• 25.09-26.09 Фестиваль новой этнической культуры народов Поволжья — «Итиль». На территории Центра семьи «Казан». С 12:00 до 20:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Сентябрь
  • Вадим Усманов (1946-2014) - композитор
  • Тимерҗан Кәлимуллин (1961-2016) - көрәшче
  • Гөлүсә Исмәгыйлева - журналист
  • Җәлил Фазлыев - дин әһеле
  • 26 сентябрьдэн 1 булмэле квартира снимать итэм.Центрга якын тирэдэ/Вахитовский, Советский р-ннан/.Укучы кызга.89393159285.
  • 25 сентябрьлэрдэ студент кызга 1 булмэле квартира арендаларга кирэк булачак/ Вахитовский/Советский районнан/центрга якын тирэдэн Аграрный университетка якын булсын иде/Бюджет 17-18мен, тирэсе.
  • 2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ тэртипле татар кызы кертэм.ДК Химиков каршында. 1нче октябрьдан. 89272469637
  • Татарстан урамында урнашкан йортта 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Барлык унайлыклары хэм жихазлары да бар. Телефон +79172757475.
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
  • Авиатөзелеш районында урнашкан Горбунов исемендәге СНТ-11 дә җир участогы сатыла, су, ут бар, киләчәктә газ кертү дә планлаштырыла. Тел. 89274031387
 
 

 
Архив
 
07.06.2018 Милләт

Ләбиб Леронның кызы татар теленә кагылышлы эксперимент үткәргән

Язучы, журналист Ләбиб Леронның кызы блогер Ләйлә Лерон Казанда эксперимент үткәргән. Җиде көн дәвамында бөтен кеше белән бары тик татар телендә генә аралашкан. Ләйлә безгә атна дәвамында күргәннәре, Казанда яшәүче рус телле кешеләрнең татар теленә мөнәсәбәте турында сөйләде.

– Ләйлә, ни өчен бары тик татарча гына сөйләшергә булдың?
– Мин башка блогерларның инстаграмнарын карап барам. Хәзер бит яшьләр телевизор карамый, мәгълүматны интернет аша ала. Миллионлы подписчиклары булган блогерлар «Милли телләрнең кирәге юк, үз телләрен өйләрендә генә өйрәнсеннәр. БДИны урыс телендә бирәбез, күбрәк аңа басым ясасыннар» дип яза башлады. Мин кызу кеше, шундый сүзләрне укыдым да көнендә үк аларга каршы шушы экспериментны башларга булдым.
 
– Егетең Костя моңа ничек карады? Аның белән нинди телдә аралаштыгыз?
– «Җиде көн бары тик татарча гына сөйләшсәм, түзәсеңме?» – дип сорадым үзеннән. Ул: «Үземә дә кызык», – дип ризалашты. 70 процент вакытымны аның белән уздырам, шуңа да иң авыры аңа булгандыр. Көндәлек тормышта аның белән гел рус телендә генә аралашсак та, татар телен аңлый ул: мәктәптә дә, университетта да укыган. Эксперимент вакытында онытылып русчага күчсәм, «Татарча сөйләш әле», – дип, мине туктата иде.

– Сине бөтенләй аңламаган кеше булдымы?
– Бер атна татар телендә сөйләшеп, бары тик дүрт кеше генә мине бөтенләй аңламады. Берсе Ливаннан килгән аш-су остасы иде. Ростовтан Казанга күченгән танышым да башта «аңламыйм» дип утырган иде, соңыннан «мин татарча аңлыйм икән» дип аптырап китте. Татарлар белән русларның уртак сүзләре күп бит. Рус кешесеннән бер тискәре караш та сизмәдем.

– Үзеңә нинди яңалык ачтың?
– Татарча гына аралашуның авыр түгеллеген аңладым. Без татарлар үзебез татарча сөйләшмәвебез аркасында гына русларга татар теле кирәкми икән дигән фикер тудырдык. Ун татар булганда, бер урыс утырса, рус теленә күчәбез бит без. Сине аңларга теләгән кеше барыбер аңлый ул. Чаллы рус яшьләре татар телен бик яхшы белгәнлеген ачыкладым. Димәк, анда телне көчле өйрәтәләр. Казанда алай ук түгел. Экспериментның алтынчы-җиденче көннәрендә баш арыды. Татарча аңламаган кешегә үз фикереңне татар телендә җиткерү җиңел түгел икән ул.

– Бер атна татарча сөйләшеп кенә дөньяны үзгәртеп булмый, бу экспериментың дәвамлы булачакмы?
– Инстаграмда ябыгу, бизәнү кебек марафоннар оештыралар. Мин дә шулар кебек ай саен бер атна урамда татарча сөйләшә торган марафон оештырырга уйлыйм. Миңа кушылырга теләүчеләр дә бар инде. Башта унау булырбыз, тора-бара 100гә җитәрбез дип уйлыйм.

