поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.07.2018 Мәдәният

Мирсәет Сөнгатулин турында: “Илһам Шакировны да уздырачак бу”

Беркөнне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллинга: “Синең турында нәрсәләр язуымны теләр идең?” – дидем. Аптырап калды егет. Хәер, шул ук сорауны бирсәләр, мин дә аптырар идем. Ни әйтер икән дип дәшми торам шулай. Ә ул: “Менә Красноярскида, Краснодарда булып кайттым әле, Сабантуйлар уздырдык. Шуларны яз!” – ди.

– Сабантуйлар турында күп яздык, ничә әйтсәң дә, шул бер Сабантуй инде ул, – дип Мир­сәетне бүлдермәкче булам. Ә ул ишетмәмешкә салышып санавын дәвам иттерә: “Ростов-Дон, Армавир, Пермь...
 
”Тукта әле, дим үз-үземә, бит Мирсәетнең нинди шәһәрләрдә булуы гына әһәмиятле түгел. Инде 65 яшен тутырган җырчы әле һаман да сәхнәдә, алай гына да түгел, үз халкына кирәк, бик кирәк икән. Аннан соң, татарлар яшәгән чит илләргә, Россия төбәкләренә Сабантуйларда катнашырга эттем-төрттем җырчы­ларны җибәр­миләр. Чөнки алар Татарстан, татар халкы исемен­нән бара. Алар “татар” дигән мә­дәни халыкның ил­челәре кебек.
 
Шуны уйлап торам әле: татар җыры сәнгатендә “Мирсәет Сөн­гатуллин чоры” юк. Мин аның җыр дөньясын вакытлыча шаулатып алуын хәтерләмим. Артык бәр­гә­ләнмичә, шаулатып иҗат бәйрәм­нәре уздырмыйча, үз сукмагыннан баручы җырчы ул. Шөкер, бүгенгә хәтле тавышын-моңын да җуй­мады, сулышы да иркен. Инде мин ничә дистә еллар белгән шул ук Мирсәет.
 
Аның Рабит Батулла оештырган ШТМ­да (шаяннар, тапкырлар мәҗ­лесе) Илһам Шакировка охшатып җыр­лавын да хәтерлим әле. Батулла соравы буенча, Илһам абыйга пародия иде аның чыгышы. Тик тамашачылар арасында: “Кара әле, икенче Илһам туып килә түгелме соң?..” – дип пышылдашулар китте. Берәү хәтта: “Илһам Шакировны да уздырачак бу”, – дип куйган иде.
 
Мәшһүр җыр­­чыны уздырды Мирсәет, хал­кы­бызның 205 җырын туплаган аудиодиск чыгарып уздырды ул Илһам абыйны. Әлеге җырлар арасында бик сирәк яңгыраганн­ары, йә моңа хәтле бөтенләй башкарылмаганнары да бар. Иң әһәмиятлесе, алар­ның барысын да Мирсәет Сөнгатул­лин үзе башкара. Татар җыр сән­гатендә мондый хәлнең булганы юк. Хәер, татар гына түгел, башка мил­ләтләр арасында да күрел­мәгән-ишетелмәгән нәрсә бу.Шулай итеп, бер җырчының 205 халык җырын башкаруы безнең илдә генә түгел, дөнь­я­сында рекорд дип танылган һәм, бу хәл рәсми теркәлеп, Мирсәет Сөнгатуллинга сертификат тапшырылган.
 
Илһам Шакиров турында сүз чыккач, мин Мирсәеткә мәшһүр җырчыбызның бала һәм үсмер чагында чабаталар үреп, шуларны сатып көн күрүен, урманга чабаталык юкәгә баргач, агач башларына менеп җырлавын әйткән идем. Моңсуланып, уйланып калды Мирсәет. Аннан соң нидер искә төшкәндәй елмаеп куйды. Баксаң, балачакта ул да урманда җырлый торган булган. “Тик агач башына менеп түгел, агачларны кочаклап, агачларга сөялеп җыр­ладым. Әй, тавыш урман эчлә­ренә тарала да, агачларга бәре­леп-сугылып, яңадан кире үземә кайта, малай! Рәхәт иде миңа, туйганчы, күңелем тулганчы ди­гәндәй җырлый идем.
 
– Димәк, җырчы булачагыңны белгәнсең, шуңа әзерләнгәнсең?
– Алай дип әйтә алмыйм. Мин бит төзүче булмакчы идем, ташчы һөнәрен үзләштердем. Казанда әле минем кул тигән берничә бина да бар. Аннан Чаллыда автокран шоферы булырга укыдым. Чакырсалар, концертларда җырлый идем. Шулай, Чаллыдагы концертларның берсендә минем янга бер интеллигентный гына абзый килде дә: “Энем, синең музыкаль белемең бармы?” – диде.“Юк”, – дим.“Сиңа консерваториядә укыр­га кирәк, кил Казанга!”Бу кеше Казан дәүләт консер­ваториясенең ректоры, мәшһүр композитор Нәҗип ага Җиһанов булып чыкты.
 
