поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.04.2018 Мәдәният

TMTV Премиясендә иң-иңнәрне бүләкләделәр (ФОТО)

21 апрель көнне “Пирамида”да TMTV татар музыкаль телеканалы премиясенең лауреатларын бүләкләү татанасы булып узды. Бәйрәм киче кызыл келәмнән башланып китте. Традициягә кергән бу чарада йөздән артык җырчы катнашты. Яраткан башкаручыларын күрергә килүчеләргә сюрприз ясап, кызыл келәм алып баручылары Премиягә 3 билет та уйнатты!

Тантана үзе кичке биштә йолдызлар катнашындагы үзенчәлекле номердан башланып китте. Грандиоз тамашаны быел 6 алып баручы – Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Айрат Ильясов, Иркә, Рамил Шарапов һәм Рифат Зарипов алып барды. Ә бүләкләүчеләр арасында танылган спортчылар һәм мәдәният хезмәткәрләре бар иде. Олимпия чемпионы Гөлнара Самитова-Галкина, мәсәлән, бер чыкканда 5 номинациянең җиңүчесен игълан итте. Алар арсында “Ел ачышы” -  яшь җырчы Гүзәл Әхмәдиева да бар иде. 

ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина “Музыкаль биеклек” статуэткаларын шулай ук биш җиңүчегә тапшырды. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Айрат Сафин һәм DJ Радик дуэты быел TMTV  каналында чыгып килүче “Топ-клип” хит-парады лидерлары” номинациясендә җиңү яулады. 

Эстраданың иң зәвыклы җырчыларын танылган Казан модельеры Рөстәм Исхаков игълан итте. Шулай итеп, хатын-кызлар арасында җиңүне Ландыш Нигъматҗанова яуласа, ир-ат башкаручылар арасында – Рамил Айметдинов иң стильле җырчы булып табылды. Дуэтлар турында да онытмадылар: эстраданың иң зәвыклы пары исеменә Салат Миңнеханов һәм Гүзәлем лаек булды.  
 
Тантанада быел да TMTV телеканалының иң яхшы алып баручысын билгеләделәр. Быел бу җиңүгә Рифат Зарипов иреште. Сүз уңаеннан, Рифат премиядә җырчы буларак та номинант иде. Символик бүләкне аңа  TMTV телеканалының баш мөхәррире Алмаз Гыйлметдинов тапшырды. 
 
“Эстраданың алтын тавышы” – Филүс Каһиров, “Хит-парадлар лидеры” – Иркә, “Иң яхшы концерт программасы” – Зәйнәп Фәрхетдинова, “Халык мәхәббәте” – Айдар Галимов, “Ел җырчысы” – Салават... Тантананың иң дәрәҗәле исемнәренә кем лаек булуын  Премия азагында “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева  игълан итте. Шулай ук бу кичне ТР Халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага “Татар сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен” TMTV каналының махсус бүләге тапшырылды. 
 
Тантанада шулай ук соңгы арада аеруча популярлашып киткән Элвин Грей да чыгыш ясады. Аның “Иң популяр җырчы” номинациясендә җиңүе дә гаҗәп түгел! Җырчы егеткә “Эстрада сәнгатенең үсешенә өлеш керткән өчен” ТР Министрлыгының мактаулы гармотасын да тапшырдылар.
Шулай итеп, 41 номинациядә җиңү яулаган илледән артык артистк“Музыкаль биеклек» статуэткалары белән бүләкләнде.  
 
Биш сәгатькә якын барган грандиоз тамаша ел җырчысы Салаватның җыры белән тәмамланды. 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Барс-Медиа
№ --- | 23.04.2018
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»