поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.06.2018 Мәдәният

«Җәясу» дәвам итәр

Вакыт агымсу кебек, бернигә карамый ага да ага. Күптән түгел генә “Җәясу” балалар фольклор фестиваленең җиденчесен уздырган идек, менә VIII нчесе дә инде тарихка керде.

Фестиваль  проектының  авторы  Тәнзилә ханым  Паламарчук  2011  елда  аны  бары өч  коллектив  –  Пашат  балалар  бакчасы-башлангыч  мәктәп  һәм  мәдәният  йорты, Кочко-Пожар  балалар  бакчасы  һәм  Камка  мәктәбе  белән  башлап  җибәргән  булса, хәзер катнашучы коллективлар  саны һәр  ел дистәдән  артык  була,  соңгысында  да  алар 15әү  иде.  Әйе,  сигез  ел  элек  Тәнзилә  ханым  милли  мәдәниятне,  гореф-гадәтләрне, безнең  төбәк  мишәрләренең  фольклорын, тулаем  ана  телен  саклап  үстерү  буенча  бик зур  һәм  кирәкле  эш  башлап  җибәрде.  Изге эшкә  Ходай  ярдәмен  бирә,  бу  очракта  да нәкъ  шулай,  “Җәясу”  дәвамлы,  масштаблы фестиваль  булып  чыкты.  Иң  мөһиме,  милли бәяләр  сагында  торучы  һәм  балаларда  да аларга  ихтирам,  мәхәббәт  тәрбияләүче  укытучылар,  тәрбиячеләр,  фольклор  төркемнәр җитәкчеләре бар, алар һәрбересе үз эшенең фанатлары.  Январь,  февральдән  үк  быел фестиваль буламы, темасы нинди булыр дип, шалтырата башлый кайберләре.
 
Кызганычка  каршы,  елдан-ел  татар  мәктәпләре һәм балалар бакчалары саны кими бара, бүгенгә 34 татар авылының 12сендә генә мәктәп калды, шуның алтысы урта, дүртесе тугызеллык һәм  икесе  башлангыч.  Бакчалар  саны  аннан да аз һәм шул саннарны исәпкә алып, быелгы “Җәясу”да  15  коллектив  катнашуы  зур  куаныч, килми калмаганнарының да сәбәпләре җитди. Күбесе коллективлар даими катнаша килсә дә, һәр ел диярлек беренче тапкыр килүчеләр дә  була.  Быел,  мәсәлән,  Уразавыл  балалар бакчасы тәүге тапкыр катнашты фестивальдә,  темага  туры  китереп,  матур  гына  чыгыш әзерләгәннәр иде.
 
Үзенчәлекле  чыгышлар  да  булды  –  Пашат башлангыч  мәктәп-балалар  бакчасын  быел Сафиннар  гаиләсе  күрсәтте.  Алар  программаны  тулаем  үзләре  әзерләгән,  хәтта  дүрт балаларына  да  матур  милли  костюмнарны да махсус тектергәннәр. Болары инде белем-тәрбия  бирү  учреждениесенең  әти-әниләр белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе.
 
Кайбер  татар  авылларында  мәктәпләр ябылу сәбәпле, балалар рус мәктәпләрендә белем  алырга  мәҗбүр  һәм  аларның  бу фестивальдә катнашуы бигрәк мөһим, шулай төрле  милли  чараларда  катнашып  булса  да ана телен онытмыйлар.
 
Лопатин мәктәбендә укучы Печә балалары бер  дә  калмый,  алар  бүтәннәргә  караганда бәхетлерәк,  чөнки  татар  теле  предмет  буларак укытыла биредә әлегә. Рус  Пожарында  укучы  Кочко-Пожар  балалары  да  икенче  ел  рәттән  бик  матур,  яхшы әзерләнгән  программа  белән  шатландырдылар. Бу коллективларның җитәкчеләре Равилә Османова белән Альбина Әндәрҗановага аеруча рәхмәт белдерәсе килә.
Шулай  ук  Зифа  Каюмованы  билгеләп  үтәр идек.  Ул  ике  дистә  елдан  артык  Шөбиле мәктәбендә  башлангыч  классларны  укытты, үткән ел мәктәп ябылу сәбәпле, рус Пожары мәктәбенә күчте. Фестивальдә даими диярлек катнаша килделәр, быел да Янау мәктәбендә укучы Шөбиле балалары һәм өлешчә кочкопо-жарлылардан торган фольклор төркем туплап, бик матур итеп сабантуй уеннарын күрсәттеләр. 
 
