|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2018 Җәмгыять
"Кызчыкның беркайчан да йөри алмаячагы балалар йортыннан кайткач кына ачыкланды"
– Малай үстерергә хыялландым. Файмәнең ерак туганнары гүр иясе булганнар да, нарасыйлары ятим калган. Аны Казандагы балалар йортына тапшырганнар. Бардык, карадык. Хатыным: “Алып кайтабыз”, – ди, ә мин уйларга вакыт сорадым. Һәм менә 2007 елның апрелендә аны безгә бернинди проблемасыз бирделәр, документларны рәсмиләштердек. Кечкенә Сабинага 1 яшь тә 9 ай, авырлыгы 6 кг, ике күзе дә кылый, йөрәге һәм аяклары белән проблемалар бар иде. Амбулатор белешмәсендә язылган диагноз буенча аның беркайчан да йөри алмаячагы Мамадыш хастаханәсендә генә ачыкланды. Бала язмышы белән уйнау турында уйлавы ук куркыныч. Кызны дәваларга тотындык”.
Кызчыкның күзләренә, йөрәк тамырына операция ясаталар, аякларын дәвалыйлар. Сабина өч ел дәвамында инвалид булып санала. Аңа коляска сатып алалар, әмма аның кирәге чыкмый. Табиблар артык өметләндермәсә дә, кызчык аягына баса. Хәзер ул алтынчы сыйныфта укый.
– Әмма малай турында барыбер хыялландым. Шөкер, бу теләгем дә тормышка ашты: 2008 елның апрель аенда Мамадыш хастаханәсеннән малай алып кайттык. Инвалид әнисе баланы авылда яшәүче гаиләгә тәрбиягә бирергә кушкан. Аны беренче күрүемдә үк бик таныш һәм газиз чалымнар шәйләдем. Мөселманча исем куштык. Шулай итеп гаиләбездә Айнур пәйда булды.
– Әйдәгез, мин Сезгә намаз укып күрсәтәм, – ди Айнур.
Малай сикереп торды һәм үзгә аһәңле чиста тавышы белән азан әйтә башлады. Бөтен гаиләләре белән өйлә намазына керештеләр. Тәнемдә бала йоннарым торып басты, гаҗәпләнү, соклану – әлеге минутларда мин кичергән тәэсирләр бу. Айнурның кечкенәдән Ходайны бар дип белүе гаҗәп түгел. Моннан ике ел элек әтисе Илнур дин юлына баскан. Әти кешенең баласына бирергә теләгән иң кадерле, кыйммәтле нәрсәсе – яхшы тәрбия. Иң авыр бурыч бу. Илнур моны яхшы аңлый. Үзе белгәннәрне улына да өйрәтә. “Мин әтиемне бик яратам. Ул ачуланмый, киресенчә, һәрчак ярдәм итә, мин дә аңа булышам. “Синең төп эшең – мәктәптә яхшы уку!“ – ди. Әти миңа математиканы аңлата. Гарәп телен өйрәтә, – дип сөйли Айнур. – Мин аңа сарайда булышам, аның белән тракторда, мотоциклда йөрибез. Ә үскәч, фамилиям әтиемнеке кебек булачак”.
Сабина белән Айнур үзләренең тәрбиягә алынган балалар булуларын бер ел элек кенә белә. Борчылалар, күз яшьләре дә тама. Әмма әти-әниләре өчен үзләренең барыбер якын, кадерле булуларын аңлагач, тынычланалар.
Гаиләдә төпчек бала булган Файмә биш яшендә әтисез кала. Әниләренә биш баланы берүзенә тәрбияләргә туры килә.
– Мәктәпне тәмамлаганда минем тормыш девизым барлыкка килде: “Җир шарында ятимнәр булмасын, барлык балаларның да әти-әниләре булсын!” Мин тумышым белән – Әтнәдән. Илнур белән шунда техник училищеда укыганда таныштык. Мин пешекче һөнәрен үзләштердем. 1989 елда гаилә корып җибәрдек. Гомер буе балалар бакчасында эшлим, – дип сөйли Файмә ханым. – Ике балабыз туды. Еллар узды... Асрамага бала алу турында беренче булып мин тәкъдим иттем. Башта ирем берни дә әйтмәде. Аннары килеште. Ни әйтсәң дә, ул да бит күп балалы гаиләдә үскән. Ничек курыкмадык дисезме? Әлбәттә, күңелдә шик туды. Ике ел дәвамында кечкенә балалар алдык. Барлык авырлыкларны да җиңеп чыктык – куркуларны да, авыруларны да...
--- |
Иң күп укылган
|