|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2018 Криминал
Үлгән улы өчен үч алган ирне 19 елдан соң эзләп табалар
Яңавыл район суды 67 яшьлек иргә карата “үтерү” маддәсе буенча хөкем карары чыгарган. РФ Генераль прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 1999 елда исерек ир бердәнбер улы авариядә һәлак булгач, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип санаган водительне атып үтерә һәм кача. 2017 елга кадәр ул федераль эзләүдә тора. Өч еллап Екатеринбург шәһәрендә качып яши, аннан яңадан өенә әйләнеп кайта һәм 15 ел фатирыннан чыкмый. Ә 2004 елда ирен күпме еллар качырып яткан хатынының гаризасы буенча суд аны үлгән дип таныган булган.
Прокуратурада әйтүләренчә, ир хокук саклау органнарына үзе килгән һәм гаебен тулысынча таныган. Суд аны 6 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм иткән.
--- |
Иң күп укылган
|