поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.03.2010 Җәмгыять

ТӨНГЕ КАЗАННЫ САКЛАГАНДА

“Казань-Казань, вы меня слышите? Разъезд Восстания. Молодой парень хочеть покончить жизнь самоубийством. Немедленно выезжайте”, – дип кычкырган рация тавышыннан сискәнеп киттем. Кая эләктем мин! Кырык чакрымнан әйләнеп үткән милиция машинасында утырам. Бүген патруль-пост хезмәткәрләре белән төнге Казан урамын сакларга чыгасы. Өстемдә бер-ике үлчәмгә зуррак бишмәт, мондагылар аны бушлатка дип йөртә икән. Башлыгы ярыйсы, башыңны тегендә-монда боргаламасаң, күзеңә төшми. Аның каравы, җылы.

Минем экипаж килеп җитмәде әле. Алар разводта. Развод – эш көне башланыр алдыннан җитәкчелектән күрсәтмәләр алу. Бүген полктан психолог та килгән икән. Хәзер милиционерларга үзеңне кулда тоту өчен махсус күнегүләр күрсәтеп маташа. Ә мин машинада утырган көе генә урамда тезелеп баскан разводтагыларны күзәтәм. Кызык халык икән бу милиция дигәне. Тыштан бик кырыс күренсәләр дә, психолог күрсәткән күнегүләрне нәкъ бакчадагы балалар кебек кабатлап баралар. Машинада шофер гына. Кыштыр-кыштыр килеп, ниндидер журнал тутырып маташа. Ник шунда бер сүз дәшсен. Әһә, киләләр бугай.

 

– Исемем Илнур. Бу экипажның командиры булам. Язарыңа әйбер шактый булыр инде. Төнлә Мәскәү районы – бик үк тыныч урын түгел, – дип сүз башлады арадан берсе.

 

Шофер егетнең исеме Раил булып чыкты. Яшел Үзән якларыннан икән. Тик менә өченчесе генә танышырга, дөресрәге, исемен әйтергә теләмәде. “Сез журналистлар – “опасный” халык”, –дигән җөмлә белән чикләнде ул, чат мишәрчәләтеп. Ул арада рация кабаттан кычкыра башлады. Сиксән яшьлек әбинең телевизорын алып киткәннәр.

 

Ун минут үткәнче, ишек төбендә идек инде. Авылымда ак яулыклы әбиләрне күреп ияләнгәнгә, бу апа белән очрашкач, бераз каушадым. Маладис әби! Сиксәненче дистәсен вакытлый димәссең, әле яңа егермене тутырганмыни. Мин читтән генә күзәткән арада, милиционерлар сораштыра да башлады. Баксаң, төнге унда әбигә газ приборларын караучылар килгән. Вакытның соң булуына карамастан кертә ул аларны. Газ приборларын тикшерүче ике егеткә үз куллары белән телевизорын да биреп чыгара. Ишекне япкач кына, эшнең нәрсәдә икәненә төшенә әби. Сораштыру ахырында, бармак эзләрен алырга дип, фатирга махсус оператив төркем килеп калды. Ә без якын-тирәдәге ломбардларны тикшерергә киттек. Бәлки бурлар бирегә илтеп бирергә өлгергәндер. Якын-тирәдәге бишләп ломбардта әбинең телевизоры табылмады.

 

Машинада Мәскәү районын әкренләп күзәтеп йөргәндә, әлеге дә баягы рация телгә килде. “Казань-Казань!!! Всем экипажам на перехват черного БМВ. Скрылись с Проспекта Ибрагимова. При себе имеют пневматическое оружие. Стреляли в сотрудников милиции”. Бу хәбәрне ишетүгә, минекеләр якындагы чатта туктады. Бронежилетларны кинода гына була дип торам, ялгышканмын. Безнең милициягә дә кияргә туры килгән чаклар була икән. Экипаж юлдан килүче БМВны сагалый. Ул-бу була калса дип, миңа машинадан чыгарга рөхсәт итмәделәр. Вакытны бушка уздырмас өчен, шиклерәк күренгән башка машиналарны да туктаталар. Ник дигәндә, кыек атып, туры тидергән чак та була икән. Шул рәвешле хезмәткәрләр берничә тапкыр наркотик, корал йөртүчеләргә юлыккан. Бу юлы алай ук булмаса да, туктаткан бер “тугызлыдагы” кыз правасыз булып чыкты. “Бүген көне буе шулай йөрдем, ник бер ЮХИДИ инспекторы туктатсын. Ә хәзер өйгә кайтып барганда гына сез патрульчеләр туктатып ятасыз”, – дип зарланган арада, теге кара БМВны тоткарлау да билгеле булды. Күп тә үтмәде, туганы кызның да машина йөртү хокукын китерде.

 

– Менә таныш бул. Болары, сезнеңчә, “төнге күбәләкләр” була инде, – дип, мишәр-милиционер юл кырыена тезелеп баскан кызларга төртеп күрсәтте.

