә ул турыда язу юк. Күкрәкләрендә ордень- медальләр санаулы. Ә әтиле балаларның хезмәт кенәгәләрендә ул чор язулары бар, аларның яшьләре күпкә яшь булса да орденнарга да ия булганнар алар...

 

 Сугыш чоры балалары....һаман хәрәкәттә, һаман тормыш арбасын тартып баручы олы әбиләр.

 

 Чал чәчләре дә көмеш төсле, йөзләрендә ул чор буразналары эзләрен саклаучы, күзләренә күзлек киеп безгә җылы оеклар бәйләүче карт әбиләр. Сезгә безнең күңелләрдә хөрмәт, сабырлыкларыгызга соклану гына. Әгәр безгә, миңа, сезнең өчен һәйкәл куярга кушсалар, ул һәйкәлне дәү әбием мин сиңа куяр идем. Җиде бала үстерүче, егерме бер онык, унсигез онык оныгына ия булган олы йөрәкле кечкенә гәүдәле дәү әбием. Исән яшә әле, син бит үзеңнең, ул чор өчен нәни генә саналган хезмәтең белән илгә җиңү китерүче вәкил. Син үзең бер тарих. Эх, сезнең дә сафлар сирәгәя шул...

 

Онытмыйсы иде ул елларны

Саклыйк аны һәрчак күңелдә.

Сабыйларның, аналарның күз яше

Башка таммасын иде җиргә!

 

Чирмешән районы Туймәт урта мәктәбенең 11 класс укучысы.

Алсу МОРТАЗИНА
Матбугат.ру
№ | 27.03.2010
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik