поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.03.2010 Матбугат

ӘЙТСӘҢ СҮЗ

(Варис Мираслы мәктүпләре)

2010 елның 24 февралендә Казан телевидениесе балалар өчен тапшыруда урысчадан тәрҗемә ителгән мультфильм күрсәтте. Артистлар сөйләменең колакка төртелә торган урыннары шактый. Әкият каһарманы: “Бүген дә яңгыр булмас микәнни?” – ди. Юкса: “Бүген дә яңгыр яумас микәнни?” – кирәк бит инде. Кино тәрҗемәләренең кем тарафыннан эшләнгәне экранда язылмый. Мактау яки тәнкыйть сүзләрен кемгә юлларга да белмисең. Тәрҗемәченең исемен халык алдына чыгару – ул итагатьлелек, гаделлек булыр һәм тәрҗемәче кешенең җаваплылыгын арттыра төшәр иде.

 

Амур Фәләх (“М.Ж.”, 19 февраль) “Сугыш ветераннары госпитале” исемле кечкенә хәбәрендә “госпиталь” сүзен өч тапкыр куллана. Мин каләм ияләренә Ана телебезне тазарту, баету максатыннан читтән кергән сүзләрне, булдыра алганча, үз сүзебез белән алыштырырга киңәш итәм. “Госпиталь” урынына “хәрбиләр хастаханәсе, сырхауханә, җәрәхәтле сугышчылар хастаханәсе” кебек кәлимәләрне язарга иде.

 

“М.Ж.”, 2010, 18 февраль санында, 8 нче биттә шагыйрь Илфак Ибраһим: “Түгәрәк өстәл” үткәрү аеруча әһәмияткә ия”, – ди. “Түгәрәк өстәл янында сөйләшү, түгәрәк өстәл янында әңгәмәләр, түгәрәк өстәл янында фикер алышулар” үзебезчәрәк булыр иде. Шул ук биттә язучы Фәрит Яхин “кампитр” дип сөйли. “М.Ж.” күптән инде шулай яза, ләкин компьютерны кампитр дип тел тегермәне аша тарттыру белән килешеп булмый. Төрекләр “билгисаяр” (белем, мәгълүмат санаучы, туплаучы) дип яза, сөйләшә. Татарлар да компьютер сүзенә игезәк эзләп карадылар. Кемдер “санак” диде, кемдер “тамгасар” диде. “Санак” калькуляторга туры килә, ә менә “тамгасар” сүзе, минемчә, иң яхшысы, яңгырашлысы булыр иде. Каенсар – каен күп үскән урын дип халык сөйли икән, тамгалар, белем күп урын турында без тамгасар дип рәхәтләнеп яза, сөйли алабыз.

 

“М.Ж.”, 2010, 18 февраль, “Бодай шытымы” хәбәрендә “чәчләрне куерту” турында язылган. “Чәч” кәлимәсе Ана телебездә күплектә кулланылмаган: чәч коелган, чәче агарган дигәндә без бер бөртек чәч турында гына әйтмибез, баштагы бик күп чәч бөртекләре турында әйтәбез.

 

“Прополис сихәте” хәбәрендә дә чит сүзләрне азрак кулланырга булыр иде. Прополисны без үскәндә “корт җилеме” диләр иде.

 

Ана телебездә булмаганда гына чит сүзләрне язарга кирәктер ул. Тәрҗемәчеләрнең исемнәрен газетада бастыру зарури!

 

2010 елның 25 февралендә экраннарга “турыдан-туры трансляция” гыйбарәсе язылып куелган иде, “турыдан-туры тапшыру” дисәк, бер-кем дә безне тел бозуда гаепләмәс иде шикелле. Шул ук тапшыруда Гөлүсә Шәйхетдинова ике сүзнең берендә “коллегаларым”, “атмосфера” дип сөйләде, үзебезнең “һөнәрдәшләрем”, “мохит” сүзләре кулланылмыйча, нәүмиз булып читтә калды.

 

Раил Өметбаевның теле начар түгел, ләкин ул да “Җир планетасы” дип сөйләп китте. Юкса, “Җир шары”, “Җир җисеме” гыйбарәләре кулайрак бит.

 

Янгын сүндерүчеләр ярышы турындагы тапшыруда да телевидение сөйләүчесе Мөхәммәт әфәнде “курчак” сүзе урынына” “маникен”ны “янгын сүндерүче, янгынчы” урынына “ут белән көрәшүче” гыйбарәсен куллануны кулайрак күрде.

 

Камал театрында олуг актер Әзһәр хаҗи Шакировның 70 еллык бәйрәменә багышланган кичә бара (2010, 26 февраль). Шәп мәҗлес, матур тамаша, Әзһәр әфәнденең иҗат куәсенә тиң, гайрәтенә тәңгәл тамаша, ләкин тамашаны җитәкләүчеләр һәм сәхнәгә чыккан сәнгать, әдәбият әһелләре сөйләмендә Ана телебезгә чит-ят сүзләр еш ишетелде.