Менә шундый ханымнар милләтебез сагында торганда  телебез,  мәдәниятебез  саклана  килер дигән ышаныч арта.Кочко-Пожар  мәдәният  йортының  художество  җитәкчесе  Эльвира  Мусина  шулай ук  рус  Пожары,  Сергач  мәктәпләрендә  укучы  балаларны  туплап,  аккомпаниатор  Азат Жиһаншинның да катнашы белән элекке онытылып  барган  халык  уенын  сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Камка  мәктәбенең  “Зимцәцәк”  төркеме һәрвакыт  чын  фольклор  күрсәтә,  ә  матери-алны  алар  җитәкчеләре  Гөлнур  Мангушева  белән  авылның  олы  яшьтәге  апаларына йөреп җыялар.
 
Татар Моклокасы мәктәбенең малайлардан торган төркемен Тәнзилә ханымның үтенече буенча Кочко-Пожардан билгеле баянчы Наил Гаязетдинов берничә тапкыр барып әзерләде, вакытын да тапты, дистәләгән километрлык ара дип тормады. “Җәясу”ның менә шундый тугры дуслары да бар, Аллага шөкер.
 
Зур  Рбишча,  Сафаҗай,  Петрякс мәктәпләренең  күп  санлы  фольклор төркемнәре соклану хисе генә уята, күп бала бит сәхнәдә дә матур күренә, әзерлекләре дә югары иде.
 
Кочко-Пожар  балалар  бакчасы  да  югары дәрәҗәдә әзерләнгән чын фольклор күрсәтте, Камка  балалар  бакчасының  чыгышы  да,  ничек әйтмешли, ару гына булды.
 
Яндавишча мәктәбе базасында мәктәпкәчә төркем  дә  эшли  һәм  бу  учреждениедән  ике коллектив катнашуы шулай ук мактауга лаек.Тулаем алганда, барча чыгышлар эчтәлекле, кызыклы булды, балаларның үзләрен сәхнәдә тоту дәрәҗәсе үсә бара, җитәкчеләрнең темадан  тайпылмыйча,  регламентны  истә  тотып программа әзерләргә тырышуы шатландыра, костюмнарга,  декорацияләргә  зур  әһәмият бирелә. 
Әлбәттә,  күмәк  эшләнгән  эш  күмәк  көч  тә таләп итә, шуңа да фестивальдә катнашучы коллективлар җитәкчеләренә, аларга бар яктан ярдәм күрсәткән укытучы-тәрбиячеләргә, әти-әниләргә, белем-тәрбия учреждениеләре җитәкчеләренә,  балаларны  хәвеф-хәтәрсез урыннарына  җиткерүче  мәктәп  автобуслары йөртүчеләренә зур рәхмәт.
 
Фестивальне  тамашачы  җыю  ниятеннән  чыгып икенче ел инде Кочко-Пожар мәдәният йортында уздырабыз, әмма балалар иҗаты Пожар халкын  кызыксындырмый  ахры,  киләчәктә  бу мәсьәлә  өстендә  эшлисе  бар,  ә  Кочко-Пожар мәдәният  йорты  коллективына  һәрдаим ярдәмнәре, кунакчыллыклары өчен рәхмәт. Өлкә  татар  автономиясе,  аның  башкарма  директоры  Рамил  Салихҗанов  иң  олы рәхмәт  сүзләренә  лаек  –  Рамил  әфәнде һәр ел бүләкләр, Рәхмәт хатлары алып килә һәм  чыгышларны  башыннан  алып  ахырынача  карый.  Анардан  кечкенәрәк  түрәләр  һич булмаса  килеп  котларга  да  вакыт  тапмагач, автономия хәтле автономия җитәкчесенең бу гамәле мактауга лаек.
 
Һәм,  әлбәттә,  фестивальнең  даими  спонсорлары – Сергач һәм Уразавыл райполары җитәкчеләре  Равил  Мангушев  белән  Назым Юсиповка,  Ачка  һәм  Шөбиле  хуҗалыклары җитәкчеләре  Харис  Хакимов  белән  Фаил Арифуллинга, Мочали мәхәлләсе җитәкчесе Усман  хәзрәт  Бадяутдиновка  балаларның күңелен күргән өчен олы рәхмәт.
 
Фестивальгә  килгәндә,  ул,  һичшиксез,  дәвам итәр,  әмма  форматын  үзгәртү  өстендә  эшләрбез, бу хакта фольклор төркемнәр җитәкчеләре дә үз фикерләрен белдерсә, бик шат булырбыз. 

Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 01.06.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»