поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
17.03.2010 Мәдәният

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕНӘ КАНДИДАТЛАР ИСЕМЛЕГЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле булды.

Шулай итеп, 2010 елда татар мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иң дәрәҗәле республика премиясенә дәгъва итүчеләр арасында Татар китап нәшриятында 2005 елда нәшер ителгән “Мәгәрә: Шигырьләр, поэмалар”,  2008 елда чыккан “Ташка ордым башны: Хикәяләр, эсселар” китаплары өчен язучы һәм шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татар китап нәшриятында 2001–2007 елларда басылган “Бәхетсезләр бәхете” трилогисе өчен Фоат Садриев, “100 татар халык җыры” аудиоҗыентыгын туплаганы һәм татар халык җырларын танытканы өчен Мирсәет Сөнгатуллин, “Җиңүнең хатын-кыз йөзе” бишенче симфониясе һәм “Минем Казаным” исемле фортепиано һәм оркестр өчен 1нче санлы концерты өчен Шамил Тимербулатов, 1995-2009 елларда концерт программаларын югары сәнгати төзегәне һәм башкарганы өчен Владимир Федотов бар.

 

Танылган актер В.Качаловка һәйкәл, шулай ук Казанда Хәйриячегә һәйкәл сыннарын ясаган өчен Асия Минуллина, Татарстанның шәһәр һәм районнарында сын, монументаль–декоратив композицияләр иҗат иткән өчен Ильдар Ханов (“Расстрел” рельефы (Казань), “Ватан-ана” һәйкәле, “Гомер агачы” сыны (Чаллы), “Шигърият агачы” сыны (Тукай-Кырлай авылы, Арча районы), “Тукай рухы – мәңгелек” исемле серия өчен нәкышчы Ринат Харисов, нәкышчы, график Васил Ханнанов, нәкышчы Расих Әхмәтвәлиевтан торган “Чыңгызхан” Иҗат берләшмәсе рәссамнары да кандидатлар исемлегендә.

 

Театр әһелләре арасында быел Тукай премиясенә “Бурлак” пьесасы өчен Чаллы Татар дәүләт театры иҗат коллективы – пьеса авторы Мансур Гыйләҗев, режиссер Фаил Ибраһимов, Демьян Потапович ролен башкарган Инсаф Фәхретдинов, Гаяз ролен уйнаган Рафик Каюмов дәгъва итә.

 

 Билгеле булганча, лауреатларның исемнәре Казанда 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә игълан ителәчәк.


Интертат.ру
№ | 15.03.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы