поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.06.2018 Хәвеф-хәтәр

Бала әбисе белән кибеткә чыккач югалган

Узган җәй күргәнем һич күз алдымнан китми. Юл кырыенда бер малай елап тора. Янына кешеләр җыела башлады. Бер хатын аның исемен сорашып, биш яшьлек булуын, әнисе белән кибеткә чыкканлыгын ачыклап өлгергән иде. Үзе яхшы гына киенгән. Күпме көтсәк тә, әнисе эзләп килмәде баланы, үзе дә кайсы кибеттән чыгып югалганын күрсәтә алмады. Шуннан «ышаныч телефоны»на шалтыратып хәбәр иттек.

Еш кына балалар халык күп җыелган җирдә югала. Таныш түгел җирдә ялгыз калгач, алар нәрсә эшләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмиләр. Телефон, беләзекләр булса да, алар сүнәргә, югалырга мөмкин. Шуңа да һәр әти-әнинең бурычы – әлеге очракларда балага үзен ничек тотарга кирәклеген төшендерү. Казан шәһәрендә яшәүче Илмира Закирова өч малаена бу кагыйдәләрне күптән өйрәткән.
 
– Малайлар аеруча шук, шуңа да әтисе белән төп кагыйдәләрне гел кабатлап торабыз. Үзләренең исем-фамилиясен төнлә уятып сорасалар да беләләр. Бервакыт олы улыбыз Арыслан әбисе белән кибеткә чыккач югалган. Үзе, сакчы янына барып, исемнәрен микрофоннан әйттергән. Шулай ук белмәгән кешеләр белән сөйләшмәскә,теләсә кемнән әйбер алмаска кебек кагыйдәләрне яхшы беләләр. Куртка, портфельләренә дә алар турындагы төп мәгълүматны язып куям, – ди ул.
 
Әти-әни балага нәрсәне өйрәтергә тиеш?
 
Бала исем-фамилиясен, адресын, әти-әнисенең исемен белергә тиеш.
Якыннары белән соңгы тапкыр булган җирдән беркая кузгалмыйча көтеп тору ышанычлырак.
Бала полиция хезмәткәре, тәртип сакчысы, формадагы абый яки апа, кибетчене эзләп табарга, аңа мөрәҗәгать итәргә тырышсын.
Балалы хатын-кызлардан ярдәм сорарга була.
Әти-әнинең телефоны язылган кәгазь кисәген кесәсенә тыгарга, силикон беләзек ясатып алып, баланың кулына киертергә мөмкин.
Өлкәннәр ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, «мин әле кечкенә, зурлар янына барыгыз» дип каршы килергә, алып китә башласалар карышырга, ярдәм сорап кычкырырга өйрәтегез.
Берәр зур бәйрәмгә барганда, өйдән чыкканда баланы фотога төшерсәгез, югалган очракта, бу аны тизрәк табарга ярдәм итәчәк.
Саклык банкы (Сбербанк) логотибы булган банкны танырга өйрәтергә була. Ул бик күп җирдә урнашкан. Бу елның март аенда банкның бүлекчәләрендә «Куркынычсызлык утравы» дигән социаль проект эшли башлады. Барлык хезмәткәрләр шундый очракта нишлисен, ничек беренче ярдәм күрсәтәсен өйрәнгән. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәре яки полиция хезмәткәрләре килгәнче, бала куркынычсыз урында булачак.
 

Лилия ГАТАУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 30.06.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»