поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.04.2018 Мәгариф

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән имтихан тапшырды

Татарстанның Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән имтихан тапшырды. Бүген 30 дан артык кеше Казанның 127 нче урта мәктәбендә татар теленнән белемнәрен сынап карады.

Әлеге имтихан махсус ата-аналар өчен оештырылган. Ул бөтен республика буенча уздырыла. Имтиханда теләге булган һәркемгә катнашу мөмкинлеге бирелгән иде. Алар арасында бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Татарстан Республикасы вакыфы” фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин, “ГТРК Татарстан” генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре, мәктәп директорлары һәм башкалар бар иде.
 
Өч аудиториягә бүленеп, язучыларга тәртипсезлек булдырмау максатыннан видеояздыру баруы турында искәртелде. Нәрсәләр эшләргә ярамавы турында аңлатма бирелде. Дәреслекләр, фотоаппаратлар, кәрәзле телефоннар алып керү, материалларны алып чыгу, фотога төшерү, башкаларга комачаулау, башка урынга күчеп утыру, әйберләр алмашу кебек кагыйдәләрне бозучылар имтиханнан чыгарылуы турында кисәтелде, дип яза ТИ.
 
Имтихан тапшыручыларга үзләре белән кара гель ручка, документ, дарулар, су, шоколад алып керү рөхсәт ителде. “Үзегезне начар хис итсәгез, оештыручы ярдәме белән медицина хезмәткәре янына озатачакбыз”, - диде оештыручы.
 
"Балаларның бердәм республика имтиханында нинди биремнәр үтәвен белергә теләүчеләр өчен оештырылды бу. Татар теленә, 9нчы сыйныфлар яза торган бердәм республика тестларына карата моңа кадәр сораулар күп булды. Гәрчә бу хакта мәҗбүри имтихан дигән сүзләр булса да, бу имтихан түгел, безнең балаларыбызның тел буенча әзерлек дәрәҗәсен тикшерү буенча тест иде. Быел туган теленнән бердәм республика имтиханы, төп дәүләт имтиханы ихтыяри нигездә. Балалар үз теләге белән бу имтиханны сайлый", - диде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова.
 
Аның әйтүенчә, имтихан биремнәре өч дәрәҗәле: беренчесе - татар мәктәпләрендә укучылар, икенчесе - рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен, өченчесе татар булмаган балалар өчен. Биремнәр былтыргы биремнәр нигезендә эшләнгән. Алар Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты хезмәткәрләре, Тел һәм әдәбият институты, Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән.
 
 
Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, быел биремнәр аудиториядә ачыла. Бу татар теленнән генә түгел, башка предметлардан да. Биремнәр өч өлештән тора. Беренче өлеше – тест биремнәре, икенче өлештә текст һәм аңа сораулар бирелә, өченче өлеш иҗади биремнән гыйбарәт. Биремнәрнең авырлык дәрәҗәсенә карап, хат яки кечкенә инша язу кушылган.
 
Искәртеп үтик,  Татарстан мәгариф һәм фән министры “Ата-аналар белән бергә бердәм БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясендә катнашып, рус теленнән имтихан тапшырган иде.
 
“Имтихан тапшыру процедурасы ничек барышын аңлау өчен мин рус теленнән БДИ тапшырдым. Татар теленнән дә бердәм республика имтиханы тапшырырга җыенам. Нәтиҗә рус теленә караганда начаррак булыр дип уйлыйм, татар телен камил белүчеләр белән бергә тапшырачакмын бит. Әмма минем өчен бу әлеге өлкәдә белемемне арттыруда этәргеч булып тора. Имтханга барысын да яхшы оештырдыкмы икән, дип карарга барам”, - дигән иде Борһанов.

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»