поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.04.2018 Икътисад

Пенсионерларның кесәсе калынаячак: барысына да кагыламы?

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев март азагында социаль пенсияләр арту турындагы карарга кул куйган иде һәм 1 апрель­дән пенсионер­ларның акча янчыгы аз гына булса да калынаячак. Аерым алганда, социаль һәм дәүләт тәэмин итүендә булган пенсияләр 2,9 процентка арта.

Пенсия түләү­дәге үзгәрешләр элеккеге кос­манавтларга, очу-сынау составы хезмәткәрләренә, хәрби хезмәт, техноген һәм радиация бәла-казалары  вакытында сәламәтлеген җуй­ганнарга да кагыла.
 
Инвалидларның, туендыручысын югалткан­нар­ның, иминият пенсиясе бил­ге­лә­гәндә стажы һәм баллы җит­мәгән пен­сио­нер­лар­ның, ата-анасы кайда икәнлеге билгеле булмаган ятимнәр­нең, Бөек Ватан сугышы ве­тераннарының, Ленинград блокадасында яшәгән кеше­ләр­нең дә пенсиясе үсәчәк. Россия Пенсия фондыннан хәбәр итү­ләренчә, социаль пенсия алучы яки дәүләт тәэмин итүендәге кеше эшләвен дәвам иткән очракта да, ул индексациядә чагылыш тап­мый, ягъни пенсиясе барыбер артачак.
 
Пенсионерларның социаль пенсиясе ел саен алдагы елның яшәү минимумы күләменнән чыгып ин­дек­сацияләнә. 2017 елда ул 8 мең 315 сум иде, алдагы ел белән чагыштырганда 2,9 процентка югарырак. Ап­рель аеннан социаль пен­сиянең уртача 255 сумга артуы көтелә һәм ул 9 мең 62 сумга җитәчәк. Ә инвалид балаларга һәм балачактан беренче төркем инвалид  булганнарга уртача 378 һәм 382 сум акча өстәлә. Дмитрий Медведев ассы­зык­лаганча, пенсиядәге үзгә­решләр илдәге 4 миллионга якын кешегә кагыла. Алар­ның 3,1 миллионы – социаль пенсия алучылар. Быел бу максаттан казнадан 9,6 миллиард сум акча бүлен­гән.

Фәния АРСЛАНОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.04.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»