поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.03.2018 Фаҗига

Казанда “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булганнарны искә алдылар (ФОТО, ВИДЕО)

Кичә Казанда “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булганнарны искә алдылар. Шул сәбәпле, Ленин бакчасында матәм митингы узды.

“Бу бик зур югалту. Ләкин иң аянычлысы шул: күпме сабыйның гомере өзелде. Йөрәкләрне тетрәндергеч фаҗига берәүне дә битараф калдырмады. Бу – якыннарын югалтканнар өчен генә түгел, ә безнең барлык республикабыз, илебез өчен зур кайгы. Бу кайгыны бергә кичерүебез һәлак булучыларның якын кешеләренә аз булса да җиңеллек китерер дип ышанасы килә”, - ди Татарстан башкаласының башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Дамир Фәттахов.
 
Искә алу чарасында Татарстан республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, беренче ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Марат Моратов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.
 
Үзәк фонтан янына җыелган халык һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды, шәмнәр яндырды, уенчыклар һәм чәчәкләр куйды.
 
 
Казанда яшәүче Рәбига Сафина күз яшьләрен яшерә алмады. “Үземнең дә ике балам бар. Газиз балаларын, йөрәк парәләрен соңгы юлга озатканда ата-ана йөрәге ничек түзәр? Фаҗигадә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына, якыннарына югалту кайгысын күтәрергә сабырлык сорыйм. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен иде”, - диде ул.
 
 
Матәм митингында мәктәп укучылары һәм студентлар да катнашты. Казан федераль университеты студенты Чулпан Гарифуллина мәрхүмнәрне искә алу исәннәрнең бурычы дип саный. “Ленин бакчасында искә алу митингы булачагы турында социаль челтәрдән укып белдем. Укудан соң туры монда килдем. Мәрхүмнәрне искә алу исәннәрнең бурычы. Һәлак булучыларның урыны җәннәттә булсын”, - диде ул.
 
 
 
Кемерово өлкәсе губернаторы 27, 28 һәм 29 март көннәрен төбәктә матәм көннәре итеп игълан итте. Дәүләт учреждениеләрендә әләмнәр төшереләчәк, мәдәни-күңел ачу чаралары булмаячак.
 
Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны Кемеровода фаҗига сәбәпле, матәм көне итеп игълан итү турында указны имзалады.
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 27.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»