поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.08.2018 Авыл

Быел бал бәясе күпме булачак?

Умартачыларның кызу урак өсте – бал аерту чоры башланды. Быел бал уңышы ничегрәк икән дип, без берничә умартачы белән сөйләшеп алдык.

Әтиле-уллы Камил һәм Зөлфәт Сөнгатуллиннарның умарталыклары Лаеш районындагы урман эчендә урнашкан. Берничә көн элек алар бал суыртырга керешкәннәр. Әйтүләренчә, быел бал узган елгы кебек үк түгел, кимрәк чыгарга охшаган.
 
– Быел яңгырлар азрак булды, шуның белән бәйледер дип уйлыйбыз. Әлегә юкә балын суыртмадык, анысы ничек буласын әйтеп булмый. Әмма чәчәк балы кимрәк, – диде ул.
 
Әлмәт районы умартачысы Рамил Гыйбадуллин да шул ук сүзләрне кабатлады.
– Көчле оялар гына бал җыя алды, шуңа азрак чыга. Июнь ае салкын булды, нектар барлыкка килмәде. Ана кортлар, үзләренә дә ашарга ташый алмагач, күкәй салмадылар. Кортлар әз булгач, бал да әз. Аннары бал җыйган вакытта көннәр бик җилле торды, күп кенә кортлар югалып бетте. Бу да корт оясының көчсезләнүенә китерде, – дип сөйләде ул.
 
Арча районының Каенсар авылында яшәүче Дамирә Дәүләтшина безгә балны шушы көннәрдә суырта башлаячакларын әйтте.
 
– Үзебезнең бал күпме булыр, әйтә алмыйм. Әмма бал ала башлаган таныш умартачылар әйтүенчә, быел ул азрак булачак. Былтыр без супер уңыш алдык. Шөкер, аны урнаштырып бетерә алдык. Башта умартачы көне-төне кортлар карый, аның үзеннән дә ким эшләми. Аннары, бал булгач, аны сату хәстәрен күрә башлый. Бал акчага әйләнсен өчен шактый тырышасы була, – ди ул.
 
Умартагыз күпме дигән сорауга ул җавапны, кызның яшен, умартаның баш санын сорама, дип кыска гына тотты. Башка умартачылар белән сөйләшкәндә дә аңлап алдым: умартаның баш санын чынлап та әйтергә ярамый икән.
 
Балның бәясенә килгәндә, өч литр балның бәясе – уртача 1500 сум.
 
Фәрит Вәлиуллин, республика умартачылык идарәсе җитәкчесе урынбасары:
 
– Бүген республикада 14 750 умарталык исәпләнә, 257 мең корт оясы бар. Узган елны алар барысы 12 мең тонна бал суырткан, аның 6,8 мең тоннасы сатуга чыккан. Умартачыларның саны елдан-ел арта, Азнакай, Мамадыш, Балтач, Сарманда умарта тотучылар күп. Әтнә, Ютазыда азрак, бәлки бу районның кечкенә булуына да бәйледер. Ел саен умартачылар, бал азрак, ди. Көз җиткәч, балларын кая урнаштырырга белмиләр. Быел да бал начар булмаячак дип уйлыйм.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 02.08.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»