|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2018 Дин
![]() Минем догам кемгә кирәк?Шушы көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә сәер карикатуралар куйды. Анда мөселман ир-ат намазлыкта аякларын бөкләп утырган һәм сәҗдәгә киткән килеш бик тырышып, яннан, өстән үзен селфига төшерә. Социаль челтәрләрдә элек тә гадәти булмаган фотолар, видеотасмалар күзгә чалынган иде. Берсендә – мәче баласы намаз укучының муенына сарыла, тырный... Теге адәм мәчене сыпырып төшерә дә намаз укуын дәвам итә. Икенчесендә – бер ир белән ат та – намазда, сәҗдәгә китеп маташа. Намазлык өстендәге әби белән мәче сурәте дә ватсап аша һаман әйләнеп йөри. Сурәт янына, балалар китеп бетте, ниһаять, тынычлап калдык, дип язылган. Кыскасы, шундыйрак “кызык-мызык”ка әйләндерелгән сурәтләрне интернет битләрендә тагын әллә ничәне табып була. Әлеге һәм башка үзе мәзәк, үзе сәер хәлләр хакында Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.
– Равил хәзрәт, әлеге карикатураларга карашыгыз нинди? Алар мөселманнарга уйланыр, фикер йөртер, мәсьәләгә өстәнрәк карау өчен кирәк микән?
– Дөресен әйткәндә, мөфти Камил хәзрәт куйган карикатураны күрмәдем, ләкин күз алдыма китердем. Чыннан да, кайбер мөселманнар гыйбадәт вакытында да үзләрен фотога төшерүгә зур игътибар бирә, селфи белән мавыга. Бу, әлбәттә, дөрес гамәл түгел. Мөселманның гына түгел, бүтәннәрнең дә, кая барса да, үзен фотога төшерүе, сурәтнең һәркайсын интернетка тезә баруы килешә торган эш дип санамыйм. Гыйбадәт вакытында төшергәндә риядан китәргә мөмкин. Синең хаҗ гамәлләреңне, намаз укуыңны, дога кылуыңны бөтен кеше күрергә тиешме инде?! Пәйгамбәребезнең сурәт ясаучыга кагылышлы бик куркыныч хәдисләре бар. Ә фотосурәт мәсьәләсендә дин галимнәре дә бәхәсләшә. Аны кайберсе рөхсәт итә, кайберсе тыя. Ә тарих буенча күзалласак, бабаларыбыз фотолар белән мавыкмаган. Элек Казандагы Мәрҗани мәчете муллалары, гомумән, үзләрен фотога төшерергә рөхсәт итмәгән. Хәзер дә мөселман кеше моннан сакланса, хәерлерәк. Чөнки шуның аша кеше күз тию, сихер куллану чыганагына әйләнергә мөмкин. Фото аша бозым ясаучылар барлыгын ишетеп беләбез.
– Намаз уку турында сүз бара икән, ул бүлмәдә мәче, попугай булса, алар намазны бозмыймы?
– Песи дә, башка җан ияләре дә намазга зыян китерми. Шунысы бар: намаз укучы сәҗдә кылганда каршында берни булмаска тиеш. Читлектәге попугайны читкәрәк, почмакка куярга мөмкин.
– Кайбер мөселманнар, дин юлына баскач, барлык фотосурәтләремне юкка чыгардым, ди. Ислам динендә сурәтләргә караш шулкадәр тискәреме?
– Фотосурәт мәсьәләсендә бәхәс бара дип әйттем инде. Аннары элекке фотоларда хатын-кыз су коену костюмыннан, гаурәте ачык килеш, ир кеше тәмәке, шешә тотып, чит хатыннар белән төшкән булырга мөмкин. Болар берсе дә мөселманга килешми, оныкларга күрсәтә торган үрнәк әйбер дә түгел. Кайбер кеше тәүбә итеп, дин юлына баскач, беренче чиратта, шундый сурәтләрне юк итә. Әти-әни, әби-бабай, үзенең балачак фотоларын истәлек итеп, махсус альбомда саклап була.
– Намаз укыган бүлмәдә фото тотарга ярамый дигәч, күптән гүр иясе булган каенанамның сурәтен алып куйган идем. Шул кичтә үк ризасызлык белдереп төшкә керде. Ул сурәтне яңадан үз урынына эләргәме, дип сорый бер укучыбыз.
– Юк, элмәсен. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә, йортта эт яки сурәт торса, анда фәрештә керми, диелә. Динебез буенча, этләрне фатирда тоту дөрес түгел һәм сурәтләрне дә эләргә ярамый. Ә сорау бирүче ханымның төшенә шайтан кергән булуы ихтимал. Шайтан үзенә кирәк вакытта төрле кыяфәттә кешенең төшенә кереп, үз кирәген эшләргә мөмкин. Ул бары тик Пәйгамбәр кыяфәтенә генә керә алмый. Ханым, бу хакта газета аша булса да, дин әһелләреннән сорап дөрес эшләгән, төшенә генә таянып эш итмәгән. Төшкә ышанып карар кабул итәргә ярамый. Ул фотоны, пөхтәләп, кая да булса тартмага, альбомга алып куйсын. Фотолар дивар бизәгеч түгел. Динебездә диварга статуэтка, хайван сыннары элү дә ярамый. Башка бүлмәдә торса да, һич югы намаз бүлмәсен алардан азат итәргә кирәк.
– Шул ук вакытта кайбер күренекле дин әһелләре дә селфи төшә, аларны социаль челтәрләргә урнаштыра...
– Һәркем үзе өчен үзе җавап бирә. Әлбәттә, тыйнаклык комачауламас иде. Ә вәгазьләрдән торган сурәтләр, видеотасмалар халыкка мәгълүмат тарату, сабак бирү өчен эшләнә икән, файдалы гамәлне ничек инкарь итәсең?!
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|