поиск новостей
  • 01.12 "Мәхәббәт баскычы" комедиясе, Тинчурин театры, 18:30
  • 01.12 "Ал җилкәннәр", Кариев театры,13:00
  • 01.12 "Ал җилкәннәр", Кариев театры, 16:00
  • 02.12 "Ай, былбылым!" комедиясе, Тинчурин театры, 17:00
  • 02.12 "Әлифба:хәрефләр дөньясынды" Кариев театры, 11:00
  • 02.12 "Борһан йорты", Кариев театры, 18:00
  • 03.12 "Алай түгел, болай ул" комедия-скетч, Тинчурин театры, 17:00
  • 03.12 "Дөм", Кариев театры, 18:30
  • 03.12 "Дөм" Әлмәт театры, Кариев сәхнәсендә, 18:30
  • 04.12 "Наташаның хыялы" Әтнә театры, Кариев театры сәхнәсендә, 18:30
  • 05.12 "Ай, былбылым!"комедиясе, Балтач районы, 19:00
  • 05.12 "Первая любовь" Ачинск театры, Кариев театры сәхнәсендә, 18:30
  • 06.12 "Ашина", мистик драма, Тинчурин театры, 18:30
  • 06.12 "Сказка о мертвой царевне и семи богатырях" Сарапул драма театры, Кариев театры сәхнәсендә,13:00
  • 07.12 "Кыр казлары артыннан", концерт, Тинчурин театры, 18:30
  • 07.12 "Тихий свет" "Доминанта" театры Кариев театры сәхнәсендә,18:30
  • 08.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. #едиткудрит. КСК "Уникс"
  • 08.12 "Яратам! Бетте-китте!" комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 09.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 10.12 "Аферист", сатирик комедия, Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Декабрь
  • Исламия Мәхмүтова (1943-2019) - актриса
  • Рәсим Низамов - җырчы
  • Минвәли Габдуллин - актер
  • Рәсимә Галиева - журналист
  • Мөхәммәт Мәһдиев (1930-1995) - язучы
  • Альберт Хәсәнов (1937-2020) - язучы
  • Фәһимә Хисамова (1936-2018) - галимә
  • Базарбай Бикчәнтәев - җырчы
  • Альбина Гайзуллина - актриса
  • Марта Мартьянова - рапирачы
  • Мәлик Хәйруллин - галим
  • Ильяс Сәлахов - галим
  • Әсгать Шәйхетдинов (1932-2014) - көрәшче
  • Юныс Әминов (1921-1982) - язучы
  • Услуги качественно поклейка обоев в Казани не посредник 89656006358 обращайтесь.
  • Казанның Авиатөзнлеш районындагы азык-төлек кибетенә сатучы кирәк.Ике көн эшләп, ике көн ял итәсе.Телефон:89063295803
  • Авио тэзелеш районнына азык тэлек сатырга сатучы кирэк. 2 кэн эшлэп 2 кэн ял итэ торган ...Телефон 89063295803
  • Кулланышта булган хатын кыз киемнэре алам. Ватсап 89375249498
  • Казань га кучендем,районнан Эш эзлим.Хатын-кыз 2кон эшлэп-2кон ял иттэ торган булса тагын да эйбэт булыр Иде рэхмэт.89393453961
  • уртача размерда стенка, ак төстә, бәясе килешү буенча. тел. 89503182284
  • угловой диван сатам,7000 сум.Тел. 89503182284
  • Мамык шэл сатам. 89053484712
  • Апас районында ат сатыла . Телефон 89600677211
  • Казанда Кулай бәядән генә кухонный уголок сатыла.Тел 89272488945
Архив
 
03.06.2018 Хатлар

Әниләр үлмиләр!

2008 нче елның август ае эссе килде. Яздан бирле әнием хастаханәдә ятты. Йөрәк өянәге, тын кысылудан җәфаланып, ямьле җәй көннәрен дә хастаханә палатасында үткәрде. Ниһаять, август урталарында аңа өйгә кайтырга рөхсәт бирделәр.

