поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.06.2018 Киңәш-табыш

Бала белән ялга баручыларга киңәшләр

Диңгезгә барырга җыенасыз, үзегез белән кечкенә балагызны да алырга телисезме? Алайса бу киңәшләр сезнең өчен.

1. Юлдан килүгә баланы диңгезгә кертергә ашыкмагыз. Бала андый кискен үзгәрешләргә әзер түгел. Берничә көн гадәти режим белән яшәп, өченче көнгә генә комлыкка барсагыз, бала климатка да, җирлеккә дә ияләшергә өлгергән булыр. Диңгездә коену өчен иң кулай вакыт: иртәнге 8дән 11гә яки 16:00дән 18:00гә кадәр.
 
2. Бала нәнирәк булган саен, аны суга озаграк ияләштерергә кирәк булачак, ди табиблар. Шуңа күрә башта баланы кабартылган бассейнда йөздерергә була. Аны диңгез суы белән тутырырга да мөмкин. Мондый бассейнда су җылырак була, өстәвенә куркыныч дулкыннар да юк. Икенче этап – диңгездә баланың аякларын чылатырга, аннары, тубыктан суда килеш, өстенә су чәчрәткәләргә, шулай бергәләп уйнарга. Бала судан курыкмаска өйрәнсен. Шуннан соң гына диңгездә коендыра башларга була. Вакыты 5-10 минуттан артмасын. Көнгә берничә тапкыр шулай коендырыгыз. Соңгы көннәрдә көнгә берничә мәртәбә 20шәр минут коендырырга рөхсәт ителә.
 
3. Коенып алырга, әзрәк кояшта кызынырга, күләгәдә ятып ял итәргә – табиблар шулай чиратлаштырырга куша. Кабат коенырга барганчы, бала 10-20 минут күләгәдә ял итеп, хәл җыеп алсын.
 
4. Киҗе-мамык тукымадан тегелгән ачык төстәге баш киеме баланың гардеробында һичшиксез булырга тиеш. Комлыкка барганда балага тәнне сулата һәм кояштан саклый торган киңрәк футболка кидерегез.
 
5. Балага ит ризыклары түгел, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашатыгыз. Баланың туклану рационына кискен үзгәрешләр кертмәгез, гадәтләнгәнчә ашасын, ләкин җиңел үзләштерелә торган ризыкларга өстенлек бирү отышлы булыр. Ә менә суны күп эчсен, һәр сәгать саен су эчертү киңәш ителә.
 
6. Диңгездә эчәк инфекцияләре еш очрый. Шуңа күрә гигиена кагыйдәләре турында онытмаска кирәк: баланың кулын даими рәвештә юдырыгыз, юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш бирмәгез, суны краннан эчәргә рөхсәт итмәгез.
 
7. Диңгезгә кергәндә балага киҗе-мамык эчке кием түгел, махсус коену костюмы кидерегез. Суга кергәч, мондый костюм тәнгә ябыша, бу баланың җенес әгъзаларын комнан, ташлардан, пычрактан саклау өчен бик мөһим. Гадәттә, коену костюмы 80%ка полиамид һәм 20%ка эластаннан тора. Бу материаллар тәнне артык тирләтми һәм суда авыраймый. Тик коенып чыккач, бу костюмны салырга һәм яхшылап киптерергә кирәк.
 
8. Кояштан саклый торган кремнар алырга онытмагыз. 3 яшьтән кечерәк сабыйлар өчен «bebe» яки «enfant» дигән язулы кремнар сайлагыз. Гадәттә аларда саклау дәрәҗәсе SPF 15 һәм аннан югарырак була. 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен саклау индексы 25тән зуррак булган кремнар карагыз. Кояштан саклый торган кремны урамга чыгарга 20-30 минут кала буярга кирәк.

---
Өмет
№ --- | 16.06.2018
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»