поиск новостей
Көн мәзәге
  • Маляр апа эш көнен подъездда дивар буяудан башлаган иде. Шәмәхә урманда кызыл балыклар җыеп тәмамлады.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Сентябрь
  • Гәүһәр Хәсәнова - язучы
  • Касыйм Шамил (1892-1981) - режиссер
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
Архив
 
26.06.2018 Әдәбият

«Лебединая верность»не язган шагыйрь Андрей Дементьев вафат

Мәшһүр совет һәм Россия шагыйре Андрей Дементьев озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Аңа 89 яшь иде.

9 июльдә Андрей Дементьевка 90 яшь туласы иде. Шагыйрьнең вафат булуы хакында хатыны Анна Пугач хәбәр иткән. Ул иренең 90 яшькә җитәргә хыяллануы турында сөйләгән. Шулай ук әле күптән түгел генә, 3 июньдә, Дементьевның «Красная площадь» дигән китап фестивалендә чыгыш ясавы хакында хәбәр иткән. Шагыйрь укучылары белән аралашкан, кешеләр аннан автограф алу өчен өчәр сәгать чират торган.
 
Анна Пугач билгеләп үткәнчә, Андрей Дементьев үзен Тверьдә яки Мәскәүдә җирләүләрен теләгән. Шагыйрьнең кайда һәм кайчан җир куенына иңдереләчәге турында соңрак хәбәр ителәчәк, дип яза Татар-информ.
 
Андрей Дементьев «Аленушка», «Лебединая верность», «Отчий дом», «Баллада о матери» һ.б. җырларның текст авторы буларак билгеле. 90нчы елларда алып баручы һәм хәбәрче булып эшләгән, 12 ел дәвамында «Юность» журналын җитәкләгән. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы