|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2018 Фаҗига
Казан табиблары дүртенче каттан егылып төшкән баланың гомере өчен көрәшәИке яше дә тулмаган бала Казанның Спартак урамында урнашкан йортның дүртенче катыннан килеп төшкән. Сабый тәрәзә төбенә менгән һәм москит челтәренә таянган. Аны авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Ул ниндидер могҗиза белән генә исән калган.
"Балага бер яшь тә ун ай. Ул реанимациядә ята, аның хәле тотрыклы", дип китерә хастаханә вәкиле сүзләрен "Вечерняя Казань".
Сабыйның баш сөяге һәм мие җәрәхәтләнгән, бот сөякләре сынган, эчке органнарына зыян килгән.
Әле 2 июньдә генә Казанда биш яшьлек малай 7нче каттан егылып төшеп һәлак булган иде.
--- |
Иң күп укылган
|