поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.06.2018 Дин

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен җимерәчәкләр дигән сүзгә ышанмаска өнди

Бу хакта хәзрәт Инстаграмында язып, республика халкы һәм барлык мөселман кардәшләргә рәсми мөрәҗәгать белән чыкты (үзгәртми бирәбез):

"Әссәләмү галәйкүм, хөрмәтле дин кардәшләрем, минем кадерле шәкертләрем һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып чыккан хәзрәтләр һәм абыстайлар!
 
Сезгә мөрәҗәгать итәргә мине Изге Рамазан аенда гаделсез һәм нахак гайбәтләр таралу мәҗбүр итте: Казанда күбебез өчен туган йорт шикелле якын булган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасын җимерү турында сүзләр йөри башлады. Мин, Татарстан мөфтие һәм шушы мәдрәсәнең директоры буларак, сезгә аермачык рәвештә игълан итәм: бу мәгълүматлар дөреслеккә туры килми, алар – ялган! Җирбитләр чыгарган әлеге имеш-мимешләр Татарстан өммәтендә фетнә чыгару һәм кешеләрне хаталандыру максатларыннан чыгарылды, күрәмсең.
 
Бу нисбәттән хәтердә Галиев мәчетен төзекләндерү эшләрен алып барган вакытта килеп туган вакыйгалар килеп баса – үзләренең наданлыклары белән аны ачуга каршы чыгучылар булды. Әмма бүген аның балкып торган бинасына күз салыгыз! Шәһәр үзәгенең бер бизәге, мәчет җомга саен дин кардәшләребез белән тула һәм көндәлектә дә буш тормый. Әлеге бина үзенең тарихи функцияләрен башкара.
 
Минем мөхтәрәм дин кардәшләрем! Аллаһы Раббыбыз кушканча, яла ягудан, ялган сүзләрдән сак булыгыз. Аның сүзләрен исегездән чыгармагыз: “И иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм гадел, туры сүзле кешеләр янында булыгыз!” (“Тәүбә” сүрәсе, 119 аять). Дөреслекне тәгаен белмичә сүз сөйләп, алдакчыларга тиң булмагыз. Расланмаган, дәлилләре булмаган гайбәтләрдән ерак торыгыз, аларны таратучы булмагыз, чөнки үзегез дә ялганчылар рәтенә кертеләчәксез. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаху галәйхи вәссәлам әйткән: “Ни ишеттең, шуны сөйләү кеше өчен ялган дәрәҗәсендә булыр” (Мөслим). Изге Рамазан айларында күз һәм колакларыгызны гайбәттән саклагыз! Аллаһы Тәгалә барчабызны да туры һәм гадел сүзле бәндәләрдән итсә иде.
 
ИншәАллаһ, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе әле алга таба да үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлеген дәвам итәр һәм Татарстан һәм Россия өммәтенә укымышлы, намуслы һәм көчле дин белгечләрен әзерләп чыгарыр!"
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»