|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2018 Фаҗига
Зәйдә юл һәлакәтендә 9 айлык бала исән калган (ФОТО)Зәй янындагы коточкыч һәлакәттә 9 айлык бала исән калган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Дәүләт автоинспекциясендә. Алдан агентлык кичә кич Әлмәт ягыннан Зәйгә керү юлында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр иткән иде. “Татар-информ” язуынча, 12нче модельле “Лада”ны йөртүче 37 яшьлек ир-ат идарәне югалткан һәм зур тизлектә каршы полосага чыгып, “Исузу” йөк машинасына бәрелгән. Бәрелешү аркасында фура бер ягына ауган, ә җиңел автомобиль “Киа”га да килеп бәрелгән.
Һәлакәт аркасында “Лада” автомобиле металл өеменә әйләнгән, йөртүчесе шунда ук үлгән.
Һәлакәттә шулай ук “Киа” автомобиле пассажиры зыян күргән. Хатын-кыз куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, шул сәбәпле, төрле имгәнүләр алган. Пассажирны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән хастаханәгә озатканнар.
Корея автомобилендә арткы утыргычта 9 айлык бала булган. Аны имгәнүдән махсус утыргычта булуы саклап калган.
--- |
Иң күп укылган
|