|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2018 Мәдәният
Тинчурин театры балалар өчен бәйрәм уздырды (ФОТО)1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казанның Тинчурин паркында "Балачак бәйрәме" уздырды. Көн салкын булуга карамастан, бәйрәм бик күңелле үтте. Сабыйлар Тинчурин театры әкиятләре геройлары – Шүрәле, Шым-шым, Ясмин, Гөмбә-сан һәм Убырлы белән бергәләп чүлмәк вату, капчык киеп, шулай ук авызга кашык кабып йөгерү, таяк тартышу, уенчык кисү кебек күңелле уеннарда катнашты. Һәр бала бушлай баллы мамыктан авыз итә алды. Тинчурин театры артистлары Айсылу Мөсәлләмова, Илнур Байназаров бәйрәм кунакларына моңлы җырларын бүләк итте. Сабыйлар да җыр, бию һәм нәфис сүз сөйләүдә үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Бер генә нәни катнашучы да бүләксез калмады.
Сүз уңаеннан, Тинчурин театры бәйрәмнең төп иганәчеләре – "Барионикс" аквапаркы, Казан зоопаркы, "Бюрократ" һәм "Комус" канцелярия товарлары кибетләренә зур рәхмәтен белдерә!
--- |
Иң күп укылган
|