– Моннан берничә ел элек татар филологиясе факультетын япканнар иде, инде хәзер татар журналистикасы кафедрасына ясин чыктылар. Татар теле белән бәйле вазгыятькә үз фикереңне әйт әле.
– Минемчә, без татарлар бик тыйнак халык. Нәрсә әйтәләр – шуны эшлибез. Каршы чыгып үз фикеребезне белдерсәк, мондый ук хәлдә калмас идек. Мин митингларга чыгыгыз дип әйтмим. Европага гына карагыз, студентларның стипендиясен аз гына киссәләр, шунда ук миллионлаган кеше урамга чыга. Студентлар гына түгел, әниләре дә, әбиләре дә ияреп чыгачак хәтта. Алар бер-берсен яклый. Ә бездә: «Мин бит журфакта укырга җыенмыйм, миңа кирәкми ул», – дип кенә әйтәләр. Татарлар гына түгел, урыслар да шундый. Бензин бәясен арттырдылар менә, кем нәрсә әйтте? Интернетта гына комментарий язып утыра алалар. Урамга чыксаң – ябалар, ни дә булса әйтсәң – урыныңнан алалар дип куркып яши инде кеше, шуңа түземле инде без. Шуңа күрә һәр кеше үз кулыннан килгән әйберне эшләргә тиеш. Мин, мәсәлән, татарча сөйләшәм хәзер. Тагын шуңа игътибар иттем, татар теле өчен үзләре саф татарча сөйләшмәгән кешеләр көрәшеп йөри. Айсылу апам, татар телен яхшы белгәннәрнең андый кайгысы юк, дип аңлатты моны. Аларның аралашу мәйданы татар, телнең бетүен белми дә алар. Читкә күченеп киткән татарлар: «Татар телен бетерәләрме инде?» – дип борчылып язалар миңа. «Угол» театр лабораториясе дә тел бетү проблемасын күтәреп алды. Хәзер спектакль әзерли. Режиссерлары рус. Ә татарлар дәшми.
 
– Егетең рус дисең. Гадәттә, катнаш гаиләләрдә бала тугач тел, милләт, дин мәсьәләләре калкып чыга, сез моны уртага салып сөйләштегезме инде?
– Бу темага кияүгә чыкканчы, бала алып кайтканчы сөйләшергә кирәк. Без барысын да уртага салып сөйләштек. Костя белән беренче тапкыр әрләшүебез дә татар теле аркасында иде. Минемчә, баланың теле дә, дине дә анадан күчәргә тиеш. Баланы ул үстерә бит. Костяга, алдан ук: «Синнән – фамилия, миннән – исем», – дип әйтеп куйдым. Казанда яшәсәк, балалар татар бакчасына, мәктәбенә йөриячәк. Балага болай да рус теле тиз «ябыша». Мультфильмнар, фильмнар да рус телендә бит. Айсылу апам балаларын татар бакчасына илтү өчен ике район аша уза.
 
– Синеңчә, толерант республикада тел мәсьәләсе ни өчен шулай күтәрелеп чыкты?
– Тамырлары Казан, Татарстанга бәйле кешеләр татар теленә каршы бер сүз дә әйтми. Күбрәк чит төбәкләрдән килгәннәр сүз куерта. Казанга Украинадан күченгән бер кеше белән талаштым шуның өчен. Ул мәктәптә улына татар телен өйрәтүләреннән зарланды. «Мин сугыштан качып күченеп килдем, монда да тынгылык юк, татар телен өйрәтәләр», – ди.

– Татар блогеры булып акча эшләп буламы?
– Акча эшләү өчен башта аудитория җыярга кирәк, татар аудиториясе тиз җыела. Кешеләр аңа сусаган. «Мин бүген чәй эчтем, театрга бардым» дип язу – блогерлык түгел. Ул – ниндидер бер темага кагылышлы мәгълүматны даими җиткереп тору. Әйтик, татар телендә киноларга рецензия язучы юк әле. Син постыңны шулкадәр үзенчәлекле итеп яз, кешеләр синең фикереңне белү өчен аккаунтыңа керә торган булсын. Моның өчен блогер үзе дә үзенчәлекле кеше булырга тиеш.

– Фрилансер булып эшләү дә дөньяга карашыңны үзгәрткәндер?
– Мин алты-җиде ел инде ирекле эш режимында. Офиста эшләү – тормышыңны акчага сатуга тиң. Офиска бару өчен кием, акча, вакыт кирәк. Син бу акчаларны үз хезмәт хакыңнан түлисең. Элек мин 35 мең сум акча ала идем. Аның 25 меңе киенүгә, ашарга, юлга китте. Яшәү өчен ун мең сум акча гына да җитә икән миңа дидем дә эштән киттем.

Алисә ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 06.06.2018
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar