• 25.09-26.09 Фестиваль новой этнической культуры народов Поволжья — «Итиль». На территории Центра семьи «Казан». С 12:00 до 20:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Сентябрь
  • Вадим Усманов (1946-2014) - композитор
  • Тимерҗан Кәлимуллин (1961-2016) - көрәшче
  • Гөлүсә Исмәгыйлева - журналист
  • Җәлил Фазлыев - дин әһеле
  • 26 сентябрьдэн 1 булмэле квартира снимать итэм.Центрга якын тирэдэ/Вахитовский, Советский р-ннан/.Укучы кызга.89393159285.
  • 25 сентябрьлэрдэ студент кызга 1 булмэле квартира арендаларга кирэк булачак/ Вахитовский/Советский районнан/центрга якын тирэдэн Аграрный университетка якын булсын иде/Бюджет 17-18мен, тирэсе.
  • 2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ тэртипле татар кызы кертэм.ДК Химиков каршында. 1нче октябрьдан. 89272469637
  • Татарстан урамында урнашкан йортта 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Барлык унайлыклары хэм жихазлары да бар. Телефон +79172757475.
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
  • Авиатөзелеш районында урнашкан Горбунов исемендәге СНТ-11 дә җир участогы сатыла, су, ут бар, киләчәктә газ кертү дә планлаштырыла. Тел. 89274031387
 
 

 
Архив
 
04.04.2018 Шоу-бизнес

Илфак Шиһаповның кызы Зәринә: «Ул елый-елый өйдән чыгып китте, без өчәү елый-елый озаттык...»

1996 еллар. Якшәмбе. Табада коймак чыжлаган тавышка уянып китәм. Өйгә тәмле ис таралган. Аш бүлмәсеннән әти белән әнинең көлешә-көлешә сөйләшкәне ишетелә. Иренеп кенә сузылам. Күрше караватта абый йоклап ята әле. Бүген ял. Балалар бакчасына барасы юк. Әти, әни, абый, мин – барыбыз да өйдә. Урамда кыш уртасының салкын буранына карамастан, өебезгә кояш кергән сыман якты, нурлы. Юрганымны атып, яланаяк кына аш бүлмәсенә чабам.

– Мин тордым! Әти, әни, мин беренче булып уяндым! Илдар әле йоклап ята! Мин! Мин – беренче!

Башта әтине, аннан әнине кочаклыйм. Алар да башта миңа, аннан бер-берсенә карашып көлешәләр. Мин беренче булып уянганга шатланган булалар.

Үзләре инде күптән торган. Тәлинкә тулы коймак. Әти, капкачын томалап, суганлап-кишерләп, йомырка кыздыра.
 
Күңелдәге бу хатирәнең яктылыгын, җылылыгын сүз белән генә тасвирлап булмый.
 
Аш бүлмәсендә шакмак өстәл тора иде. Өстәл артында һәрберебезнең үз урыны – тәртибе шулай. Өйдә булган чакта гел бергә утырып ашыйбыз. Кичке ашка да әти эштән кайтмыйча утырмыйбыз. Әти безнең белән торганда, һәр якшәмбе минем өчен бәйрәм сыман булды. Гомумән, тормыш бәйрәм кебек иде. Эшме, ялмы – без барысын да бергә эшләдек. Хәтта төшке ашны да әти белән әни бергә пешерделәр. Урамда, йорт тирәсендә эшләгәндә дә әни гел әти янында булды. Аттракционнарга, авылга кунакка да гел дүртәүләп йөрдек. Ә әти бездән чыгып киткәч, шакмак өстәл артында аның урыны буш калды... Буш урындык йөрәкне тырнап торды. Күңелдә бушлык иде. Ашарга утырган саен, үкереп елыйсы килде. Берникадәр вакыттан мин аның урынына утыра башладым. Аннан без ул өстәлне алмаштырдык. Иске өстәл белән өйдән барыбыз да бергә ашау дигән гадәт тә китте...
 