Тик дәвалаучы терапевт, мине чакырып алып, әниемнең берүзен калдырмаска киңәш бирде. Төс-кыяфәтенә карап та, аның хәле бер дә яхшырмаганы күренеп тора иде. Үз өемә кайтам дип үрсәләнгән әниемне, ай-ваена куймыйча, үзебезгә, Каръяудыга алып кайтып киттем. “Хәлең бераз әйбәтләнгәч, Рапатка бергә кайтырбыз” дигән юату сүзләре белән килешеп, әни берничә көнгә бездә калырга ризалашты. Кәефе дә яхшырган кебек булды. Ихатага чыгып йөрде, хәтта капка төбендә, күршеләр белән шаярып-көлешеп тә утырды. 
 
Икенче көнне бездә көтү чираты иде. Чират көтүе кадәр авыл халкының үзәгенә үткән тагын нәрсә бар икән! (Бүген дә көтү чираты! Газ плитәсендә ашым кайный, пирожки пешерергә дигән камыр өлгереп килә, ихатадан ашарга даулап кычкырган үрдәкләрнең ачы тавышы өйгә үк ишетелеп тора). Бер генә минут та тик торырга гадәтләнмәгән әни минем мең төрле эш белән әвәрә килеп йөргәнемне борчылып күзәтә, ара-тирә “бәбкәем” дип кызганып та ала. Миңа ярдәм итәсе килгәндер инде: кичтән калган ашка ипи турап, эткә алып чыгып китте. Аннары келәт буендагы эскәмиягә утырып, күркә соңга калып кына дөньяга китергән чебиләрне ашатты. Аларга сокланып: “Иң матур чаклары...” – диде. Моның әниемнең дөньялыкта әйткән соңгы сүзләре буласын кем белгән!..
 
Бөтен мәшәкатьләремне читкә ташлап, янында гына утырыр идем дә бит!.. Тик өйгә ашны карарга кереп киттем. Әни нишләптер озак керми торган кебек тоелды. Ниндидер начар хәл булганын сизенеп, йөрәгем жу итеп китте. Бик әкрен генә әнием кереп килә... Йөзе агарган, иреннәре дерелди, нәрсәдер әйтергә тели, тик авызыннан сүзе чыкмый... Бу инсульт иде... Әниемне җитәкләп алып килеп, диванга яткырдым да телефонга йөгердем. Өзлексез аккан яшьләр күзләремне томалый, калтыранган бармакларым саннарны дөрес җыймый ... Беренче чиратта фельдшерга, аннары туганнарыма хәбәр иттем. Үзебезнең районда гомер кичергәнгә күрә, туган йорт, әти-әни белән бәйле күңелле һәм борчулы вакыйгаларны туганнарга җиткерү гел минем өлешкә төшә иде...
 
Фельдшер тиешле ярдәмне күрсәтте, тик нинди дә булса өметкә урын юклыгы көн кебек ачык иде... Кичкә туганнар кайтып төште һәм җомга көн эштән соң кайтырга сөйләшеп, ачы хәсрәт эчендә кире Уфага киттеләр. Кече энекәш монда калырга булды.
 
Район үзәгеннән врачлар да чакырып карадык, белгечләр белән дә киңәш-табыш иттек. Тик әҗәлгә дарулар юк шул... Биш тәүлек әнием үлем белән көрәште... Аның кечерәеп, сулып , сәгать саен сүнә баруын күреп, берничек тә ярдәм итә алмау үтә дә авыр һәм аяныч иде... Җомга көн әниемнең сулыш алуы бөтенләй авырлашты. Күрше-тирә ясин чыгарга киңәш бирде. Авылда дин-шәригать кануннарын төгәл үтәгән иң хөрмәтле Шәмгыя әбине чакырдык. Ясин ахырына әнием күзләрен мәңгелеккә йомды... Кояш офыкка борылып, батып барган чак иде...Күктәге кояш белән бергә күңел кояшыбыз да сүнде...
 
Әни күп мәртәбәләр кайчан да бер үләсен, үлемнең яшәү кебек үк табигый хәл икәнен сөйли килде. Тик әни кешенең үлемен берничек тә табигый дип кабул итеп булмый. Әниләр үлмиләр! Әйткән сүз-киңәшләре, үзләренең үрнәкле гомер юлы аша безгә күчергән тәҗрибәләре, күңел түрендә мәңгелеккә урын алган якты образлары, балаларда-оныкларда чагылып киткән йөз-хәрәкәт чалымнары, мөлаем йөзләре, җылы карашлары белән килер көннәребезгә өмет нуры сибәләр...
 
Римма Гайнанова.
Чакмагыш районы 
Яңа Каръяуды авылы

---
Өмет
№ --- | 03.06.2018
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