|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2018 Спорт
Салават Фәтхетдинов көрәшчеләрне сөендерде (ВИДЕО)7-8 апрель көннәрендәТеләче районының «Батыр» комплексында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр җыелды. Моның төп сәбәбе - көрәш буенча Салават Фәтхетдинов турнирының узуы. Өченче тапкыр үтүче республикакүләм ярышта барлыгы 21 команда катнашты, шулар арасында җиңүче исеменәТеләчеләр лаек булды. Икенче баскычка Байлар Сабасы күтәрелсә, калган урыннарны Кукмара һәм Арча командалары бүлеште. Билгеле, Салават Фәтхетдинов көрәшкә, гомумән, спортка битараф түгел. Әлеге бәйгедә кече яшьтән үк балаларда милли спорт төренә карата кызыксыну уяту, көрәшне үстерү максатыннан оештырыла. Киләчәктә турнирны илкүләм дәрәҗәгә күтәрү максаты тора, тик аңа кадәр Татарстандагы барлык районнарның да "уянып" бетүе мөһим.
Барлык мәгълүматны белү, чарадагы мохитны тою өчен сезнең игътибарга GONGTV интернет каналы тулы репортаж әзерләде.
--- |
Иң күп укылган
|