...Әти эштән кайтты. Без һәрвакыттагыча әни, абый, мин каршы алабыз. Әти күзләрен сер саклагандай кыскан, иреннәрендә киң елмаю. Әни әтине кочакларга үрелгәндә, «Мияу» дигән тавыш ишетелде. Без тындык. Әти эчке кесәсеннән зур яшел күзле, йомшак йонлы песи баласы чыгарды. Абый белән без шок хәлендә, әле шатланырга да белмибез – барыбыз да әнинең реакциясен көтә. Ул кырыс тавыш белән: «Тәк, песине калдырырга мин бер шарт белән генә риза!» – ди. Теш кысып түзәбез, дәшмибез. Уйдан гына шартны барлыйм: песи артыннан җыештырудыр, ашатудыр, гел «бишле»гә генә укудыр... «Песигә Дуняша дип исем кушабыз!» – ди әни. Ух... Күңелдә җиңеллек. Безнең гаилә үсте. Без хәзер бишәү!
 
...Әти такта белән тимердән безгә авыр гына бер чана ясап бирде. Урамыбызда иң шәп, авырлыгына карамастан, җиңел шуа торган чана шул булды. Таудан шуарга кичен минем белән үзе дә чыга иде. Таудан түбән шуабыз, мин әтинең алдында, аның кочагында. Шаркылдап көлүем күрше авылга кадәр ишетелә торган булгандыр. Өскә менгәндә дә җәяү менмим, әти чанага утыртып тартып менә. Иркәләде! Ул гына, минем әти генә балаларга кушылып, чын рәхәт табып, чанада шуарга чыга иде. Күршедәге кыз-малайлар миннән көнләшә иде. Эштән бер көнне дә күчтәнәчсез кайтмады. Ул бездәге уенчыкларның күплеге! Ә шоколад-кәнфит алса, күрше-тирәдәге бөтен дусларыма ала иде, мин сыйлый идем.
 
...Арттырганмын, күч­тә­нәчсез кайткан берничә генә көне булган икән. Хезмәт хакын бирмәгән вакытларда. Алай да ничектер җайлый иде, акчасыз да, тәмле ризыксыз да тормадык әти булганда. Берсендә, халык шул акчасызга эшләп йөргән чорда, эштән кайтып керде әти. Без, гадәттәгечә, өчәү каршы алырга тезелдек. Кинәт ул кесәсеннән кәгазь акчалар алып, түшәмгә ташлады. Алар идәнгә коелдылар. «Кем күпме җыя, шул акча аныкы була», – ди әти. Йөгерә-йөгерә акча җыйдык...
 
...Әти миңа балачактан бик якын булды. Без гаилә белән кәрт уйнарга яраттык. Кичләрен уйный идек. Әни белән Илдар абый, мин әти белән парлашам. Ул әти белән күз карашы аша аңлашуларыбыз, серле итеп елмаюларыбыз...
Аннан әти бездән китте. Китәргә җыенгач, бик елады. Барыбыз да еладык. Инде чыгып китәм дигәндә, ишек төбеннән борылды да: «Әйдә, соңгы тапкыр кәрт уйныйк әле», – ди. Уйнадык. Әти ул көнне китмәде. Икенче көнне дә, елый-­елый, китәм дип җыенды да – китмәде. Бер атна чамасы әни кич белән безне ашарга утырырга үгетләде, әтиегез кайтмый бүген диде. Без утырмадык, көттек – әти кайтты. Ә аннан китте. Көндез иде. Ул елый-елый өйдән чыгып китте, без өчәү елый-елый озаттык.
 
Әтием чыгып киткән ел безнең өчен иң бәхетсез чак булды. Яшиселәр килмәде. Минекеннән дә зуррак кайгы була дип күз алдыма да китерә алмадым. Хәзер генә, үскәч, иң авыры әнигә туры килгәнен аңлыйм. Яраланган йөрәк белән ике баланы юат әле син! Көндез тешен кысып түзсә дә, төннәрен мыштым гына елады әни – без ишетә идек. Бер ай эчендә аның күз карашлары үзгәрде. Гел елмаеп-көлеп яши торган әниемнең йөзе катты.
 
Шулай да, ничек кенә авырга туры килсә дә, әни әти турында бер авыр сүз дә әйтмәде. Бездә дә әтигә карата ачу тәрбияләмәде, аралашуыбызга каршы килмәде. Шуңадыр, безнең дә үпкә озакка сузылмады...
 
Зәринә Шиһапова

---
Шәһри Казан
№ --- | 03.04.2018
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar