поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Мин сине шундый озак эзләдем.
    – Беләм, качып булмады.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Июнь
  • Сәрия Мифтахова - журналист
  • Рәис Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Хәлисә Ширмән - язучы
  • Илүсә Хуҗина - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
23.03.2018 Криминал

Татьяна Водопьянова: Үземдә бернинди гаеп тә сизмим

Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага каршы җинаять эше кузгату тирәсендәге вакыйгалар гел үзгәреп тора. Башта “Бәкер” шифаханәсе аша озак еллар дәвамында акча үзләш­тереп ятуда шикләнелүче ханым тикшерүчеләргә биргән күрсәтмәсеннән баш тартты, үзенә басым ясауларын әйтте. Соңрак исә хокук саклаучылар интернетта киресен дәлилләү­че видеоязма урнаштырды.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2015 елда Татьяна Водопьянова “Бәкер” шифаханәсе баш табибына оешма исеменнән үз тормышын бер елга иминият­ләш­терү турында килешү төзергә күр­сәтмә биргән. Ачыклык та кертик: Татарстан профсоюзлары федерациясе шифаханәнең бердәндер оеш­тыручысы булып санала. Хокук саклаучылар белдергәнчә, күрсәт­мәне үтәмәгән очракта, Татьяна Водопьянова баш табибны эштән азат итү белән янаган. Татарстан буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре килешүнең ярты миллион сумга төзелгән булуын ачыклаган. Аның нигезендә, Татьяна Водопьянова өчен иминият кертемен шифаханә түләгән. Ә килешү вакыты төгәлләнгәч, документ ни­гезендә профсоюзлар оешмасы җи­тәкчесенә иминият очрагы итеп 430 мең сумнан артык күләмдә акча түләнгән. Әлеге схеманы берничә тапкыр кулланылган дип шиклә­нәләр.  Татарстан Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.  Рәсми мәгълүматларга караганда, сорау алу барышында Татьяна Водопьянова гаебен таныган һәм хокук сак­лау органнары белән хезмәт­тәш­лек итәргә әзер булуын белдергән.
 
Әмма соңрак рәис үзе бу сүз­ләрне кире какты. “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгына биргән аңлатмасында ул канун бозарлык бернинди дә гамәл кылмавын әйт­кән. Аның сүзләренә караганда, профсоюз вәкилләре “Бәкер” ши­фаханәсенең элеккеге җитәкчеле­ген акча урлауда фаш иткән булган. Хәзер шул җитәкчелек Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән дә инде. Ә “гаепне тану”га килгәндә, тикшерүчеләр психологик басым ясады, дип белдергән Татьяна Водопьянова. “Кичә мине Россия Тик­шерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә әңгәмәгә чакырдылар. Алты сәгать дәва­мында миңа көчле басым ясалды, адвокат чакыру мөмкинлегеннән мәхрүм иттеләр. Камерага ябу белән янаганнан соң, мин биргән күрсәтмәләр гаепне тану итеп бәяләнде. Үземдә бернинди гаеп тә сизмим, адвокат белән киңәшкән­нән соң, прокуратурага мөрәҗәгать итү мәсьәләсе хәл ителәчәк”, – дигән ул.
 
Интернетта моның киресен дәлилләүче видеоязма пәйда булды. Аннан күренгәнчә, сорау алу барышында Татьяна Водопьянова адвокаты янәшәсендә 2009 елдан алып 2015 елга кадәр “Бәкер” шифаханәсе төзегән килешү ни­гезендә ел саен 500 мең сумга якын акча үзләштереп баруын раслый. Әлеге акчаны үз кирәк-яракларына тотуын әйтә. Тикшерү эше дәвам итә.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.03.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы