|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2010 Матбугат
"ТЕЛ ЧҮПЛЕГЕ"НӘВарис Мираслы тәкъдимен хуплап, яңа рубрика ачуыгыз – бик кирәкле эш. Куллануда хаталарга юл куеп, аларның үрчегәннән-үрчүе белән килешеп, телне саклап та, үстереп тә булмый. Чыннан да, татар сөйләмен хата басты. Моңа үз-үзеңә таләпчән карап, һәр хатаны халык игътибарына чыгарып кына чик куеп булыр. Үзеңнән башларга кирәк! Һәр газет, журналның, радио, телевидениенең, интернет-сайтның үз "тел чүплеге"н булдырырга кирәк. Әйтик, Варис Мирасның кереш сүзеннән ике хатаны "чүплек"кә атарга була. "... Зыянлы булмас дигән максаттан чыгып...". Максатка кереп дип әйтеп булмаган кебек максаттан чыгып дип әйтү дә мәгънәсезлек. Максатның ишеге юк. Дөресе: максаттан, максатка нигезләнеп, максат белән.
"Әгәр кирәк санасагыз, минем түбәндәге тупланмаларымны бастырырсыз" җөмләсен болайрак камилләштерик әле: "Кирәк санасагыз, менә бу тупланмамны бастырырсыз". Бу җөмләдә иң куркыныч хата ул, "чыгып" кебек үк, "түбәндәге" калькасы. Газетта язылганның "түбән"е нәрсә ул? Сигезенче катта утырганда, җиденче кат түбәндәге була. Болар – телебезнең нигезен җимерә, җелеген корыта торган, иң хәвефле хата – калькалар. Урысча уйлап, татарча әйтергә азаплану кәсәфәте.
В.Мираслы тупламасындагы барлык "чүп"ләрнең дә урыны, дөрестән дә, чүплектә дип саныйм. Бер генә мисалга кабат тукталыйк: табын (өстәл) янында дию дә шул ук табын (өстәл) артында дию кебек үк калька. Табын (өстәл) янында утырып чәй эчеп булмый, табын (өстәл) янында басып сөйләшеп кенә була. Татар гомер буе табында (өстәлдә) утырды, ашады-эчте. Эшче станокта эшли; станок янында (йә артында) ул эшсезләр белән басып кына тора. Машинаны рульдәге шофер йөртә. Укучы бала компьютерда утыра.
Татар шушылай уйлый, шушылай әйтә! Әйткәнен урысчага тәрҗемә итү ихтыяҗы туганда гына ул үз әйткәненә үзе шикләнә башлый. Урысча уйлаганга күрә. Татарча уйлыйк, фикеребезне ана телебездә дөрес әйтик! Калька кебек корткычны сөйләмебезгә якын да җибәрмик, һәр кальканы – "тел чүплегенә"!
Илдар НИЗАМОВ |
Иң күп укылган
|