|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2018 Криминал
Татарстанда 26 яшьлек егет белән очрашуга чыгып китеп югалган 15 яшьлек кызны эзлиләрСоциаль челтәрләрдә бу көннәрдә Чаллыда югалган кызны эзләү турында язышалар. Кыз биш көн элек кичке 9лар тирәсендә 45нче комплекстагы фатирдан чыгып киткән һәм бүгенгә кадәр аның кайда икәнлеген белүче юк. Кыз кара майка һәм итәк, кызыл-кара шакмаклы күлмәк кигән булган. Туганнары аның үзе генә чыгып китмәвен, ә 26 яшьлек егет белән чыгып киткәнлеген ачыклаган, хәзерге вакытта аны шулай ук эзләү эшләре бара.
Социаль челтәрләрне кулланучыларның бер өлеше кыз югалып йөргәннән соң, өенә кайтырга куркадыр, дип фаразласа, кайберәүләрне исә күңелсезрәк фаразлар да булу мөмкинлеге борчый.
--- |
Иң күп укылган
|