|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2018 Җәмгыять
Якты йолдыз булып балкыдың...13 августта Кочко-Пожар халкы авылның күренекле кешесе, соңгы ике дистә елга якын гомерен иҗади эшкә багышлаган җирле мәдәният йортының художество җитәкчесе Эльвира Әхмәт кызы Мусина белән хушлашты. Кочко-Пожар халкы гына дию бик үк дөрес булмас, Эльвирабызны соңгы юлга озатырга тирә-як авыллардан, күрше районнардан бихисап күп кеше җыелды, Мәскәүдән, бүтән шәһәрләрдән дистәләгән туганнары, якыннары, дус-ишләре килде. Ходай аны бик иртә үз култыгына алды, ул әле яңа гына 55 яшен тутырган иде, яшисе дә яшисе иде, әмма рәхимсез үлем берни белән дә санашмый, ала да китә. Теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәк диюе дөрес күрәсең, чөнки Эльвира искиткеч кеше иде. Ул 1963 елның матур июнь аенда ике ир туганы артыннан көтеп алынган кыз бала булып туа, әти-әнисенең мәхәббәтендә коенып, абыйларының яклавын тоеп ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, гадел булып үсә, белем ала, вакыты җиткәч авылдаш, классташ егете Ибраһим белән гаилә корып, туган авылда төпләнделәр, менә дигән йорт-җир корып, бүтәннәргә үрнәк булырдый яшәп, 34 ел дус-тату гомер иттеләр, ике кыз үстерделәр. Эльвира бар эшне дә җиренә җиткереп, төгәл итеп башкара иде, клуб эшенә дә җиң сызганып кереште, сүнеп барган мәдәният учагын яңадан кабызып, аны дөрләтеп яндырды. Мәдәни тормыш авылда гөрли башлады, аның җитәкчелегендәге үзешчәннәр коллективы төрле дәрәҗәдәге мәдәни чараларда – районнан алып регионараларга кадәр уңышлы катнашып, һәрчак беренче, яисә призлы урыннар яулый килде, район данын да гел Кочко-Пожар клубы яклый иде. Эльвира һәр кешенең күңеленә юл табып, талантын ачыклый белде, кечесеннән башлап олысына кадәр сәхнәгә җәлеп итә алды. Клубта бихисап күп чаралар оештырыла килде, ә җәйләрен авыл һәм шәһәр яшьләре катнашында уздырган концертлары аншлаг белән уза иде. Быелгы, юбилейлы концертта да утырырга түгел, басарга урын юк иде. “Бу соңгы концерт зур оешканлык, ниндидер аерым җылылык белән үтте, әйтерсең, ул шулай матур итеп саубуллашкан безнең белән”, - дип билгеләп үтте район мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Лисина Эльвираның җеназасында.
Эльвира коллектив белән бергәләп зур ремонт эшләре дә башкарды һәм шул эшләр нәтиҗәсе буларак Кочко-Пожар клубы шәһәр мәдәният йортлары белән ярышырдый матур кыяфәткә керде. Аның тырышлыгын җитәкчеләр дә югары бәяләде – төрле дәрәҗәдәге Грамота, Рәхмәт хатлары белән күп тапкыр бүләкләнде ул. Өлкә татар автономиясе, “Туган як” газетасы белән һәрчак тыгыз хезмәттәшлек итте, бер генә чара да алар катнашыннан башка узмады, ә инде “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлары оешмасының утырышлары, “Нижгарбикә” конкурсы Кочко-Пожар мәдәният йортына даими пропискага керде, аларның югары дәрәҗәдә уздырылуында Эльвираның өлеше зурдан булды.
Бу тынгы белмәгән ханым турында күп язарга була, планнары зурдан иде, эшлисе эшләре күп калды, аның үлеме аяз көнне яшен суккандай булды, бөтен авылны кайгыга салды. Әти-әнисе бердәнбер баласыз (ике уллары да вафат инде), тормыш иптәше пар канатсыз, балалары әнисез кала дип тормады ачы язмыш, алды да китте шул. Эльвира якты йолдыз кебек балкыды һәм авыл тормышында гына түгел, барлык нижгар татарлары җәмәгатьчелегендә тирән, онытылмас эз калдырды.
Аның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Эльвираның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.
“Туган як” газетасы редакциясе,
өлкә татар автономиясе советы,
Кочко-Пожар авыл советы депутатлары.
--- |
Иң күп укылган
|