поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
06.03.2010 Җәмгыять

АЛМАШЫНУЧАН БОЛЫТЛЫ ҺАВА...

Яз җитте! Быелгы кыш һичшиксез зәмһәрир суыклары һәм карлы бураннары белән истә калачак. Ә һава торышы яңалыкларын безгә кем җиткерә? Дөрес, әлеге ике гүзәл зат. Алар көн саен "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе тамашачыларын киләсе тәүлектә көтелгән атмосфера процесслары белән таныштыра. Резедә Хәсәнова һәм Иркә.

– Иң элек гадәти сораудан башлыйк: телевидениегә ничек эләктегез?

 

Резедә: Кечкенә чагымда хыялларымның берсе алып баручы булу иде. “Әкияттә кунакта” дигән балалар тапшыруындагы Валя апага карап, аның кебек әкият сөйләп, балаларның хатларын укып, рәсемнәрен күрсәтеп уйнап йөри идем. Кем белгән шул чакта “Күчтәнәч” тапшыруының редакторы буласымны? Фәрештәләрнең “Амин!” дигән минутына туры килгәндер инде. Берникадәр вакыттан соң “Һава торышы” тапшыруының алып баручысына игълан ителгән кастингта катнаштым һәм эшли башладым.

 

Иркә: Бер матур кояшлы көнне дус кызымны очраттым. Ул миңа "Һава торышы" тапшыруына кастинг бара дип әйтте. Ник әле үз көчемне сынап карамыйм дип уйладым да, нәтиҗәсен хәзер үзегез күрәсез.

 

– "Һава торышы" чыгарылышларын язганда кызыклы хәлләр буламы? Берәрсен искә төшерә аласызмы?

 

Резедә: Мондый хәлләр ашыккан вакытта булгалый. Кыш көне температураны 20 градус салкын урынына 20 градус җылы дип тә әйтелде. Турыдан-туры эфирда эшләгәндә, бик иртә торырга туры килә иде. Шуңа, уянып бетмәгәнлектән, “Хәерле иртә!”нең алып баручылары белән күп көлешергә туры килде.

 

Иркә: О, ул "Хәерле иртә!"дә турыдан-туры эфирда эшләгәндә минем дә кызыклы хәлләр байтак булды. Турыдан-туры эфир, әле эшли генә башлаган чагым, каушыйм, ятлаган текстларым онытылып бетте – шул чакта температураларны, циклон-антициклоннарны бутап бетергәнем хәтердә. Хәзер искә төшерергә кызык – ул вакытта бик борчылган идем.

 

– Телевидение кешесенең эше күп була инде ул, алай да буш вакытыгыз килеп чыкса, аны ничек үткәрәсез?

 

Резедә: Мондый бәхет тәтесә, һичшиксез, кулымда китап була. Китап укымаган кеше үзен фикерләүче кеше дип саный алмый дисәм, ялгышмамдыр. Хәзер шигърияткә бирелдем әле. Үзем өчен Фазу Алиева шигырьләрен ачтым. Менә кая хатын-кыз сөйкемлелеге, акыллылыгы чагыла. Искиткеч!

 

Иркә: Буш вакытым килеп чыкса, әнием янына кунакка кайтам, дус кызлар белән очрашабыз, кинога йөрибез. Ә җәй көне ирем белән балык тотарга йөрим!

 

– Сез гаиләдә ничә бала? Абый-апалар, сеңел-энекәшләрегез бармы?

 

Иркә: Минем бертуган энекәшем Рөстәм бар. Ул быел Казан дәүләт медицина университетына укырга керде.

 

Резедә: Мин бик тату гаиләдә тудым, шуңа үземне бәхетле кеше дип саныйм. Энем кечкенәдән иң якын дустым иде, хәзер дә шулай булып кала. Аңа серләремне сөйли, киңәш сорый алам. Без гел бергә булдык, шуңа араларыбыз ерак булган чакта да, бер-беребезне бик яхшы сизәбез: яхшымы, начармы, гел күңелгә кереп тора. Мин аның белән горурланам да, яратам да.

 

– Татар хатын-кызлары аш-суга бик оста була. Нинди тәмле ризыклар пешерергә яратасыз?

 

Иркә: Мин кечкенәдән үк әнинең әтине сыйлавын, матур итеп табын коруын, тел йотарлык ризыклар пешерүен күреп үстем. Үзем дә әнигә булыша идем, шулай татар ризыкларын пешерергә өйрәндем. Хәзер сөекле иремне дә шулай сыйлыйм. Хәләл җефетем мин пешергәнне бик яратып ашый.

 

Резедә: Әнием миңа, күңелеңне биреп, яраткан кешеләреңә пешергән теләсә нинди ризык та тәмле була дип әйтә. Йомырканы да бит телне йотарлык итеп кыздырырга була. Камырга, гомүмән, начар кәефле булганда орынырга ярамый, барыбер килеп чыкмаячак. Шуңа, якыннарыма пешергәндә, һәрвакытта да матур теләкләр теләп, тыныч күңел белән пешерергә тырышам. Ә иң яраткан ризыкларның берсе – манты.

 

– Кайда ял итәргә яратасыз?

 

Резедә: Минемчә, ял- ул пляжда ятып кызыну гына түгел. Ә ниндидер яңа тәэсирләр алу өчен кая да булса сәяхәткә барып кайту. Мөмкинлек булган очракта илебезнең яисә башка илләрнең матур урыннарын күрергә кирәк. Чит илдә башка халыкның тормышын, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнәсең. Питердагы ялымны оныта алмыйм. Шундый бай тарихлы, гаҗәеп матур, энергетикасы ягыннан искиткеч булган шәһәрдә булып кайтканнан соң, үземне башка кеше итеп хис итә башладым. Хәзер бик тә Алтайга барасым килә.

 

Иркә: Ә мин диңгездә ял итәргә яратам. Диңгезгә бераз гына карап торсаң да - ул ниндидер көч өсти, күңел күтәрә. Аннары ел буена җитәрлек тәэсирләр калдыра. Бераз моңсуланган вакытта диңгезне искә аласың да кәеф күтәрелә, канатлар үскәндәй була.

 

– Әгәр алтын балык тотсагыз, нинди 3 теләк теләр идегез?

 

Иркә:  Минем теләкләрем, бәлки, баналь күренер, әмма башыма иң элек әлеге фикерләр килер дип уйлыйм: дөньяда тынычлык урнашуын, бәхет, сәламәтлек теләр идем.

 

Резедә: Бик күп балалар йортлары, хәйрия фондлары белән тыгыз элемтәдә булырга туры килә. Балаларның күз яшьләрен күреп, нәниләр исән-сау, әти-әниләре белән дус-тату, бәхетле гаиләдә үссенәр дигән теләгем бар иде. Ә калган теләкләрне балыкны тоткач әйтермен.

 

– Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

 

Иркә:  Тәүфыйклы балалар үстерергә!

 

Резедә:  Күптән түгел "Яшь ТНВ" каналы ачылды. Аның белән бәйле бик күп планнар бар, тормышка ашыр дип ышанам. Яңа тапшыруларда эшләргә насыйп булса, мин бик шат булыр идем.


ТНВ
№ |
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы