|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2018 Хәвеф-хәтәр
![]() "Ташу өйгә санаулы минутлар эчендә бәреп керде" (ФОТО)Апас районының Зур Күккүз авылында яшәүче Шәһидә Гыйззәтуллина язгы ташу аркасында зур зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды. Агентлык хәбәрчесе зыян күрүченең үзе белән элемтәгә керде. “Бу нигезгә килен булып килгәнемә 34 ел. Шул еллар эчендә ике тапкыр су баскан иде инде. Монысы – өченчесе. Әмма бу кадәр көчле ташуны күргәнем булмады", - диде Шәһидә ханым “Татар-информ”га.
Зыян күрүче сүзләренчә, язгы ташу кичә төштән соң кергән.
![]() “Урамга су үтә башлагач, тиз арада улларыма хәбәр иттем. Алар Казаннан кайтып җитте. Ташу өйгә санаулы минутлар эчендә бәреп керде. Күршеләр ярдәме белән өй эчендәге кайбер җиһазларны өстәл-урындык өстенә күтәрдек. Суыткыч, келәмнәр су астында калды. Су тәрәзә биеклеге булып күтәрелде. Сыер белән үгезне йөздереп, бозауны күтәреп алып чыктылар. Салкын тимәсә ярый инде”, – диде Шаһидә Гыйззәтуллина.
Зыян күрүче авылда яшәүче туганнарына вакытлыча сыенган. Шаһидә ханым табигать бәла-казасының күпмелек зыян салуын әлегә белми.
![]()
--- |
Иң күп укылган
|