 

Бу “төнге күбәләкләр” бакчадагы колорадо коңгызыннан ким түгел икән. Алып китә баралар, яңалары чыга тора. Телефонымны чыгарып карасам, сәгать төнге икенче киткән. Мин машинада бушлат кигән килеш туңып барам, ә алар кышкы төндә юп-юка “капронка” өстеннән каеш кадәрле генә итәк кигән. Өсләрендә дә бар параметрларын күрсәтеп торган әтәч тиресе. Акча диеп, бу кадәр товар дәрәҗәсенә төшүдән Аллам сакласын. Хәзер бит кибеттәге товарны да ун кат төреп саклыйлар.

 

– Ооо, сиңа бүген комплект күрсәтәбез икән, - дип, шофер тиз генә якындагы тыкрыкка борды.

 

Карасам, юл кырыеннан кулларын кесәләренә тыккан ике егет элдертә. Минекеләр тиз генә аларны туктатып, документларын сорады, тик кирәкле кәгазь табылмады, ахрысы. Егетләрне милиция бүлекчәсенә алып барырга булдылар. Экипажның нервылары тимердән икән. Барып җиткәнче, берсе нинди генә танышлары белән куркытып, ничек кенә сүкмәде. Минекеләр дәшмәде. Бүлекчәгә барып тикшергәч, бер егетнең 4 ел элек караклык өчен утырып чыкканы ачыкланды. Иң кызыгы шул: кесәсен тикшергәндә, бишләп кенә телефон чыккандыр. Ә икенчесе наркотик тарату, саклау һәм куллану өчен ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Бу ике ахирәт килгәнче үк камерада бер апа йокысын туйдыра иде. Аны исерек килеш китергәннәр. Әгәр яшәгән урыннары ерак булса, исерекләрне дә бирегә ябалар икән. Үзләре кешегә зыян салмый торган булсалар да, гадәттә, андыйларның җинаятьче корбаны булу ихтималын белдем.

 

Бәдрәфкә барасы килә дип башларын катыргач, бу ике дусны теге апа янына кертеп бикләделәр. Шуны гына көткән егетләр бәдрәф дип аталган якка кереп китте. Милиционерлар тиешле кәгазьләрне тутырганга шактый вакыт, тик тегеләр кереп киткән җирдән чыгарга уйламый да. Артларыннан шундагы бер хезмәткәр кереп китүе булды, уктай атылып чыктылар. Теге абый аты-юлы белән аларны сүгә: “Инде монда килеп тә, шул агуыгызны тартып ятмасагыз. Борыныгыз кипмәгән, ә сез инде маңгаегызга наркоман дигән пичәт тагарга өлгергәнсез”.

 

Бу башы гына булган икән. Икенче юлы монда кергәндә, башка экипажның бер орчык кадәр генә сары башлы егетне алып килешләре иде. Егет дияргә тел дә әйләнми – тышкы кыяфәте дә, үз-үзен тотышы да бик чамалы. Милиция бүлекчәсенең ишек төбендә бер төркем дуслары өелешкән. “Ул исерек чакта гына шундый. Болай әйбәт ул”, – дип якламакчы булалар. Малай, бар бүлекчәне аякка бастырды бит теге сары Орчык. Котырыпмы -котыра. Куллары богауда булса да, ике милиционер көчкә тота – аяклары шәп эшли тегенең. Аптырагач, егетне идәнгә егып салдылар. Кызганыч, Орчыкның телен бәйләп булмый шул. Бу хәлләрдән айнып бетәм дигәндә генә, күчәреннән төшәр булып ишек ачылды. Борылып карасам, танктай зур бер апа. Артыннан яшь кенә йөкле кыз керә. Кереп җитмәде алдан барганы, йодрыкларын төйнәп, Орчыкны тоткан милиционерга ташланды. Апа сары малайның әнисе икән. Алма алмагачыннан ерак төшми дигәндәй, анасы улыннан да яманрак булып чыкты. Милиционерлар гына җитсен үзләрен аерырга. Әле биш минут элек кенә герой булган Орчык: “Мама, они меня здесь избивают”, – дип авызын җәеп елап та җибәрде. Мескен анага шул җитә калды. Бер кулы белән улын кочып, икенчесе белән милиционерны дөмбәсләргә тотынды. “Вы не имеете права. У него скоро должен родится ребенок. Вы не имеете права его забирать”, – дип, йөкле кыз килеп кушылды болар арасына.

 

Нәрсә булып беткәндер белмим, әмма экипаж командиры “Син дә формадан бит, эләкмәсен тагын”, – дип мине чыгарып җибәрде. Инде төнге дежурлыгым да ахырына якынлаша иде. Форманы тапшырып, кайтыр юлга чыктык. Башта туктамыйча такылдап, эш ахырында сүзсез калуымнан шикләнепме, экипаж юатырга тырышты. “Син боларны күңелеңә якын алма инде. Ияләнгәнче шулай була ул. Үзем дә беренче көннәрне шулай йөрдем. Хәтерлим, эшкә килеп бер-ике көн үтте микән – заявка килә: “Шул-шул урамга барыгыз дип. Барсак – ни күрик: башсыз мәет ята. Ачыклый торгач, ир кешенең үзенә кул салам дип, поезд астына сикергәне билгеле булды. Шактый йоклый алмадым шул хәлдән соң. Хәзер инде эшли башлаганга 10 елдан артык, андый хәлгә ияләнгән”, – ди Илнур исемлесе.


Эльмира ГАРИПОВА
Безнең гәҗит
№ 8 | 03.03.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»