|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2018 Спорт
Уен эш түгел бу: “Манзара” премиясе кайда үтәр?Спорт һәм музыканы берләштерүче “Манзара” премиясен тапшыру тантанасы әле күптән түгел, гыйнвар аенда узды. Премия чагыштырмача яшь булуына да карамастан, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үткәнчаратамашачыларда бик уңай тәэсир калдырды. Җырчыларның һәм көрәшчеләрнең бер мәйданда чыгыш ясаулары күпләр өчен яңалык булды. Быел “Манзара” премиясендә абсолют Батыр булып Теләчедән Раил Нургалиев калды. Киләсе елда кем җиңәсе әлегә билгесез. Премиянең төп бүләген алу өчен, иң элек көрәшчеләргә үз районнарындаБатыр калырга кирәк. Узган елгы батырларыбыз быел да катнашу теләген белдерде. Рамил Айзатуллов:
– “Пирамида”да үткән чара мине таң калдырды. Дөресен генә әйткәндә, мин “Манзара” премиясен мондый зур күләмдә үтәр дип уйламаган идем. Хәтта бүгенге көндә дә чарада төшерелгән видеоларны карыйм. Киләсе елда да катнашырга теләк бар. Әлбәттә, Сабантуйда ничек көрәшүемнән тора бу. Минемчә, әлеге премиягә һәр районнан абсолют Батырны гына түгел, шулай ук иң көчле корәшчене дә чакырырга кирәк. Соңгысын инде район үзе билгели, – дип уртаклашты көрәшче.
Киләсе тантанага кадәр шактый вакыт булса да, әзерлек инде башланды. 2019 елны исә “Манзара” премиясе тагы да шаккаттырырга уйлый, чөнки улКазан циркында үткәрелер дип көтелә. Моңа кадәр зур чараларны циркта күргән юк иде. “Манзара” премиясе исә стартны беренчеләрдән булып алды. Тамашаны оештыручы Айдар Шәймарданов киләсе елга көрәшне, җырчыларның чыгышын цирк аренасыннан күзәтергә тәкъдим итә. Чараның яңа җирдә үтүенә көрәшчеләр дә уңай карый.
– “Манзара” премиясе быел беренче тапкыр үткәрелгәнгә, тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Оештыручыларның яхшы әзерлегесизелеп торды.2019 елда циркта булса мин хуплап кына чыгам, чөнки аның бинасы дәрәҗәлечараларны уздыру өчен бик уңайлы, – ди, Булат Мусин.
Билгеле булганча, Булат Мусин белән “Манзара” премиясе җиңүчесе Раил Нургалиевны бик күпләр бер келәмдә күрергә тели. Яшь көрәшче бу мәсьәләгә бәйле үз фикерен белдерде. Аның сүзләренә караганда, Раил Нургалиев белән кайчан да булса бер көрәшәчәкләр, тик әлегә үлчәү аермасы моңа киртә булып тора. Шулай да Сабантуйда көрәшү мөмкинлеге булганы хакында әйтте ул.
Алинә ЮНЫСОВА |
Иң күп укылган
|