 

Тамашаны җитәкләп баручыларга язып биргән сценарийчы “коллега” (һөнәрдәш, сәхнәдәш), юбилей (бәйрәм) дип әйттерә, ”Казан егетләре”ннән берсе “поклон ясыйбыз” дип кычкыра. Кая киткән үз сүзебез “баш иябез” яки “тәгъзим итәбез”? Курчак театры җитәкчесе Әзһәр яңа “рольләр тудырырга” куша, Марсель Галиев тә «образлар тудырырга» өнди. Рольне тудырмыйлар, иҗат итәләр. Бу кичәдә “азнакайлылар” сүзе бик еш кабатланды. «Казанлылар, сарманлылар, акбарслылар» инде Ана телебезгә әрсезләнеп кереп утырды. Ана телебездә бу сүз рәвеше юк иде, татарлар «әнә чаллылар килә, сарманнар да сынатмады, азнакайлар сәләтле халык, акбарслар җиңеп кайтты» дип сөйли ләбаса!

 

Телевидениедәге “Җомга көн” тапшыруында дин әһелләре (2010, 26 февраль) ике сүзнең берендә «алатәлә, алатәлә» дип сөйлиләр. «Аллаһу Тәгалә» дип авыз тутырып әйтергә ярамый микәнни? Кайдадыр укып кайталар да, Ана телебездә гасырлар буе күнегелгән гыйбарәләрне үзгәртә башлыйлар. Гарәпләр “гъ” авазын әйтмиләр. Шуңа күрә алар “гарәп” дип язсалар да “араб” дип кенә әйтәләр. Әйтсеннәр, әмма «Казанга араблар килде» дип әйтүгә караганда «Казанга гарәпләр килде» дип сөйләү мәгъкульрәк.

 

Илһам Фәттахов. “Тагын орфографиябез турында” исемле кирәкле һәм файдалы мәкаләсендә (“М.Ж.”, 2010, 26 февраль) “татар телендә сүзләрне әйтелгәнчә язарга кирәк” дип дөрес әйтә. Ләкин әфәнденең кайбер фикерләре ризасызлык уята. «Ата-бабай» дип, чын татарча язарга кирәк, бездә баба сүзе юк», ди Илһам әфәнде. “Ата-баба кабере, сөннәтче баба, ата-бабадан калган гадәт” тәгъбирләре телебездә тулып ята, юкса. Бабай ул үз бабаңа карата яки картайган бер бабайга карата кулланыла торган сүз, ә “баба” исә ул олырак, остаз, акыл иясе, аксакал мәгънәсендә кулланыла. Илһам әфәндегә мин “орфография” сүзе урынына элек телебездә булган “имла, дөрес язу кагыйдәләре” сүзләрен кулланырга киңәш итәм.

 

Ялгызлык исемнәре олы хәрефтән язылырга тиеш, дигән кагыйдәгә буйсынып, мин “Алла, Ана теле, Ислам дине, Кояш, Ай, Җир” сүзләрен баш хәрефтән язарга тәкъдим ясыйм.

 

“Ирек мәйданы” исемле газетаның 2010 елгы, 26 февраль саны “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың” әйтеме белән ачыла. Гомер-гомергә халык телендә “Ни чәчсәң, шуны урырсың” иде бит ул. Анысы бер хәл, алга таба помидор үстерү турындагы киңәш-табышта гел “рассада” сүзе хөкем сөрә, үзебездә аны алыштырырлык сүз юк микәнни соң? Ичмасам, сүзлекләрне ачып багыгыз, гәзитәче әфәнделәр, “рассада – үренте, үсенте” икән бит, Ходаем!

 

Гүзәл урыс телен пычратып, аңламаслык итеп бетерделәр, анда нинди генә “кәҗә тояклары” юк: инвестор, инаугурация, ваучер, инновация, риэлтр, альтернатива, татарлар да, шулардан күрмәкче, шул ук этбашсыераяк сүзләрне Ана телендә куллана башладылар. Шул сүзләргә алмаш табып булмыймы? Булмаса, уйлап чыгарырга кирәк. Әйдәгез, уйлап карыйк, инвестор – маячы, мая салучы, акча кертүче. Ана телендә төп капитал – сәрмая, күпләп акча җыю – мая туплау дип аталган. Шуннан килеп чыга химаячы (спонсор). Кулланыгыз, бу сүзләр халык теленә тиз кереп китәчәк, мәдәният, икътисад сүзләре кире кайтты, телебезгә үз булып кереп китте бит. Инаугурация – илбашы күтәртү, элек хан күтәрмәк, солтанны тәхеткә күтәрмәк булып яшәгән. Риэлтр – арадашчы.

 

Рәмис әфәнде Латыйпов яза: “Күптән түгел Мәскәүдә Русия крестьян (фермер) хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кооперативлар берлегенең съезды узды”. Татарчалатып карыйк: крестьян – крәстиән, кооператив – ширкәт, уртак тәшкилат, съезд – корылтай, җыен.

 

Ә фермер сүзе урынына мин тискәре хис калдыра торган “кулак” сүзен кулланыр идем, кире кайтарыр идем. Кулак – ул җир хуҗасы, намуслы хезмәте белән җирне тәрбия кылып, мул уңыш алу өчен көрәшүче фидакарь эшче, дигән сүз. Кулакларны аклаган кебек “кулак” сүзен дә акларга вакыт!



Татарстан яшьләре
№ 31 | 13.03.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»