|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2018 Мәдәният
"Мәңгелек буран" спектакле репетициясеннән ФОТОларКамал театрында 113 сезон премьерасы Ч.Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелачак "Мәңгелек буран" спектакленә әзерлек башланды. Артистлар әсәрнең текстын уку процессында. Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова. Спектакльдә катнашалар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов, Рүзия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Сабирҗанов, Миләүшә Шәйхетдинова, Фәнис Сафин, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Айрат Арсланов, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм яшь артистлар Алмаз Борһанов, Айгөл Шәкүрова, Илнур Закиров, Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Эльвир Сәлимов, Гүзәл Гюльвердиева, Ирек Кашапов.
Спектакльнең премьерасы 113 сезонда театрның Зур сәхнәсендә булыр дип көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|