Шулай итеп Әлки районының Татар Борнае авылы егете Мир­сәеткә күк капусы ачылгандай була. Тик ачылып җитми шул. Консерваторияне тәмамлый, опера театрында эшләп ала, әм­ма опера сәнгате күңеленә ятып бетми. Аның күңелен халык моңнары били. Мирсәетне Татар дәүләт филармониясенә чакыралар. Шатланып бара егетебез, тик менә Кадрия дигән кызга өйләнеп башлы-күзле булган яшь җырчы Мәскәүгә китәргә мәҗбүр була. Кадриясе Мәскәү­неке булган өчен түгел, фатирсызлык борчый аны, эштән соң кайтып сыенырлык үз почмагың булмагач, нинди гаилә башлыгы инде син, җә!
 
Шулай итеп, сау бул, Казан – исәнме, Мәскәү, дияргә кала.Мәскәүдә дә очраштык без Мирсәет белән. Ни өчен барганымны тәгаен генә хәтерләмим, мөгаен, чүпрәк-чапрак, берәр дефицит алыргадыр. Чөнки хатыным Фәридә белән идек. Мәскәүгә барасымны белгәч, Мирсәет кунакка чакырды. Метродан чыгуга каршы алды. Кад­риясе тәмле пылау белән сыйлады. Ул вакытта балалары Алмаз да туган иде инде. Иң истә калганы шул: Мәскәү урамнары “Мирсәет Сөнгатуллин җырлый” дигән игъланнар белән тулган иде.
 
Мирсәетнең үзеннән битәр мин горурландым: җырчы буларак әле бик танылып та өлгер­мәгән татар егете илнең башкаласында үзенең концертын куйсын әле! Соңын­нан аның концертларына халык ишелеп кил­гән дип ишеттем. Мирсәет Мәс­кәүдә талантлы музыкант Рифкать Сәйфетдинов белән танышып, “Бәйрәм” ансамбле дә оештыра әле. Заманында җыр-му­зыка дөньясын шаулаткан иде бу ансамбль. Мәскәүдәге кон­церт­ларның берсенә Беренче Президентыбыз Минтимер Шәй­миев тә килгән булган.
 
Концерт тәмам­лангач, янына барып: “Син кай як кешесе, кайда укы­дың?” – дип сораган. Татарстан егете икәнен белгәч: “Ник читтә йөрисең? Казанга кайт!” – ди­гән. Мирсәет кы­яр-кыймас кына фатир мәсьә­ләсен кузгаткач: “Казанга кайт та миңа кер!” – дигән.Мирсәет бу очрашуны кызык итеп сөйли: “Минтимер ага өчен мин кем инде, җә, фатир турында да болай гына, уйнап кына әйт­тем кебек. Тик үз сүзендә торды. Миңа гына түгел, тагын күпме кешегә ярдәм итте ул. Милли сәнгать турында кайгыртып яшә­гән бу шәхескә рәхмәттән башка ни әйтәсең”, – ди.Шулай итеп тормышы җай­лана егетнең.
 
Хәер, “җайлана” дигән сүзне төрлечә аңларга була. Гаиләсе әйбәт, үз фатиры бар, әмма күңел тыныч түгел. Кайбер җырчылар кебек эстраданы шоу-­бизнеска әйләндерүне иҗатка санамый Мирсәет. Ул, ака­демик Индус ага Таһиров әйтмешли: “... такмак җырлап кү­ңел ачтырып йөрүче түгел, ул – халык хәзинә­сен саклаучы”.Туган көн алдыннан сөйл­ә­шеп утырганда Мирсәет: “Мине моңа кадәр эшләгәнем түгел, эшләмәгәнем борчый.
 
Әле хал­кыбызның дөньяга чыкмаган күпме җыр-көйләре чират көтеп ята”, – дип куйган иде. Мөмкин­лекләр булса, халкыбызның 205 түгел, 300 җырын башкарыр иде ул. “Халыкка үз байлыгын күбрәк калдырасы килә”, – ди.Иң куанычлысы: аның улы Алмаз да халык җырларына битараф түгел. Язмаларын тыңлага­ным бар, әлбәттә, бормаларны әтисе кебек иркен генә, артык тырышмый гына алып бетерә алмый. Мәскәү кон­сер­ватория­сен­дә опера сәхнәсе өчен әзер­ләгәннәр аны. Хәзерге көндә Мәс­кәүдә “Новая опера   те­ат­ры”нда эшли Алмаз.
 
Әмма, ише­түемчә, Мәскәү татарлары төрле милли бәйрәмнәргә нәкъ менә Алмаз Сөнгатуллинны дә­шәләр икән. Балаларның һәм­мәсе дә ата-ана юлыннан китми. Мирсәет үзе дә Алмазны җырчы итәргә теләмәгән. Егет исә: “Әти, минем синең кебек җырчы буласым ки­лә”, – дип кистереп әйткән. Мир­сәет каршы кил­мәгән. Менә шул, бүген аталы-уллы Сөнга­туллиннар сәхнә тота әле. Мирсә­еткә исә: “Җырла әле, егет, җырлы гомерең озын булсын! – диясе килә. – Чөнки, үзең үк әйтмешли, халыкка үз байлыгын күбрәк кай­тарасың бар”.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.07.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»