|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2018 Мәдәният
Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулу уңаеннан искә алу чаралары узачак7 май – Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тула. Бөек җырчының юбилеена багышланган фестиваль чаралары Казанда һәм башка төбәкләрдә көз көне үтәчәк. Ә 7 майда Казанда легендар артистны искә алу чаралары үткәрелә.
Көндезге 11.00 сәгатьтә киң җәмәгатьчелек Рәшит Ваһаповның яңа Татар зиратындагы каберенә чәчәкләр сала, искә алу митингы үткәрелә. Соңыннан, 13:00 сәгатьтә , Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар Советы бу истәлекле вакыйга уңаеннан махсус утырыш үткәрә. (“Туган авылым” рестораны). Анда Рәшит Ваһаповның мирасын барлау, исемен мәңгеләштерү хакында сүз булачак, җырчы ядкәренә коръән укылачак.
Автобус Филармониядән ( Павлюхин ур. 73) 10:00 сәгатьтә кузгалып китә.
Белешмәләр өчен: +79600485994 Айдар Салимов.
--- |
Иң күп укылган
|